Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / Алданган дольщиклар мәнфәгатендә

08.08: Алданган дольщиклар мәнфәгатендә

Алданган дольщиклар мәнфәгатендәРусия Президенты Владимир Путин “Төзелеш компаниясе банкрот дип табылган очракта төзелештә өлешләтә катнашучы гражданнар хокукларын яклау буенча иҗтимагый-хокукый компания һәм Русия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында” Федераль законга кул куйды. Әлеге закон төзелештә өлешләтә катнашучылар хокукларын яклауга юнәлтелгән һәм, шул исәптән, Компенсация фондын булдыруны күзаллый. Бу, үз чиратында, әлеге базардагы хәлне тамырдан үзгәртергә тиеш.

Фонд страховкалауны һәм төзүче компанияләрнең банк җаваплылыгын үз өстенә алачак. Законда төзелеш оешмаларының мәҗбүри взнос күләме, аны кертү тәртибе һәм, төзүче компания банкрот дип табылган очракта, дольщиклар күргән зыянны каплату каралган. Ул, шулай ук, фондка төзелештә өлешләтә катнашучылар белән төзелгән һәр килешү бәясенең 1,2 проценты дәрәҗәсендә взнос күләмен, дольщиклар хәвефсезлеген тәэмин итүче башка чараларны билгели.
– Әлеге закон акты өстендә эш киеренке барды, – диде Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев. – Дәүләт думасында дискуссияләр, экспертлар катнашлыгында консультацияләр, парламент тыңлаулары үтте. Дәүләт җыелышы-Корылтай депутатлары да бу чараларда катнашты һәм тәкъдимнәр кертте.
Алданган дольщиклар хокукларын яклау темасы барлык төбәкләр, шул исәптән Башкортстан, өчен дә актуаль. Бүген республикада ике меңгә якын алданган дольщик исәпләнә. Күрше төбәкләрдә аларның саны тагын да күбрәк булу безнең өчен юаныч булырга тиеш түгел. Иң мөһиме – яңа закон нәтиҗәле эшләсен. Аның күп кенә положениеләре берьюлы түгел, ә ел дәвамында үз көченә керүенә карамастан, уяу булырга кирәк. Бу вакыт эчендә законны гамәлгә ашыру механизмнарын өйрәнү, экспертлар берләшмәләрен үзгәртеп кору һәм торак төзелеше базарында катнашучыларны яңа кагыйдәләр белән таныштыру күзаллана. Русиянең Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы законны хокукый куллану буенча экспертлар һәм төзүче компанияләр белән консультацияләр үткәрә башлады да инде. Дәүләт җыелышы-Корылтай депутатлары, шулай ук, бу чараларда катнаша, үз тәкъдимнәрен кертә.


Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



Тел белү – зур бәхет!
17-08-2017 :: Көнүзәк
Тел белү – зур бәхет!
Ә безгә нәрсә комачаулый?
17-08-2017 :: Көнүзәк
Ә безгә нәрсә комачаулый?
Поездда йөрмә икән...
12-08-2017 :: Көнүзәк
Поездда йөрмә икән...








Новости русской версии сайта


Яңа номер

96 (25100)

от 19 августа 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Общероссийский проект «Россия – Моя история!»


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы











Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»