Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
/ / Яңа мәктәп – яңа җиңүләр

30.09: Яңа мәктәп – яңа җиңүләр

Уку алдынгылары Элина Газизова, Марат Шәфыйков һәм Дилара Рәхимҗанова  остазлары Лира Фәрхетдинова, Ирина Камилҗанова һәм Лилия Гайнетдинова белән.Уку алдынгылары Элина Газизова, Марат Шәфыйков һәм Дилара Рәхимҗанова остазлары Лира Фәрхетдинова, Ирина Камилҗанова һәм Лилия Гайнетдинова белән.Заманча мәгариф учреждениесендә тудырылган шартлар белем бирү сыйфатында да уңай чагылыш таба.

– Мәктәбебез бүген яңа бистәнең йөзек кашы булып балкый. Бу объектны төзү көнүзәк мәсьәлә иде, чөнки яңа бистәдә яшь гаиләләр, димәк, укучы балалар саны да бихисап. Республика казнасыннан акча бүленгәч, төзүчеләр эшне кызу тотты, чагыштырмача кыска вакыт эчендә яңа объект үсеп чыкты, – ди мәктәп директоры Ирина Камилҗанова. – Бүген биредә 477 бала белем ала, быел беренче тапкыр мәктәп бусагасын 62 бала атлап керде.


Белем учагы заманның соңгы таләпләренә ярашлы итеп төзелгән: бүлмәләр җылы, коридорлар иркен, яхшы итеп җиһазлан­ды­рыл­ган спорт һәм тантана заллары, остаханә, 9 мең данәдән артык китап тупланган китапханә, медпункт, хоккей мәйданчыгы бар. Көннең икенче яр­тысын­да балалар төрле түгәрәк­ләрдә шөгыльләнә.
Мәктәп коллективы 43 укытучыны берләштерә, алар барысы да югары белемле, иҗади шәхесләр, шуңа укучылары район һәм республика күләмендә үткә­релгән фән олимпиадаларында даими рәвештә матур җи­­ңүләр яулый. Бердәм дәүләт имтиханы тапшыру буен­ча да яхшы нәтиҗә күр­сәтәләр. 10нчы сыйныф укучысы Марат Шәфыйков быел районда үткәрелгән җиде (!) фән олимпиадасында җиңү яулаган.
– Мәгариф өлкәсенә районыбызда игътибар зур, – ди мәк­тәп директоры. – Мәсәлән, район хакимияте башлыгы Борис Нурисламов моннан ун ел элек мәктәп укучылары өчен махсус стипендия булдырды, ул укуда, спортта һәм сән­гатьтә югары күрсәт­кеч­ләргә ирешкән кызлар һәм малайларга тапшырыла. Әлеге күркәм традиция бүген дә дәвам итә.





Басып чыгарырга



Балыкны нигә аз ашыйбыз?
Сегодня, 00:00 :: Көнүзәк
Балыкны нигә аз ашыйбыз?
Әтиләр көне булачак
Вчера, 10:03 :: Көнүзәк
Әтиләр көне булачак
“Һәр көн кадерле!”
19-06-2018 :: Көнүзәк
“Һәр көн кадерле!”
  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных









Новости русской версии сайта

Глазная клиника Ретина



Яңа номер

Вступить в нашу группу Вконтакте


sendmail


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF




Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы


Гәзит номеры
Номерлар










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»