Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / Страница 5

Башкортстанда “генераль җыештыру” башланды

Башкортстанда “генераль җыештыру” башланды Гомумрусия халык фронты проекты һәркемгә законсыз чүплекләр белән көрәшергә мөмкинлек бирә.

Мәгълүм булуынча, 2017 ел Русиядә, шул исәптән Башкортстанда да, “Экология һәм аеруча сакланучы табигый территорияләр елы” дип игълан ителде. Төбәктә экология мәсьәләсенә һәрвакыт җитди игътибар бүленә. Моңа карамастан, хәл итәсе мәсьәләләр дә юк түгел. Урман-кырларга, сулыкларга, рөхсәт ителмәгән башка урыннарга чүп түгү заман бәласенә әверелде. Гомумрусия халык фронтының старт алган “Генераль җыештыру. Чүплекләрнең интерактив картасы” проекты мәсьәләне уртак көч һәм игътибар белән хәл итәргә тәкъдим итә. Проектта кемнәр катнаша ала? Аның үзенчәлеге нидә? “Башинформ” мәгълүмат агентлыгында үткән матбугат конферециясендә сүз шул хакта барды.

25.02.2017 (№ 23 (25027)): Көнүзәк

Курчак кебек йортлар уйнап кына җыела

Курчак кебек йортлар уйнап кына җыела Караиделнең яшь малтабары җитештергән төзелеш блоклары төбәктә киң таралу ала бара.

Менә, ниһаять, көннәр дә язга карый башлады, кояш та җылы нурларын көннән-көн мулрак өләшә. Хатын-кызлар инде болгар борычын, башка яшелчәләрне, кайбер чәчәкләрен шыттыра башласа, ир-егетләр алда торган яз-көз айларына төзелеш объектларын хәстәрли, материаллар туплый, аларның проектыннан алып, стена күтәрү, хәтта түбә ябуга кадәр планлаштыра. Менә шундый чакларда, әгәр ул төзелешнең әлегә диварлары күтәрелмәгән булса, ирләр бер дилемма алдында кала: стенаны нинди материалдан күтәрергә? Ниндие арзанрак, җылырак, чыдамрак, уңайлырак? Мондый сорау алдында да калмас иде, чөнки хәзер ул материалларның төре елдан-ел дип әйтерлек арта, кайсысында тукталырга белмәссең.

21.02.2017 (№ 21 (25025)): Көнүзәк

Азык-төлек карточкасы кертәчәкләр...

Азык-төлек карточкасы кертәчәкләр... Бу нәрсә турында сөйли?

Халык фикерен өйрәнү үзәкләре мәгълүматларыннан күренүенчә, русиялеләр, азык-төлеккә акча күп китә, дип зарлана. Моның сәбәпләре билгеле: беренчедән, ризыклар кыйммәтләнә, икенчедән, акчалата керемнәр кими, газ-электр хаклары арта. Ил халкының чиреге, гомумән, ит, колбаса һәм сыр сатып алырга акча җиткерә алмый. Аеруча кышкы айларда яшелчә-җимеш аларның өстәлендә бөтенләй юк. Русия Фәннәр академиясенең Икътисад институты директоры Руслан Гринберг әйтүенчә, бу – хурлыклы хәл. Галим фикеренчә, мондый катлаулы хәлдән ресурсларны ярлы катлам ихтыяҗларын канәгатьләндерүгә бүлеп кенә чыгарга мөмкин. Бу гадел дә, икътисади үсешкә илтүче адым дә булачак. Чөнки, ди Руслан Семенович, ил икътисады халыкка хезмәт итәргә тиеш. Юкса, бездә кеше икътисади күрсәткечләрне яхшырту өчен яши сыман. Ярлылыктан котылу өчен, минималь хезмәт хакын күтәрүдән башлап, аерым категорияләргә ярдәм итү өчен азык-төлек карточкалары кертү кебек чараларны тормышка ашырырга кирәк.

18.02.2017 (№ 20 (25024)): Көнүзәк

Юрганыңа карап аягыңны суз

Юрганыңа карап аягыңны суз Яки кредитка яшәп киләчәгебезне сатмыйк.

Кредитның үзенчәлекләре, аның тормышны никадәр үзгәртүе, яисә үзеңне генә түгел, гаиләңне дә кабалага салуы турында күп языла. Әйе, кредит ярдәмендә кеше бүгенге матди хәлен яхшыртырга мөмкин. Ләкин, кем әйтмешли, кредитка яшәү ул — киләчәгеңне сату. Икътисади наданлык, чынбарлыктан качу, могҗизага ышану күпләрне муеннан бурычка да батыра, фаҗигагә китерә. Кредит ул – наркотик шикелле. Гел ымсындырып тора. Машина аласы булса да, фатирлы буласы килсә дә, кесә телефоны, йә булмаса, көнкүреш техникасы, хәтта кеше күзе төшәрлек кием киясе килсә дә — кредит барлыгын адым саен искәртеп торалар. Телевизорны кабызсаң да шул хәбәр, интернетта, телефонда, урам чатларына куелган игъланнарда да… Кил дә ал! Бүгенге шартларда, безгә калса, бары тик ипотека кредиты гына үзен аклый. Чөнки бу — киләчәкне тәэмин итү дигән сүз. Монда да алдагы көндә керем артуга, һәрхәлдә, кимемәүгә, ышаныч булырга тиеш. Ә инде кредитка машина, кесә телефоны, көнкүреш

21.01.2017 (№ 8 (25012)): Көнүзәк









Новости русской версии сайта


Яңа номер

74 (25078)

от 27 июня 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Общероссийский проект «Россия – Моя история!»


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы







Регистрация Напомнить пароль?


или через социальные сети:




Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»