Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / Страница 6

Нәфис куллар чәчәк өчен генә түгел

Нәфис куллар чәчәк өчен генә түгел Дәүләт тарихында асыл затларыбыз күренекле урын били.

“Дөньяны матурлык коткарыр”, дигән гыйбарәне барыбыз да белә. Әмма аның дәвамы күпләргә билгеле түгел: “әгәр ул игелекле булса”. Гүзәллекне, гадәттә, хатын-кыз белән бәйләгәнгә, дөнья коткаручысы вазыйфасы да аңа йөкләтелә. Исемнәре ил, дөнья тарихына языл­ган игелекле гүзәл затлар бар. Алар рухи яктан гаҗәеп көчле булып, үзләре яшәгән вакыттан алда атлаган. Бөек хатын-кызлар исемен чиксез тезәргә булыр иде. Әмма дөньяви әһәмияткә ия булганнары алай ук күп түгел: Сафо, Клеопатра, Екатерина II, Жорж Санд, Нефертити, Маргарет Тетчер, Жанна д’Арк, Ванга, Камилла Клодель, князь хатыны Ольга, Мурасаки Шикибу... Аларның һәркайсын үзе яшәгән дәвернең символы дип атарга була. Милләттәшләребез өчен Сөембикә, Мөхлисә Бубый, Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжская исемнәре кадерле.

08.03.2016 (№ 27 (24881)): Көнүзәк

Кулларында – тылсымлы көч

Кулларында – тылсымлы көч Эчкечелек һаман да җәмгыятебездә иң “авырткан” социаль проблемаларның берсе булып кала. Шәһәрдә ул әллә ни сизелми әле, ә менә авылда эчкечелек гаиләләрне генә түгел, гасырлар буена формалашкан милли яшәеш традицияләрен дә юкка чыгара. Узган елда, мәсәлән, Башкортстанда суррогат аракы эчеп агуланучылар саны — меңнән, ә шул сәбәпле дөнья белән хушлашучылар йөздән артып киткән. Шунысы гына бераз тынычландыра: узган елгы мәгълүматларга караганда, соңгы өч елда республикада җан башына алкоголь куллану күләме 13 литрдан 11 литрга төшкән.

Статистикадан шундый мәгълүмат та билгеле: әгәр эчкечелеккә чик куелса, ил буенча аграр секторда хезмәт җитештерүчәнлеген – 24, демографик күрсәткечне 19 процентка арттырып булыр иде.

Эчкечелеккә чик куеп булырмы? Редакциянең кунагы – гәзитнең күптәнге дусты, психиатр, нарколог, психотерапевт, кардиолог һәм халыкара категорияле гипнозчы Рамил ШӘМСИЕВ. Шәмсиевлар нәселе республикада һәм аннан читтә дә билгеле. Аларның өч дистәдән

16.01.2016 (№ 5 (24859)): Көнүзәк

Ихтыяр көче һәм ярдәм кирәк!

Ихтыяр көче һәм ярдәм кирәк! Кырмыскалы районындагы шикәр заводын һәм куертылган сөт җитештерү комбинатын тергезеп, эшкә кушу икътисади җәһәттән һәрьяклап отышлы булыр иде.

Кырмыскалы районы республикада шикәр чөгендере үстерү буенча күп еллар алдынгы урында килә. Чәчү мәйданнары, татлы тамырны эшкәртеп алынган шикәр күләме буенча кырмыскалылыларга тиңләшкән район юк. Өстәвенә, биредә, шикәр чөгендере үстерүдән башка, Башкортстанда гына түгел, бөтен Русиягә даны таралган куертылган сөт җитештерүче Карлыман комбинаты эшләп килде. Узган гасырның 50нче еллары ахырында Белоруссиядә армиядә хезмәт иттем. Шунда азык-төлек кибетеннән сирәк кенә булса да банкалы татлы сөт ала идек. Иптәшләремә зур горурлык белән: “Сез яраткан бу продукция безнең Башкортстанда чыгарыла, — дип әйтә идем.

29.12.2015 (№ 248 (24852)): Көнүзәк

Йомырка үзебезнеке булачак!

Йомырка үзебезнеке булачак! Яңа инвесторлар шуны вәгъдә итә.

Башкортстанда кошчылык тармагын үстерү мөмкинлекләре тулысынча файдаланылмый — ит җитештерүдә мөһим юнәлешләрнең берсе булган аграр тармак эшчәнлегенә Авыл хуҗалыгы министрлыгы җитәкчелеге быел җәй башында үткән киңәшмәдә шундый бәя биргән иде. Әйтик, узган ел йомгаклары буенча кош ите җитештерү 2013 елдагы белән чагыштырганда 22 процентка артса да, йомырка җитештерү 8 процентка кимегән. Күрсәткечләрнең артка тәгәрәвенең төп сәбәбе — “УПАГ” төркеменә караучы “Башкирская”, “Туймазы” һәм “Юбилейная” кошчылык фабрикаларында җитештерү куәтләре кимүдә. Әлеге предприятиеләр иткә үстерелүче тавык йомыркаларын ихтыяҗны канәгатьләндерерлек дәрәҗәдә җитештерә алмады. Бу исә республика халкын кош ите белән тәэмин итүдә проблемалар тудыруга китерде. Санитар туклану нормасы буенча, мәсәлән, һәр кеше елына 30 килограмм кош ите ашарга тиеш булса, Башкортстанда ул 18 килограмм гына тәшкил итә. Билгеле, бу очракта республика җитештерүчеләре тәкъдим иткәне

10.12.2015 (№ 235 (24839)): Көнүзәк









Новости русской версии сайта

Важная информация

Половодье-2017

* * *
Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


sendmail

Яңа номер

49 (25053)

от 27 апреля 2017 Архив номеров газеты







Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


Журнал Тулпар

Русия киносы елы


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы







Регистрация Напомнить пароль?


или через социальные сети:




Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»