Кызыл таң » Көнүзәк » 13-04-2018: Уфада кисәтү сиренасы яңгыраячак

Уфада кисәтү сиренасы яңгыраячак

Уфада кисәтү сиренасы яңгыраячакАның тавышы өч минут өзлексез яңгырап торачак.

Шәһәрнең гражданнарны яклау идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, 16 апрельдә башкалада 11дән 12 сәгатькә кадәр халыкны хәвеф турында кисәтү системасы тикшереләчәк.

Тикшерү республикадагы барлык электр сиреналарны кабызып, радио һәм телевидение каналлары аша узачак. Сирена тавышы өч минутка сузылачак. Бу вакыт эчендә халыкны тынычлык сакларга, паникага бирелмәскә чакыралар.



Кире күчергәБасып чыгарырга