Кызыл таң » Көнүзәк » 16-04-2018: Алданган дольщиклар проблемасы хәл ителәчәк!

Алданган дольщиклар проблемасы хәл ителәчәк!

Алданган дольщиклар проблемасы хәл ителәчәк!Республика Дәүләт җыелышы-Корылтайда Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше буенча комитетның киңәйтелгән утырышы узды. Анда алданган дольщиклар проблемасы каралды.

Төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт комитеты мәгълүматларына ярашлы, республикада 2011 елдан башлап 28 объект һәм 3200 дольщикның проблемасы хәл ителгән. Бүгенге көнгә зыян күрүчеләр исемлегенә 33 объект һәм 1400 граждан кертелгән. Республика Башлыгы 2019-20 елларга аларның төп өлешенең проблемасын хәл итү бурычын куйган.

Кире күчергәБасып чыгарырга