Кызыл таң » Көнүзәк » 17-04-2018: Акты ярсып кар сулары...

Акты ярсып кар сулары...

Акты ярсып кар сулары...Иң көчле су күтәрелү исә 21 апрельдә көтелә, ди белгечләр.

Кыш буена яуган кар күләменнән тыш, ташкынга җирнең туңу тирәнлеге, һава температурасы һәм башка факторлар тәэсир итә. Быел карда су запасы нормадан 30 процент чамасы тәшкил итте. Шушындый аз карлы кышлар Башкортстанда 1967, 1984, 2009 елларда күзәтелгән. Җирнең туңу тирәнлеге исә күпьеллык күрсәткечләргә туры килә. Гадәттә су ташу уртача тәүлеклек температура нульгә җиткәч яисә аннан арткач башлана. Безнең төбәккә яз 4-8 апрельдә килә, елгалар 10-15 апрельдә “уяна”.


Ләкин быел, апрельнең беренче атнасында ук җылыту сәбәпле, 27 муниципалитетта йортларны, йорт яны биләмәләрен һәм урамнарны ташкын сулары басуның 250гә якын очрагы теркәлде. 11 апрельгә үк ташкын 30дан артык торак пунктны басты.
Үткән якшәмбедә территория­ләрне кар сулары басуның дүрт һәм торак йортларны басуның бер очрагы билгеле булган. 1 апрельдән 42 районда 722 су басу очрагы теркәлгән. Әле Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты кон­тролендә ташкынга бәйле 122 очрак кала.
Бер тәүлек эчендә гражданнардан йортларны, йорт яны биләмәләрен һәм участокларны кар суы басу турында 4 мөрәҗәгать килгән. Ә 1 апрельдән, ягъни ташкын башланганнан бирле, халыктан 14 районда 5 йортны су басу, 32 йортка су керү, шулай ук 197 йорт янын һәм 10 юл участогының агым сулардан зыян күрүе турында мәгълүмат алынган. Архангель, Белорет, Благовещен, Дуван, Краснокама, Мәчетле, Учалы районнарында, Нефтекама һәм Сибай шәһәр­ләрендә боз тыгылуы күзәтелгән.
Акты ярсып кар сулары...Бер тәүлек эчендә Бөре шәһәре янында Агыйдел елгасында су 71 сантиметрга күтәрелгән һәм әле 5 метрга якынлашып килә. Кушнаренко районында хәл катлаулы булып кала, анда Агыйдел елгасы 106 сантиметрга менгән. Шулай ук Караидел, Агыйдел, Чәрмәсән, Дим, Инҗәр елгалары да күтәре­лүен дәвам итә.
Ә менә Ляхово авылы янында Өршәк елгасыннан су 81 сантиметрга киткән һәм хәзер аның биеклеге ике метр тәшкил итә. Туймазы районындагы Өсән елгасында да су кими төшкән. Су киткән урыннарда яшәүчеләр йортларына кайта башлаган.
Шул ук вакытта ташкынны мотлак зыян китерүче дип кенә карарга ярамый. Су азаю нәтиҗәсендә чишмәләр корый, коелардан су китә, Бөре районындагы Шәмсетдин күле бөтенләй һәлакәт алдында. Су авыл хуҗалыгы өчен дә бик мөһим: күлләр яңара икән, балыклар күп булачак, тугайлар сугарыла, димәк, мул уңыш көт.
Ләкин ташкын бик куркыныч табигать казасы да. Иң хәтәре су басу. Башкортстанда күләме 100 мең кубометрдан арткан 491 сусаклагыч бар. Аларның бер өлеше генә эшли, калганнары ташландык хәлдә. Менә шушы корылмалар җитди хәвеф яный да инде. Әйтик, 1994 елда Тирләндә плотина ерылып, 18 кеше һәлак булган иде. Гидротехник корылмалардан 6 чакрым зонада түбәндә урнашкан торак пунктлар куркыныч астында. Бәхеткә, быел шушы участокларда урнашкан халыкка гадәттән тыш хәл килеп туган очракта ни эшләргә кирәклеге ныклы төшендерелгән.
Белгечләр мәгълүмат­лары буенча, республикада ташкынның иң кызган вакыты 21 апрельдә көтелә.

Ташкын чорында уяу булыгыз!
- Беренче чиратта ашыгыч хәбәрләргә игътибарлы булырга кирәк. Болар сирена, смс-хәбәр, радио һәм телевидениедән хәбәрләр, авылда хәтта чаң сугу булырга мөмкин.
- Әгәр дә ташкын көтмәгәндә килсә, югары катларга күтәрелегез. Йорт бер катлы икән, чормага менегез.
- Ярдәм килгәнче югары катларда, түбәләрдә, агачларда яисә башка биек урыннарда калыгыз. Сезне тиз арада тапсыннар өчен коткаручыларга сигнал бирегез.
- Иң мөһиме – югалып калмагыз: эвакуация турында ишетү белән документларны, иң кирәкле әйберләрне алып, район хакимияте алдан билгеләгән җыелу урынына барырга кирәк. Йорттан чыгып китәр алдыннан электрны һәм газны, мичтәге утны сүндерегез, ишек-тәрәзәләрне ябыгыз, вакыт булса, беренче каттагы ишек-тәрәзәләргә такта кадаклагыз. Кагыйдә буларак, эвакуация вакытында халык калку урынга күчерелә. Анда сезне оешкан төстә вакытлыча яшәү пунктларына яисә туганнарыгызга илтүче техника көтеп торачак.

Каза килсә, нишләргә?
* Радио тыңлагыз һәм коткару хезмәтләренең инструкцияләрен үтәгез.
* Өзелгән яисә асылынып торган электр чыбыкларына якын килмәгез.
* Белгечләр электр челтәре торышын тикшермичә электр приборларыннан файдаланмагыз.
* Йортка кергәндә сак булыгыз, бөтен нәрсәнең (диварлар, идәннәр) ышанычлылыгын тикшерегез.
* Эчке бүлмәләрне тикшергәндә, һавада газ булу ихтималлыгы сәбәпле, шырпы, шәм кабызмагыз. Бу максатларда электр фонарен файдаланыгыз.
* Суга эләккән продуктлар һәм эчәр су запаслары кулланыр алдыннан санитар инспекция вәкилләре тарафыннан тикше­релергә тиеш. Коеларның суын суыртып корытыгыз.
* Торак бинаны җилләтегез һәм корытыгыз, пычрак савыт-сабаны, аш-су приборларын, мебельне яхшылап юыгыз, зарарсызландырыгыз. Моның өчен кайнаган су яисә агартучы сыекча кулланыгыз.


Резеда ГАЛИКӘЕВА.

Кире күчергәБасып чыгарырга