Кызыл таң » Көнүзәк » 15-05-2018: Янә фаҗига...

Янә фаҗига...

Янә фаҗига...Бер тәүлек эчендә Мәскәүнең 4 үсмере якты дөнья белән хушлашты...

11нче сыйныфта укыган Аня, башка сыйныфташлары кебек үк, БДИга әзерләнә. Әти-әнисен кызның чәчләрен алсу төскә буявы шикләндерә, әмма моңа алар артык игътибар итми. Әтисе кызның нәрсәдер кулланганын да сизенгән булган. Әмма ул моны яхшы укыган кызының вакытлыча мавыгуы дип кабул итә.

Аня очрашып йөргән егете белән күпкатлы өй түбәсеннән сикергән. Кесәсендә: “Үлемемдә беркемне дә гаепләмәгез, мин җаныма тынычлык телим”, дип язылган кәгазь табылган.

17 яшьлек егет тә очрашып йөргән кызы белән ачуланышканнан соң үз-үзенә кул салган. Коточкыч хәлне ул кыз яшәгән йортта башкара.

9нчы сыйныфта укучы үсмер дә тәрәзәдән килеп төшеп, шунда ук җан бирә.

Бүген наркотик кулланучы егетне мондый адымга җавапсыз мәхәббәт этәргәнме, әллә кулланылган препаратның дозасы артык булганмы икәнлеген полиция хезмәткәрләре тикшерә.

Кире күчергәБасып чыгарырга