Кызыл таң » Көнүзәк » 20-03-2017: Су басканда нишләргә?

Су басканда нишләргә?

Су басканда нишләргә?Әгәр дә сез яшәгән урынны су басачагы билгеле булса, бу хакта тиз арада якыннарыгызга, күршеләрегезгә хәбәр итегез, картларга һәм чирлеләргә күченү өчен ярдәм күрсәтегез. Хәвеф туачагы хакында радио, я телевидение аша хәбәр ителә, ул чакта су басу мәйданы һәм вакыты, эвакуация тәртибе билгеле булачак.

Өйдән эвакуацияләнергә туры килгәндә:
— суны, газны, электрны сүндерегез;
— мичегездә ут калмасын;
— кыйммәтле әйберләрне югарырак урынга, икенче катка мендерегез;
— ишек-тәрәзәләрне ябыгыз, кирәк дип тапсагыз, беренче каттагы ишек-тәрәзәләргә аркылы такта кадаклагыз.

Эвакуация турында хәбәр килсә, үзегез белән аласы әйберләрне тиз генә җыегыз. Бу:
— герметик тышлыкта документлар, кыйммәтле әйберләр, дарулар;
— сезонга ярашлы алмаш өс һәм аяк киеме;
— берничә көнгә җитәрлек ризык запасы.

Кинәт су баскан очракта:

* Авылда яшәсәгез, мал-туарны хәвефсез урынга куып чыгарырга;
* Югарырак урынга урнашырга һәм коткаручылар килүгә әзер булырга.
* Коткаручылар сезне тиз тапсын өчен, чаралар күрергә. Көндез — биек урынга ак, я төсле тастымал элергә. Караңгыда — яктылык (фонарь, учак) белән хәбәр бирергә.
Истә тотыгыз! Су баскан җирдә агым суларга эләккән ризыкларны ашарга, кайнамаган су эчәргә ярамый. Тынычлык саклап эш итегез.

Су басканнан соң:

- Радио тыңлагыз һәм коткару хезмәтләренең инструкцияләрен үтәгез!
- Торагыгызга якынлашканда, өзелгән электр чыбыкларыннан сакланыгыз.
- Белгечләр тикшерү үткәрмичә, электр приборлары белән файдаланмагыз.
- Өйгә кергәндә, аның идәне һәм диварларының ныклыгына, төзеклегенә игътибар итегез.
- Эчке бүлмәләрне тикшергәндә, шырпы һәм шәм кулланудан сакланыгыз. Һавада газ булырга мөмкин.
- Коелардан суны суыртып алып, тазартырга кирәк. Су басу зонасында калган продуктларны санитария инспекциясе тикшерергә тиеш.
- Су басуга эләккән торакны киптерегез, җилләтегез. Савыт-сабаны кайнар су белән юыгыз.
Айгөл Юлъякшина.

Кире күчергәБасып чыгарырга