Кызыл таң » Көнүзәк » 20-04-2017: Хәвеф-хәтәргә каршы торыр көчебез бар!

Хәвеф-хәтәргә каршы торыр көчебез бар!

Хәвеф-хәтәргә каршы торыр көчебез бар!14 апрельдә Ялгызкаен авыл биләмәсендә Гафури районының гадәттән тыш хәлләр бүлеге белгечләре белән берлектә ташкын һәм янгын хәвефе янаган сезон вакытында гадәттән тыш хәлләрне кисәтү буенча күнегүләр үткәрелде. Ташкынга каршы техника тревога буенча бер урынга җыелды. Болар — “Казанка” моторлы көймәсе, дүрт резина көймә, мотопомпа, су аша чыга торган МТЗ-82 тракторы, тагын бер трактор һәм ЗИЛ-137 автоцистернасы.

Смотр ирекле янгын сүнде­рү ко­мандасының һәм автоцистерна води­тель­ләренең тулысынча уттан саклаучы кием, каскалар һәм башкалар белән тәэмин ителүен күрсәтте. Янгынга каршы техниканың водитель-операторлары яхшы әзерлекле. Күнегүләрдә ирекле команда әгъзалары Р. Мусин, Р. Фәезов, Р. Сөләй­ма­нов, авыл депутатлары һәм халкы актив катнашты.
Янгынга каршы команда һәм хакимият көче белән ел әйләнәсенә гадәт­тән тыш хәлләрне кисәтү буенча профилактика эшләре алып барыла. Шулай ук әлеге команда кизү торудан буш вакытында, “Каен” унитар предприятиесе һәм Ял­гыз­каенның башка оешмалары белән беррәттән, авыл биләмәсе территориясен төзекләндерү һәм җыеш­тыру белән шөгыльләнә. Чөн­ки территорияне җыештыру янгыннан саклану өчен төп профилактика чарасы булып тора.

Зифа ВӘЛИШИНА.
Гафури районы.


Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары Марат Мәһәдиев әйтүенчә, республикада су ташу артык куркыныч тудырмый.

— Төбәктәге елгаларда боз китеп бетте, тыгыннар булмады, — ди ул. — Дала елгаларында иң күп су күтәрелү вакыты узды.
Марат Мәһәдиев сүзләренә караганда, Миякә һәм Чакмагыш районнарында кайбер торак пунктларына су керде, әмма артык зыян булмады. Муниципаль коткару хезмәт­ләре һәрвакыт әзерлек сызыгында тора.
18 апрельгә Агыйдел елгасы башкаланың Дуслык монументы янында 338 сантиметр, Караидел елгасы Шакша бистәсендә — 297 сантиметр, Дим елгасы Бочкарево авылы янында 428 сантиметр дәрәҗәсенә җитте.
— Без Агыйдел һәм Караидел елгалары кинәт күтәрелер дип уйламыйбыз, — ди Марат Мәһәдиев. — Фаразлар буенча, Агыйдел елгасы 7,5-8 метргача күтәрелергә мөмкин, без моңа әзер.
Уфа янындагы бакчачылык ширкәтләре коткаручыларның аерым игътибары үзәгендә. Анда алдан ук һәрбер йорт исәпкә алынган, халык арасында аңлату эшләре башкарыл­ган.

Үз хәбәрчебез.


Кире күчергәБасып чыгарырга