Кызыл таң » Көнүзәк » 20-04-2017: “АвтоАеклык”ка старт бирелде!

“АвтоАеклык”ка старт бирелде!

“АвтоАеклык”ка старт бирелде!“Көн туса, хәбәр ишетәсең” дигәндәй, яхшысы булса, күңел сөенә дә, ләкин, гадәттә, кеше гомере өзелү белән бәйле булганы тетрәндерә, җанны өшетә.

Юл хәрәкәте хәвефсезлеген тәэмин итүче хезмәткәрләр рейдлар үткәрү, кисәтү чаралары турында халык арасында киң кулланылыш тапкан социаль челтәрләрдә даими хәбәр итә, руль артына аек утырырга өнди, юлларда сак йөрергә чакыра. Транспорт йөртүчеләр гыйбрәт алсын, юл-транспорт кагыйдәләрен үтәсен, күңелсез хәлләргә тарымасын дигән максаттан хәбәрләр халык игътибарына җиткерелә. Кагыйдәләрне бозган өчен штрафларның елдан-ел артуына, җинаять эшләре кузгатылуына алкоголь кулланучылар гына битараф.

Бүген Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгының Юл хәрәкәте хәвефсезлеге дәүләт инспекциясе идарәсе “АвтоАеклык” халыкара проекты гамәлгә ашырыла башлаячагы турында белдерде. “Башинформ” агентлыгында, мәгълүмати-белем бирү проектын эшкә кушуга багышланган "түгәрәк өстәл" кысаларында бу эш рәсми рәвештә игълан ителде. Проектның төп максаты — алкоголь кулланып руль артына утырганнар аркасында булган юл-транспорт һәлакате санын киметү.

— Үткән елны руль артына исерек килеш утырган 33 мең водитель тотылды. Эчкечелек проблемасы һаман иң хәвефлесе булып кала. Юл хәрәкәтендә, юлны аркылы чыкканда исерек водитель аркасында бер гаебе булмаган кешеләрнең мәңгелеккә гарип булып калуы, гомерләре өзелүе — йөрәкне иң өзгәне. Балалар бакчасы, мәктәп, вузлар, автомәктәпләрдә укучылар аңына моны ныклап сеңдерергә, җитди караш тәрбияләргә кирәк, — диде Башкортстан буенча ЮХХДИ җитәкчесе Динар Гыйльметдинов.

Юл хәрәкәте хәвефсезлеге өлкәсендә иң мөһим һәм актуаль проблема — исерек килеш транспорт йөртүдән баш тарту һәм моның белән бәйле травматизм һәм үлемнәр санын киметүгә юнәлтелгән “АвтоАеклык” проекты мәгариф, сәламәтлек саклау учреждениеләре, бизнес вәкилләре, власть органнары белән берлектә башкарыла. Бу социаль проект Русиядә 2013 елдан башлап гамәлгә ашырыла һәм бүгенге көндә илнең җиде төбәгендә уңышлы эшли.

Проект кысаларында автомәктәпләрдә бу проблема уңаеннан өстәмә дәресләр кертеләчәк һәм халык арасында мәгълүмати-агарту кампаниясе оештырылачак. Проектта башкаланың 15 билгеле автомәктәбе һәм республика районнарыннан 5 автомәктәп катнашачак.

Кире күчергәБасып чыгарырга