Кызыл таң » Көнүзәк » 15-07-2017: Сыйныф белән — медальчеләр!

Сыйныф белән — медальчеләр!

Яңа Актанышбаш мәктәбе директоры Илфак Әхмәров “алтын чыгарылыш” белән.Яңа Актанышбаш мәктәбе директоры Илфак Әхмәров “алтын чыгарылыш” белән. Яңа Актанышбаш мәктәбенең быелгы чыгарылышы үзенчәлекле, 11 сыйныфны нибары дүрт кенә укучы тәмамлады. Әмма аларның барысы да — медальчеләр! Өстәвенә, барысы да — егетләр!

— Бу укучылар белән хушлашуы аеруча кыен булачак, чөнки алар мәктәпнең горурлыгы иде, барысы да актив, тырыш, белемгә омтылды, тәрбияле. Спорт белән дус булдылар, республика күләмендәге олимпиадаларда уңышлар яуладылар. Мин аларның алдагы тормышларын да бары тик “бишкә” генә үтәчәкләренә ышанам, йөзгә кызыллык китерми торган егетләр алар! — ди мәктәп директоры Илфак Әхмәров.
Мәктәпне алтын медальгә тәмамлаучы егетләр Шамил Гыйләҗетдинов, Илшат Мирзаһитов, Азат Әхмәров, Булат Кирамов исә үз чиратында мәктәпкә, яраткан укытучыларына, әти-әниләренә рәхмәтләрен белдерде.
Краснокама районында быел мәктәпне барлыгы 23 укучы медальгә тәмамлады. Төпле белем бирүдә аеруча Николо-Березовка, Куян, Яңа Каенлык, Яңа Актанышбаш, Яңа Нугай, Яңа Кабан, Арлан мәктәпләре үзләрен танытты, “Укуда аерым уңышлары өчен” медален алучылар да нәкъ шушы мәктәпләрдән. Афарин, егетләр һәм кызлар! Ак юл сезгә, киләчәгегез дә матур булсын!

Кире күчергәБасып чыгарырга