Кызыл таң » Көнүзәк » 15-07-2017: Ташчы булу – абруйлы!

Ташчы булу – абруйлы!

Ташчы булу – абруйлы!Уфада төзелүче “Белая река” торак комплексында “Башкортстан торак комплексының иң яхшы ташчысы” исеменә бәйге үтте. Ул унберенче тапкыр оештырылды. Һөнәри осталык ярышын республиканың Төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт комитеты, Русия төзүчеләр профсоюзының төбәк оешмасы, “Башкортстанның торак төзүчеләр берлеге” ассоциациясе, “Башкортстан төзүчеләренең төбәк берлеге” оештырды. Эшче һөнәрләрнең абруен күтәрүгә хезмәт итүче чара югары дәрәҗәдә үтте.

Бәйгене ачу тантанасында Төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт комитеты рәисенең беренче урынбасары Фуркат Мөхәммәдиев, “Башкортстан торак төзүчеләр берлеге” ассоциациясе президенты Рәшит Мамлеев, Русия төзүчеләр профсоюзының төбәк оешмасы рәисе Павел Александров һәм башкалар катнашты.
“Госстрой” компанияләр төркеме объектында үткән ярышта республиканың төрле төбәклә­реннән 16 команда көчен сынады. Ярыш җиденче һәм сигезенче катларда оештырылды. Барлык катнашучылар да хәвефсезлек җиһаз­лары белән тәэмин ителде. Ташчылар билгеле вакыт эчендә кирпечтән стена күтәрде. Тәҗрибәле экспертлар башкарылган эшнең күләмен, технологиясен һәм сыйфатын тикшерде. Моннан тыш, осталар теория сынавын да үттеләр. Биш сорауның дүртесе — технология, берсе хезмәт хәвефсез­леге белән бәйле. Җиңүчеләр мактау грамоталары, кыйммәтле бүләкләр белән тәб­рикләнде.
Җиңүче команда Идел буе федераль округы бәйгесендә көчен сынаячак. Анда да сынатмау­чылар Мәскәүдә үтәчәк Бөтенрусия финалында катнашачак.

Кире күчергәБасып чыгарырга