Кызыл таң » Көнүзәк » 17-07-2017: Төбәк лизинг компаниясе оештырылырмы?

Төбәк лизинг компаниясе оештырылырмы?

Төбәк лизинг компаниясе оештырылырмы?Башкортстан Икътисади үсеш министрлыгы матбугат үзәгеннәннан хәбәр итүләренә караганда, республика төбәк лизинг компаниясен булдыру буенча “Кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү буенча федераль корпорация” җәмгыятенең конкурс-сайлап алуында катнашачак.

Республика Хөкүмәтенең Икътисадның тотрыклы үсешен һәм социаль тигезлеген тәэмин итү буенча комиссиясе утырышында тиешле гариза әзерләү турында карар кабул ителде. Мондый структура Башкортстанның эре тәэминатчылары булган кече һәм урта эшкуарлык субъектларына ташламалы процент ставкалары буенча сәнәгать һәм авыл хуҗалыгы җиһазлары лизингы программасында катнашырга мөмкинлек бирәчәк.

Кире күчергәБасып чыгарырга