Кызыл таң » Көнүзәк » 12-08-2017: Поездда йөрмә икән...

Поездда йөрмә икән...

Поездда йөрмә икән...Диңгез буендагы ялдан алган җылы тәэссоратлар тынчу вагоннарда юкка чыкты.

Җәйге ялны һәркем зарыгып көтеп ала. Быелгы һава шартлары ялны башкачарак планлаштырырга этәрде. Кояшлы көннәрне күрергә, ял итәргә дип, күпләр җылы якларга баруны хуп күрде.


Без гаилә белән Кара диңгезне сайладык. Поездда бару уңайлы булыр дигән фикергә килдек. Интернет мөмкинлекләре белән билет алу мәсьәләсе дә җиңел хәл ителде.
Менә без вокзалда. Уфа тимер юл вокзалы искиткеч! Зур чемодан сөйрәгәннәргә перронга чыгу, шәһәргә керү өчен лифт ярдәмгә килә, эскалатор эшләп тора. Уңайлыкларга күңел сөенеп туймый!
Башкала аша үтүче “Тында-Анапа” поездына өч вагон тактылар. Ни гаҗәп: сәяхәтчеләрнең барысы да кечкенә пассажирлар белән юлга чыккан! Күпчелек әти-әниләр икешәр бала иярткән! Перрондагылар Уфа вагоннарында кондиционер булмавын шундук күрде. Тәүдә моңа игътибар бирмәгән идем, ләкин Волгоград станциясендә бу кимчелек үзен сиздерде. Тынчу, эссе һава булса да, чит якларны күрү хакына пасса­жирларның кәефе күтәрен­ке иде. Проводникларның ачык йөзле булуы, чиста-пөхтәлеге, юыну урыннарында сыек сабын, кәгазь, тастымаллар торуы да юл йөрүчеләр өчен бик уңайлы. Тик менә нигә башкортстанлылар өчен ике тәүлек дәвам итәчәк юлга борынгы вагоннар тагып җибәрелә икән? Башкортстанга ял итәргә килүче туристлар күңелендә нинди тәэссорат калыр? Һәрхәлдә, “Русия тимер юллары”ның Уфа бүлеге бу хакта җитди уйланырга тиеш дигән фикердәбез.
Җылы, тозлы диңгез суы авырту-сызлану, уйлануларны юып төшергәндәй булды.
Диңгез һавасына тау һавасы кушылган һәм нарат, артыш исе аңкып торган курорт зонасына ютәл, аллергия һәм башка чирләр белән еш авырган балаларны алып барырга тырышалар, пенсия яшендәге кешеләр күпләп йөри. Ләкин урын-җир тузаны очып торган, тынчу, иске вагоннарда ике тәүлек буе кайтудан дәвалануның файдасы каламы икән? Яңа поездларга тагылган иске вагоннар, әйтерсең, көчле компа­ниянең абруен югалтып, ямьсезләп бара.
Һәрхәлдә, кайтканда ни сә­бәпледер билетлар кыйм­мәтрәк булгач, пассажир­ларның яхшырак вагонга эләгү өмете зур иде. Әмма ял итүче башкорт­станлыларның ышанычы акланмады.
Җылы якларның үз табигать кануннары. Мал асраган фермаларда печән хәзерләнгән, үләннәрнең саргаюы яңгырның күптән яумавына ишарәли. Урындагы булдыклылар өчен кызу эш чоры. Басудагы плантацияләрдә өл­гергән виноград, кавын-карбызларны җыеп, эшкәртеп, сатуга озату белән мәшгуль алар. Краснодар краендагы 40 градус эсселек Саратовка кадәр “биреш­мәде”. Вагон эчендәге 34 градус эсседән дә ачык тәрәзәләр генә коткара алмады. Шулай итеп, поездда диңгез буендагыдан да кызурак булды. Моннан файдаланучылар да җитәрлек. Стан­цияләрдә чыгып туң­дыр­­мага чиратка баскан кешеләргә сатучы товар хакын икеләтә күтәрә. Кибеттә 20 сум торган 1,5 литр газсыз су да бер станциядә — 60, икенче­сендә 80 сум.
Магнитогорскига кайтучы юлдашыбыз да кечкенә улы белән Уфа станциясен түземсезлек белән көтте. Ике сәгатьтән алар туган якларына кайтыр өчен иркен, яңа составка күчеп утырачак иде.
Күңелләрдә матур истә­лекләр калдырган диңгез буеннан соң туган як тагы да кадерлерәк, гүзәлрәк тоелды. Тик колакта һаман рельслардан барган поезд тукылдавы чыңлый кебек...

Кире күчергәБасып чыгарырга