Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
/ / Ил сагында уяу тора Башкортстан егетләре!

23.02: Ил сагында уяу тора Башкортстан егетләре!

Ил сагында уяу тора Башкортстан егетләре!Хәрби хезмәткә чакырылучылар саны буенча Идел буе федераль округында республика – беренче урында.

Ватанны саклаучылар көне Русиядә генә түгел, Советлар Союзына кергән башка бик күп илләрдә дә билгеләнә. Бер гасыр тарихка ия булган бу бәйрәмне тәү башлап 1919 елның февралендә, Кызыл Армия төзелүнең бер еллыгында билгелиләр.


Бөек Ватан сугышы елларында бу датага игътибар тагын да арта, чөнки сугыш җиле кагылмаган бер генә гаилә дә булмый. Һәркем әтисенең, тормыш иптәшенең, улының яисә туганнарының исән-имин әйләнеп кайтуын көтеп яши.
Русия һәрвакыт көчле армиясе белән дан тотса, Башкортстан ил буенча армия сафларына күпләп солдат әзерләүче төбәкләрнең берсе буларак билгеле. Бүген дә республика Кораллы Көчләр составына чакырылучылар саны буенча Идел буе федераль округында беренче урынны били. Былтыр көз Уфадан гына 1111 егет чакыру алган. Бу язгы чакырылыш белән чагыштырганда, 187 кешегә күбрәк. Республикадан 5,3 мең якташыбыз армия сафларын тулы­ландырган.
Тәтешле районыннан гына бүген 100гә якын якташыбыз хәрби бурычын үти. Көзге чакы­рылышта биредән 42 егет армия сафларына алынган. Район хәрби комиссариатында әйтү­ләренчә, язын армиягә китүчеләр көзгедән күбрәк булачак. Быел яз да чакырылучылар саны 50гә якын булмакчы, дип фаразлый алар.
Шунысы куанычлы, хәрби хезмәтен үтәргә теләк белдерүчеләр саны елдан-ел арта. Шуны да ассызыклап үтәргә кирәк, хәрбиләргә каралган дәүләт ярдәме дә уңай нәтиҗә бирә. Мәсәлән, аерым төргә караган хәрбиләрне торак белән тәэмин итү, аларга аерым түләүләр булдыру, ялын оештыру буенча эшләр киң җәелдерелә. Шуны да игътибарга алыйк, кайчандыр хәрби хезмәткә башлыча училище белеме булганнар китсә, бүген югары уку йортын тәмамлаучы егетләр дә үз теләге белән ил каршында бурычын үти. Алар әйтүенчә, эшкә урнашу, ниндидер һөнәри үрләр яулау өчен армиядә хезмәт итүчеләргә берникадәр өстенлек бирелә, аларга җәмгыятьтә хөрмәт арта.
Ватанны саклаучылар көнендә хәрбиләрне генә түгел, барлык ир-егетләрне тәбрикләргә өйрәнгәнбез. Чөнки чын ир-егет туган ил белән беррәттән, үзенең гаиләсен, якыннарын саклаучы да ул. Илебез тынычлыгын тәэмин итүче, көндәлек тормышта терәк булган көчле затларны шушы күркәм бәйрәм белән котлыйбыз!





Басып чыгарырга



"Марий Тувыра кече" гөрләп узды
21-06-2018 :: Бәйрәм белән!
"Марий Тувыра кече" гөрләп узды
Себердә Сабантуй гөрләде
19-06-2018 :: Бәйрәм белән!
Себердә Сабантуй гөрләде
«Журфест» берләштерде
18-06-2018 :: Бәйрәм белән!
«Журфест» берләштерде
Уфа ни өчен матур?
12-06-2018 :: Бәйрәм белән!
Уфа ни өчен матур?
Башкалада бәйрәм чаралары
12-06-2018 :: Бәйрәм белән!
Башкалада бәйрәм чаралары
Бүген - Русия көне
12-06-2018 :: Бәйрәм белән!
Бүген - Русия көне
Этәйлеләр Сабантуйга әзер!
6-06-2018 :: Бәйрәм белән!
Этәйлеләр Сабантуйга әзер!
Сабантуйда яше-карты күңел ачты
4-06-2018 :: Бәйрәм белән!
Сабантуйда яше-карты күңел ачты
  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных









Новости русской версии сайта


Глазная клиника Ретина



Яңа номер

Вступить в нашу группу Вконтакте


sendmail


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF




Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы


Гәзит номеры
Номерлар










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»