Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга

Май

Май Май – елның иң яшел ае. Табигать тернәкләнгән, яшеллеккә, чәчәккә күмелгән вакыт булганга күрә славяннар бу айны “травень”, “цветень” дип йөрткән. Язның өченче аена атаманы уңдырышлылык алиһәсе Майя хөрмәтенә кушканнар.

“Май яңгырлы – ел уңышлы” дип фаразлаганнар элек. Басуларның дымга туенуына карап, икмәкнең уңышы билгеләнгән. Бу чорда һава температурасы уртача +10 градус. Елына карап, җылылык 25 градуска да җитәргә мөмкин. Майда суык көннәр, гадәттә, шомырт чәчәк аткан вакытка туры килә. “Шомырт суыклары” дигән төшенчә әнә шуннан килә.

Май никадәр җылы, ямьле, чәчәкле булмасын, борынгы Русиядә бу айда никахка керергә, гаилә корырга ярамый дип саналган. Әлбәттә, май аеның монда бер “гаебе”дә юк. Барысы да гади крестьянның әлеге чорда эше күп булуга бәйле. Майның бер көне – елны туйдыра, дип тә юкка әйтмәгәннәр.

02.05.2017 (№ 51 (25055)): Календарьда бу көн

Берләштерүче бәйрәм!

Берләштерүче бәйрәм! Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов республика халкын якынлашып килүче Пасха бәйрәме белән котлады.

Анда болай диелә:

“Әлеге бәйрәм, яңарыш һәм ышаныч символы буларак, шатлык һәм куаныч белән килә. Бу тантаналар безне күпгасырлык рухи-әхлакый кыйммәтләргә җәлеп итә, мохтаҗларга ярдәм итү өчен дин әһелләрен берләштерә.

Бүген Башкортстанда яшәүче православие динен тотучылар башка диннәр вәкилләре белән бергә иҗтимагый бердәмлекне ныгыта, хәйрия һәм мәгърифәтчелек, яшьләргә тәрбия бирү белән актив шөгыльләнә. Республикада мондый милләтара һәм конфессияара бердәмлек аеруча мөһим, ә уртак эшләр мактауга лаек.

Бу бәйрәм көннәрендә туганнар һәм якыннар белән аралашу шатлык алып килсен, йортлар мәхәббәт һәм ышаныч нуры белән тулсын.

Барыгызга да ныклы сәламәтлек, уңышлар, гаиләләрегезгә иминлек һәм тынычлык телим!”

16.04.2017 (№ 44 (25048)): Календарьда бу көн

Язмышы үз җырларына охшаш

Язмышы үз җырларына охшаш Бу бөек шәхеснең иҗади казанышларын кыскача гына санап үтик. Башкортстан дәүләт опера һәм балет театры 1955 елдан башлап 45 ел дәвамында аның алты операсын һәм бер музыкаль комедиясен куйды. “Салават Юлаев”, “Кодача”, “Шәүрә”, “Агыйдел дулкыннары”, “Урал илчеләре”, “Акмулла”, “Каһым түрә” театрның милли репертуарын бизәп тордылар. Иҗат ителү белән үк халык отып алган һәм әле дә бәясе кимемәгән йөзләрчә җырлар, романслар.

Заһир Исмәгыйлев оештыруда үзе актив катнашкан Уфа сәнгать институтының беренче ректоры итеп тәгаенләнде һәм бу вазыйфаны 20 ел башкарды. Шулай ук ул 24 ел буе Башкортстан Композиторлар берлеге рәисе булды.

Заһир Исмәгыйлев СССРның, РСФСРның һәм БАССРның халык артисты, РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе, РСФСРның Михаил Глинка исемендәге һәм БАССРның Салават Юлаев исемендәге дәүләт премияләре лауреаты, Ленин, Октябрь революциясе, Хезмәт Кызыл Байрагы, Халыклар дуслыгы, “Почет билгесе” орденнары кавалеры, Уфа шәһәренең шәрәфле шәхесе иде.

05.01.2017 (№ 1 (25005)): Календарьда бу көн









Новости русской версии сайта


Яңа номер

61 (25065)

от 27 мая 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Русия киносы елы


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы







Регистрация Напомнить пароль?


или через социальные сети:




Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»