Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
/ / Тарихи мирас — олы байлыгыбыз

01.06: Тарихи мирас — олы байлыгыбыз

Тарихи мирас —  олы байлыгыбызБүген Русиянең дәүләт архив хезмәте 100 еллык юбилеен билгели. 1918 елның нәкъ шушы көнендә Халык Комиссарлары Советы Рәисе
В. И. Ленин “Архив эшен үзгәртеп кору һәм үзәкләштерү турында”


Декретка кул куя. Бу документ нигезендә Русия тарихында тәү тапкыр үзәкләштерелгән архив эшенә идарә итү органы төзелә, ул РСФСР Мәгариф Халык Комиссариаты карамагындагы “Архив эше белән идарә итү идарәсе” дип атала.

Октябрь революциясенә кадәр патша Русиясендә министрлыклар, оешмалар һәм учреждениеләрнең архив документлары аерым саклануын исәпкә алганда, үзәкләштерелгән архив хезмәтенең барлыкка килүе, һичшиксез, олы вакыйга була. Ул, асылда, Архив фонды белән идарә итүне һәм бердәм архив сәясәтен гамәлгә ашыруны максат итеп куя.


Тарихи мирас —  олы байлыгыбызШул тарихи көннән бирле илебез, республикабыз тарихына кагылышлы барча документаль мирас үзәкләштерелгән архивларда саклана. Бүгенге җәмгыятьтә аларның әһәмияте бик тә зур. Русия Президенты Владимир Путинның архив тармагының эшен үз контроленә алуы күп нәрсә хакында сөйли.

Борыннан тупланып килгән дәүләт документларын, ил һәм халык елъязмасын саклау безнең республикада ничек оештырылган соң? Гомумән, юбилей елын Башкортстан архивчылары ничек каршылый? Сүз — Башкортстан Республикасының Милли архивы директоры Гали Хәйретдиновка.


— Асылда, архив хезмәте — күпләрнең игътибарыннан читтә, күләгәдә торган тармак, — ди Гали Галәветдин улы. — Бу шулай булырга тиештер дә, чөнки архив киштәләрендә илебез һәм рес­публикабызның гаять бай тарихын чагылдыручы чыганаклар саклана. Ә инде архив хезмәт­кәрләренең төп бурычы — дәү­ләт әһәмиятендәге шушы кыйм­мәт мирасны күз карасыдай саклау һәм киләсе буыннарга җиткерү.
2013-18 елларга исәпләнгән “Башкортстан Республикасында архив эшен үстерү” дәүләт программасы бурычларын үтәү максатында Архив эшләре буенча идарә һәм Милли архив зур эш алып бардылар. Яңарак 2019-24 елларга исәпләнгән “Башкортстан Республикасында архив эшен үстерү” дәүләт программасы кабул ителде. Димәк, архив учреждениеләренең матди-техник базасын ныгыту, кыйм­мәтле документларны саклау, аларны электрон төргә күчерү, мәгълүмати-аралашу техноло­гияләрен үстерү җәһә­теннән эшне киң колач белән алып барырга ныклы җирлек бар.
Шунысы сөенечле: халык архивларга сукмакны һич тә суыт­мый. Соңгы елларда эш күлә­ме күп тапкыр артты. Хатларның тематикасы да бик киң. Күпчелек очракта пенсиягә чыгарга җые­нучы кешеләр хезмәт стажы, эш хакы, дәүләт бүләкләре белән бүләкләнүе хакында мәгълүмат алу мәсьәләләре буенча мөрә­җәгать итә, җир биләмәсе, милекне хосусыйлаштыру буенча да белешмә алырга теләүчеләр байтак.
Башкортстан Республика­сының Милли архивы Идел буе федераль округында иң зур архив учреждениесе исәпләнә. Аның киштәләрендә хәзерге көндә 13 мең фонд, 2,5 миллион чамасы эш саклана. Саннардан күренүенчә, архивлар бүгенге җәмгыятьнең ихтыяҗын канә­гать­ләндерүдә гаять зур роль уйный.
Хәзерге көндә борынгы документларны электрон вариантка күчерү бик дәррәү бара. Шуңа күрә архивка мөрәҗәгать итүче­ләрнең эше хәзер күпкә җиңеләй­де, элекке еллардагы кебек документларны көннәр буе тузан йотып өйрәнеп утыру кими бара. Милли архивның уку залында урнаштырылган компьютерлар артына утырып, тиешле мәгълү-матны иркенләп эзләргә мөмкин.
Соңгы елларда үзенең нәсел тамырлары белән кызыксынучылар бик артты, шунлыктан, шәҗәрә төзеп бирү үтенече белән мөрәҗәгать итүчеләр саны елдан-ел арта. Безгә күрше төбәкләрдән, аеруча Татарстаннан, Чиләбе, Ырынбур өлкәлә­рен­нән дә киләләр. Архив эш­ләре буенча идарәнең сайтында үз нәсел агачын эшләргә теләү­челәр өчен “Шәҗәрә” дигән махсус бүлек булдырылды. Анда урнаштырылган методик белеш­мәләр белән танышып чыккан кеше арытаба архив чыганаклары (халык исәбен алу мәгълү­матлары) буенча нәсел-нәсәбен бик тиз ачыклый алачак. Ә инде башкаладан ерак яшәүчеләр Милли архивка үтенеч хаты җибәрә ала.
Халыкның үз нәсел тамырларын өйрәнергә кызыксынуы арта баруын исәпкә алып, Милли архив былтыр Шәҗәрә үзәге төзеп, аны гарәп язмасын төпле белүче хезмәткәрләр белән тәэмин итте. Әлбәттә, шәҗәрә эшләү җиңел түгел, шуңа күрә бу хезмәтнең түләүле булуы һәркемгә аңлашыладыр.
Кыйммәт архив документларын тиешенчә саклау өчен бина­ларның заманча булуы шарт. Кызганычка каршы, соңгы елларгача республикабызның төп архив учреждениесе саклагычларга зур кытлык кичерде. Шул сәбәпле, банкрот булып, эшен туктаткан аерым предприятие һәм оешмаларның документларын саклауга кабул итү мөмкин­леге булмый торды.
1830 елда төзелгән төп архив бинасы бик искергән, асылда, авария хәлендә. Шуңа күзәтче­лек оешмалары берничә ел элек аны кичекмәстән ябып, барлык документларны икенче урынга күчерү турында күрсәтмә бирүче иде. Ләкин бәла шунда: санитар таләпләргә җавап бирүче махсус биналар Уфада бөтенләй юк. Хәер, дәүләт архивы өчен яңа бина төзү мәсьәләсе узган гасыр­ның 80нче елларыннан ук күтә­релеп килгән, хәтта берничә проект эшләнгән. Ниһаять, 2017 елда Башкортстан Республикасы Хөкүмәте ярдәме белән Милли архивка “Башинформсвязь” җәм­гыятенең буш торган биналарын­да байтак кына мәйдан бүленде. Ул биналарның бер­сендә ремонт төгәлләнде дә инде, иң беренче чиратта иске бинадан документлар шунда күчерелде. Әмма бу чара гына тоташ проблеманың хәл ителүен аңлатмый.
Башкортстан Республикасы Архив эшләре буенча идарәнең 2016 елда үткән коллегия утырышында башкалада өр-яңа Архив йортын төзү мәсьәләсе катгый итеп куелган иде. Кичек­мәс­тән яңа проект эшләтеп, финанс мәсьәләсен хәл итәргә һәм якын елларда төзелеш эшенә кере­шергә карар ителде. Барлык таләпләргә җавап биргән заманча бина булганда гына алтынга бәрабәр документларны тиешле режимда, яхшы торышта һәм хәвефсез шартларда саклап булачак.
Безнең өчен шунысы мөһим: Башкортстан Хөкүмәте респуб­ликаның төп архив учрежде­ниесенең матди-техник нигезен ныгытуга, яңа заманча корылмалар сатып алуга зур финанс ярдәме күрсәтте. Хәзер борынгы документларны электрон төргә күчерү эшен тизрәк башкарабыз.
Бу көннәрдә без, архивчылар, Русиянең дәүләт архивы хезмә­тенең бер гасырлык юбилеен билгелибез. Бу истәлекле вакыйгага багышланган чаралар ел башыннан ук үткәрелеп килә. Шушы тарихи датага багышлап үткәрелгән “Ыруым елъязмасы – халкым тарихында” дигән шәҗәрә конкурсына февральдә йомгак ясалды, лауреатларга дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.
Мартта архив хезмәтенең бер гасырлык юбилеена багышланган “Русия архивы — ил тарихы” күргәзмәсе ачылды. Башкортстан телевидениесе ярдәме белән республика архивы тарихын һәм аның бүгенгесен чагылдыручы документаль фильм да олы бәйрәм уңаеннан әзер­ләнде.
Киләсе елда Башкортстан Республикасының төзелүенә һәм аның дәүләт архив хезмәте булдырылуга 100 ел тула. Шушы мөһим иҗтимагый-сәяси вакыйгаларга әзерлек әле махсус план буенча киң колач белән бара. Архив документлары нигезендә берничә китап һәм фондлар буенча күрсәткеч нәшер итәргә җыенабыз. Моннан тыш, фәнни-гамәли конферен­цияләр уздырылачак, төрле күргәзмәләр ачылачак, конкурслар оештырылачак.
Киләсе елда билгеләнәчәк олы тарихи вакыйгалар уңае белән төп архив учреждение-сенең фотокаталогын тулыландыру максатында шушы көннәр-дә “Башкортстанның фотоелъязмасын бергәләп булдырыйк!” дип аталган акция игълан ителде. Ел азагына кадәр дәвам итәчәк бу чарада министрлыклар һәм оешмалар гына түгел, гади халык та катнаша ала. Иң мөһиме — фотосурәтләр Башкорт­станның иҗтимагый-сәяси һәм социаль-мәдәни тормышын чагылдырырга һәм республика­бызның үсешенә зур өлеш керткән кешеләрне сынландырырга тиеш.
Шуны да әйтеп үтәргә кирәк: 2019 елда Башкортстан архи­вының 100 еллыгы уңаен­нан Уфада төбәк архивчыла­рының зур җыенын — Идел буе федераль округының Фәнни-методик советы утырышын үт­кәрү күздә тотыла. Бу мөһим чарага ныклы әзерләнеп, аны югары дәрәҗәдә үткәрергә тырышачакбыз.
Кыскасы, Русия дәүләт архивы хезмәтенең бер тармагы булган республикабызның архив учреждениеләре, шул исәптән Милли архив хезмәткәрләре илебез архивының 100 еллыгын яхшы күрсәткечләр һәм изге эшләр белән каршылый. Гасырлар авазын хәзерге заманга җиткергән кыйммәтле документлар тиешенчә сакланып, алар белән киң халык катламы иркен­ләп таныша алсын, вакытында кирәкле тарихи мәгълүматка ия булсын өчен безнең коллектив барлык көчен сала. Үз тарихын бәһа­ләүче, ата-бабалар мирасын кадерләүче халыкның килә­чәге дә, һичшиксез, якты булачак.

Ниязбай Сәлимов язып алды.





Басып чыгарырга



Бер рәхмәт мең  бәладән коткарыр
8-06-2018 :: Календарьда бу көн
Бер рәхмәт мең бәладән коткарыр
Республика Конституциясенә – 25 ел
7-06-2018 :: Календарьда бу көн
Республика Конституциясенә – 25 ел
Бергә без — зур көч
5-06-2018 :: Календарьда бу көн
Бергә без — зур көч
Үз сабыйларыбызны үзебез курчалыйк!
1-06-2018 :: Календарьда бу көн
Үз сабыйларыбызны үзебез курчалыйк!
Июнь
31-05-2018 :: Календарьда бу көн
Июнь
1 июньдә балаларга туңдырма таратачаклар
30-05-2018 :: Календарьда бу көн
1 июньдә балаларга туңдырма таратачаклар
Бүген Тукай туган көн!
26-04-2018 :: Календарьда бу көн
Бүген Тукай туган көн!
Март
2-03-2018 :: Календарьда бу көн
Март
  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных









Новости русской версии сайта


Глазная клиника Ретина



Яңа номер

Вступить в нашу группу Вконтакте


sendmail


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF




Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы


Гәзит номеры
Номерлар










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»