Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
/ / Үз сабыйларыбызны үзебез курчалыйк!

01.06: Үз сабыйларыбызны үзебез курчалыйк!

Үз сабыйларыбызны үзебез курчалыйк!Бүген — Халыкара балаларны яклау көне.

Җиде яшьлек Радмирның Дүртөйле шәһәрендәге балалар һәм яшүсмерләр социаль приютына килүенә әле икенче генә көн. Аның бу мохиттә яңа кеше булуы барлык булмышыннан күренеп тора. Малайга тиешле игътибар һәм тәрбия бирмичә, тәртипсез тормыш рәвеше алып баручы ана кеше сабыен балалар бакчасыннан алмый башлагач, Радмирны опека бүлеге хезмәткәрләре приютка китергән. Тәмле аш, чиста кием күргән, җылы мөнәсәбәт тойган баланың күңеле үсеп китсә дә, күзләре тулы сагыш әле...


Дүртөйле шәһәренең балалар һәм яшүс­мерләр социаль приюты “Гаилә” төньяк-көнбатыш районара үзәге канаты астында эшли. Әлеге үзәккә Чакмагыш, Илеш, Кушнаренко, Мишкә, Калтасы, Краснокама, Бөре, Нефтекама, Агыйдел район һәм шәһәр­ләрендәге дүрт социаль приют һәм ун бүлекчә карый. Үзәк җитәкчесе Гөлшат Тимашева билгеләвенчә, бу учреждениеләрдә бүгенге 3 яшьтән 18 яшькәчә 110 бала тәрбияләнә. Аларның күпчелегенең әти-әниләре исән.
— Социаль приютларга, нигездә, тормыш төбенә төшкән эчкече ата-аналарның балалары эләгә. Кызганычка каршы, араларында авыр тормыш хәлендә калган, гаилә башлыгын югалткан яисә каты авыруга дучар булган кешеләрнең сабыйлары да бар. “Гаилә” үзәгендә аларның һәрберсенә педагогик, психологик, медицина, юридик, көнкүреш һәм эшкә өйрәнү буенча ком­плекслы ярдәм күрсәтелә. Моның өчен барлык шартлар да тудырылган, – дип ас­сызыклады җитәкче Гөлшат Фоат кызы.
Әлеге үзәккә караучы Дүртөйле социаль приюты эшчәнлеге белән без якыннан таныштык. Бүген бирегә төрле сәбәпләр аркасында эләккән 30 бала социаль-педагогик реабилитация үтә. Авыр хәлдә калган гаиләләрдәге балаларны, гадәттә, район­ның опека органы китерә. Ата-ана хокукыннан мәхрүм ителгән­нәр­нең балалары башка гаиләгә яисә балалар йортына урнаштырганчы вакытлыча шушында тәрбия­ләнә.
Учреждениедә яшәү, тәрбияви-педагогик эш алып бару өчен яхшы шартлар тудырылган. Балалар өчен белем алу һәм уен бүлмәләре эшли, тренажер залы, психологик бушану өчен сенсор һәм релакс бүлмәләре бар, психолог, педиатр кабинеты эшләп килә. Көненә алты тапкыр туклану оештырылган. Юыну бүлмәләре дә заман таләпләренә туры килә. Тәрбияләнүчеләр Дүртөй­ленең 1нче мәктәбенә укырга йөри, мәктәпкәчә яшьтәге нәниләр белән тәрбиячеләр шөгыльләнә.
Педагоглар балаларны һәрьяклап үстерү, иҗади мөмкинлекләрен ачу ягыннан комплекслы эш алып бара. Төрле чаралар, спорт бәй­геләре үтә. Моннан тыш, балаларны хезмәткә өйрә­тә­ләр, һөнәрләр белән таныштыралар. Приютта тәрбия­ләнү­челәрнең стеналарны бизә­гән берсен­нән-берсе матур рәсем­нәре, панно-апплика­ция­ләре — барысы да тәҗри­бәле, вакыт белән исәпләш­мичә, әти-әни назыннан мәхрүм калган сабыйларга йөрәк җылысын кызганмаучы педагогларның хезмәт нәтиҗәсе. Бу урында сән­гать мәктәбенең дә зур ярдәм күрсәтүен, даими рәвештә осталык дәресләре үткәрүен билгеләп үтәргә кирәк. Балаларны еш кына шәһәрдәге кинотеатрга, күңел ачу үзәкләренә алып баралар.
– Әлбәттә, без һәр ба­ланың үз гаиләсендә тәр­бия­ләнүен телибез. Моның өчен аның белән дә, ата-анасы белән дә сөйләшүләр алып барабыз, очрашулар оештырабыз. Приюттагы шартлар никадәр генә яхшы булмасын, гаилә мохитен, әти-әни җылысын бернәрсә дә алыштыра алмый. Күпчелек очракта ата-аналар хатасын таный, тәүбәгә килеп, ант итеп, үтенеп, нарасыйларын алып китә. Гаиләгә кайтару мөмкин­леге булмаганда исә баланы опекага яки тәрбиягә гаиләгә урнаштырабыз, балалар йортына озатабыз. Әйтик, үткән елда приютта 71 бала реабилитация үтте, шулардан 28 бала үз гаиләсенә кайтартылды, 12се опекага бирелде, 1се уллыкка алынды, 5е балалар йортына урнаштырылды, ди приют җитәкчесе Рида Фәйзуллина.
Ни кызганыч, тормыш яхшырган саен җәмгыятьтә социаль ятимнәр, караучысыз калган сабыйлар саны арта. Дәүләт, билгеле, илнең кечкенә гражданнарын балалар йортларына, приютларга сыендыра, аларда яхшы шартлар тудыра. Әмма кайсы гына приют ишеген ачып кермә, газиз кешесен зарыгып көткән сабыйларның сагышлы күзләре каршы ала. Бүген – Халыкара балаларны яклау көне. Үз сабыйларыбызны үзебез яклап, курчалап үстерсәк иде!..

Юлия ТӨХБӘТУЛЛИНА.





Басып чыгарырга



Бер рәхмәт мең  бәладән коткарыр
8-06-2018 :: Календарьда бу көн
Бер рәхмәт мең бәладән коткарыр
Республика Конституциясенә – 25 ел
7-06-2018 :: Календарьда бу көн
Республика Конституциясенә – 25 ел
Бергә без — зур көч
5-06-2018 :: Календарьда бу көн
Бергә без — зур көч
Тарихи мирас —  олы байлыгыбыз
1-06-2018 :: Календарьда бу көн
Тарихи мирас — олы байлыгыбыз
Июнь
31-05-2018 :: Календарьда бу көн
Июнь
1 июньдә балаларга туңдырма таратачаклар
30-05-2018 :: Календарьда бу көн
1 июньдә балаларга туңдырма таратачаклар
Бүген Тукай туган көн!
26-04-2018 :: Календарьда бу көн
Бүген Тукай туган көн!
Март
2-03-2018 :: Календарьда бу көн
Март
  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных









Новости русской версии сайта


Глазная клиника Ретина



Яңа номер

Вступить в нашу группу Вконтакте


sendmail


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF




Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы


Гәзит номеры
Номерлар










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»