Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / 27 гыйнвар. Бүген дә уңалмаган яра

28.01: 27 гыйнвар. Бүген дә уңалмаган яра

27 гыйнвар. Бүген дә уңалмаган яра27 гыйнварда “Русиянең хәрби дан көне. Ленинград блокадасын өзү көне” билгеләнә. Ленинград блокадасы Русия тарихында озакка сузылган һәм иң фаҗигале вакыйгалардан санала. Төп-төгәл 871 көн (1941 елның 8 сентябреннән 1944 елның 27 гыйнварына кадәр) дәвам иткән әлеге мәхшәрнең кайтавазы бүген дә үзен сиздереп тора.

Дәһшәтле 1941 елның 8 сентябрендә камалышта калган ленинградлыларның 900 көнгә якын барган көрәшен, мөгаен, тарихчыларыбыз да бәян итеп бетерә алмый торгандыр. Ленинград блокадасы 2 миллионнан артык кешенең гомерен өзә. Блокада башланганда Ленинградта ике миллион ярым кеше яшәгән, шуларның 400 меңе – балалар.

Ленинградлылар арасында гаиләләре белән үлүчеләр күп булган. Хәзерге вакытта Санкт-Петербургның тарих музеенда сакланучы Таня Савичеваның көндәлеген тетрәнмичә укып булмый: “Женя 1941 елның 28 декабрендә көндезге сәгать 12дә үлде. Әбием 1942 елның 25 гыйнва­рында көндезге сәгать 3тә үлде. Лека 1942 елның 17 мартында иртәнге сәгать 5тә үлде. Вася абый — 1942 елның 13 апрелендә төнге сәгать 2дә. Лёша абый — 1942 елның 10 маенда көндезге сәгать 4тә. Әни — 1942 елның 13 маенда иртәнге 7.30да. Савичевлар үлделәр. Барысы да үлде. Таня үзе генә калды”.

1941 елның ноябрь ахырында Ладога күле өстеннән автомобиль юлы салынган. Халык аны “тормыш юлы” дип атый. Боз өсте буйлап самолёт һөҗүме һәм артиллерия уты астында шәһәргә азык-төлек, медикаментлар, ягулык кертелә. “Тормыш юлы” буйлап картлар, балалар – илебезнең төрле почмакларына, шул исәптән Башкортстанга да озатыла.

Ленинград блокадасын өзүдә катнашкан сугышчыларга шәһәрдә һәйкәл куела, “За оборону Ленинграда” медале тапшырыла.

2015 ел башына булган мәгълүматлар буенча, Башкортстанда Ленинград блокадасын кичергән 153 кеше гомер кичерә.


Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



Табиб дигән даны бар
17-06-2017 :: Календарьда бу көн
Табиб дигән даны бар
Милли батыр туган ай
13-06-2017 :: Календарьда бу көн
Милли батыр туган ай
Исемнәрен искә алабыз...
25-05-2017 :: Календарьда бу көн
Исемнәрен искә алабыз...
Дан-хөрмәттә үтсен көнегез!
6-05-2017 :: Календарьда бу көн
Дан-хөрмәттә үтсен көнегез!
“Юлдаш” — һәркемгә юлдаш!
6-05-2017 :: Календарьда бу көн
“Юлдаш” — һәркемгә юлдаш!
Май
2-05-2017 :: Календарьда бу көн
Май
“Тамыр” туган көнен билгели
25-04-2017 :: Календарьда бу көн
“Тамыр” туган көнен билгели








Новости русской версии сайта


Яңа номер

72 (25076)

от 22 июня 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Общероссийский проект «Россия – Моя история!»


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы







Регистрация Напомнить пароль?


или через социальные сети:




Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»