Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / Заман аны күтәрде, ул заманны үзгәртте

30.01: Заман аны күтәрде, ул заманны үзгәртте

Заман аны күтәрде, ул заманны үзгәрттеРусиянең беренче Президенты Борис Ельцинның тууына 85 ел.

Замананы сайлап
алмыйлар,
Анда яшәп,
аннан калмыйлар.

А. Кушнер.

Кытай премьеры Чжоу Энлайдан XVIII гасырдагы Француз революциясенең 200 еллыгы алдыннан аның дөнья тарихына йогынтысын ничек бәяләве турында сорыйлар. Һәм көтелмәгән, зирәк җавап ишетәләр: әлеге вакыйганың әһәмиятен аңлау өчен бу — бик аз вакыт.


Безнең буын тормы­шының аерылгысыз өлеше булган, күптән түгел генә үзебезнең күз алдыннан үткән хәл-вакыйгалар турында фикер йөрткәндә берьяклы, сукырларча ялгыш караш ташлаудан, гаделсез бәя бирүдән ничек сакла­нырга? Чөнки һәр мөһим вакыйга, тиешле бәя бирү өчен, күпмедер вакыт үтүен таләп итә бит.

Миңа Ельцинны төрле елларда дүрт тапкыр күреп, тыңларга насыйп булды. Беренче тапкыр бу очрашу 1981 елда Свердловск шәһәрендә, ул, яшь һәм энергиясе ташып торган өметле өлкә комитеты секретаре, безне — “Эшче сыйныф һәм Уралның индустриаль үсеше” дип аталган фәнни конференциядә катнашучыларны — сәламләгәндә булды. Икенче тапкыр аны 1987 елда Мәскәүнең Кремль залында, “Белем” җәмгыя­тенең Русия съездында күр­дем. Ул чакта гомум игътибар үзәгендә булган, сәяси офыкта күтәрелеп килүче йолдызның үзен артистларча тотуы, хәтта бераз кыланчыклануы хәтердә калган. Соңгы ике очрашу сайлау кампания­ләре чорында аның Уфага килүе белән бәйле булды. Бу аның өчен уңышлы, тантаналы 1990 һәм кояш баюын хәтерләтүче авыр 1996 еллар иде... Ул чорда күплә­ребез аңа карата соклану хисеннән алып, соңрак, һәрвакыттагыча, ышанычны югалту, өметсезлек тойгысын кичерде.

Заман аны күтәрде, ул заманны үзгәрттеАның үз-үзен тотышындагы кискен үзгәрешләрне күзә­түдән алган киче­решләр, тарихчы буларак, минем аның турындагы фикерлә­ремне ныграк дәлилли иде. Мин бу кешенең, “үзгәрешләр чоры” сәясмәне карьерасын сайлап, күнегелгән номенклатур биеклеккә үз өстенә күтәрә алмаслык бурыч йөкләп сикереш ясавын төшендем. Язмыш кушуы буенча тарихи аренага чыгарылып, ул зур, мөһим вакыйгалар уртасында торып калды һәм хәтта алар­ның агышын үзгәр-түгә иреште.

Аның биографиясе совет чоры өчен гади һәм аңлаеш­лы иде. Ул Сверд­ловск өлкә­сенең Бутка авылында мул тормышлы крестьян гаилә­сендә туган. Ул тырыш, эш­сөяр, көчле рухлы, хәтта “Урал чыныгуы алган” үзсүзле егет булып үсә. Мәктәп һәм политехник институт аның бу сыйфатларын тагын да үстерә. Борис Николаевич волейбол буенча спорт мастеры була, төрле киртәләргә каршы торып, җиңәргә өйрә­нә. Ул күп ел­лар дәва­мында яшьлек дуслары белән кырыс табигатьле якның ярсу елгалары буйлап салда йөзеп төшәргә яраткан.

Мине аның, кайбер яшь­тәш­­ләреннән аермалы буларак, югары уку йортын тәмам­лау белән үк ниндидер зур вазыйфа биләргә омтылмавы гаҗәпләндерде. Хезмәт юлын төзе­леш трестларында мастер булып башлап, Ельцин, берәр ай булса да бетончы, кранчы, ташчы булып эш­ләп, барлык мөһим төзүче белгеч­лекләрен үзләштерә. Тагын бер сыйфаты күзгә ташлана. “Свердловск этабының” өч дистә елында ул, кайда гына эшләмәсен, “ярдәмче” яисә “урынбасар” вазыйфаларыннан баш тартып, үзаллылыкка омтыла.

Көчле сыйфатларын исәп­кә алып, 1976 елда ук КПСС­ның Свердловск өлкә коми­тетының беренче секретаре Я. П. Рябов Мәскәүгә эшкә күчәр алдыннан аңа үз урынын тәкъдим итә. Яңа җитәк­че кандидатурасын Л. И. Брежнев та хуплый. Шул чорда булган бер вакыйганы күп кенә тикше­ренүчеләр әле дә игътибардан читтә калдыра: ул — Ельцин­ның 1981 елда КПССның XXVI съездындагы чыгышы. Анда ул үзе­нең башкалардан аерылып торган көчле холыклы, хисле һәм үзенә карата тәнкыйтьчел булуын күрсәтә. Аңа үсеп килү­че яшь сәясмән буларак игътибар итәләр. Сөйләүләре буенча, съезд кунагы Фидель Кастро да форум ахырында аның кем булуы белән кызыксынган.
Ул чорда Ельцин ниндидер уртанчы вазыйфалардан баш тарта. Ю. В. Андропов, ил җитәкчесе итеп куелгач, командасын ныгытырдай кешеләр эзли башлый һәм Е. К. Лигачевка Ельцинны үзәккә күчерү мәсьәләсен уйларга куша. Бу теләк соңрак, 1985 елда, Горбачевның үз­гәр­теп кору сәясәте башлангач тормышка аша: Ельцин КПСС Үзәк Комитеты секретаре, бер үк вакытта диярлек Мәскәү шәһәр комитетының беренче секретаре итеп тәгаенләнә.

“Читтән килгән кеше” буларак, ул башкаланы “чистарту” эшенә керешә: коррупция, “сәүдә мафиясе”, бюрократия белән көрәшә, кадрларны яңарта. Аның җәмәгать транспортында, кибетләргә йөрүе гайре табигый күренеш була. Җитәкченең мәскәүле­ләр алдында абруе үсә, әмма партия даирәләрендә аның “арзан абруй эзләү”, “кадрларны кыйнау” кебек һ. б. алымнары үзара сүз темасына әверелә. Шул ук вакытта Ельцин, сәяси уенда ставкаларны даими күтәрергә тырышкан сыман, партия вәкилләре өчен гадәти булмаган, күнегелмәгән адым­нар ясый башлый. КПСС Үзәк комитетының 1987 елның октябрендә үткән пленумында Октябрь рево-лю­­циясенең 70 еллыгына багышланган юбилей тантаналарына әзерлек мәсьәләсе карала. Ельцин анда бик кискен чыгыш ясый, әлбәттә, алдан аны М. Горбачевка күр­сәткән була.

Михаил Сергеевичның моңа ризалык бирмәү яисә, киресенчә, Е. К. Лигачев җитәк­челегендәге уң төр­кемгә каршы чыгышын хуплау мөм­кинлеге туа. Әйткәндәй, Егор Кузьмич соңыннан киң танылу алган “Борис, син хаклы түгел!” дигән сүзләрне әле­ге чыгыш вакытында кат-кат кабатлый. Ләкин, сәяси мәкерлек законнары буенча, үзгәртеп коруның “баш прорабы”, һәрвакыт­тагыча, Ель­цинның партиягә каршы баруын бердәм тән­кыйтьләүне һәм соңыннан аны, сәяси мохиттә батырмыйча гына, мөһим постлардан азат итүне өстен күрә. Оста җай­ла­шып, үз властен ныгыту өчен Генеральный секретарь уң көчләрне дә, сул көчләрне дә саклап калырга омтылды. Бу аның җит­ди хаталарының берсе булды. Ә кешеләр аңа ышанды һәм аңардан бө­тенләй башка юнәлеш көткән иде.

Ельцин үзен хәвеф астына куйды, әмма ахырда, аеруча халык арасында, җиңүгә иреште. Уйланылмый баш­лан­ган сәяси реформалар ба­ры­шында, илдә гомум кри­зисның көчәюе шартларында ул, гүя, сәяси иркенлеккә, киң­леккә чыкты. Акрынлап кына Горбачевны кысрыклап, партия чикләреннән арынып, Ельцин берничә ел эчендә Ру­сиягә җитәк­челек итүгә, ГКЧП фетнә­сен, бер уңайдан КПСС белән бергә бөтен Союз үзәген дә җимерүгә, арытаба Украина һәм Белоруссия эшлек­леләре белән берлектә СССРны таркатуга һәм юк итүгә иреште. Кыюсыз Горбачевтан аермалы буларак, ул кискен чараларга (аеруча искене җимерү буенча), адымнарга сәләтле булып чыкты. Яңа төр лидер җавап­лылыктан, туры һәм альтернатив сайлаулардан курыкмады, сынылыш чорында турыдан-туры җәмәгатьче­леккә мөрәҗәгать итте. Калган вакыйгалар барыбызга да яхшы билгеле.

Бу шартларда Ельцинның, һич­шиксез, уңышы — һич­кичекмәстән Русияне Советлар Союзы хокукла­рының варисы, Советлардан соңгы киң­лектә атом-төш кораллы бердән­бер бәйсез дәүләт, БМО Хәвеф­сезлек Сове­тының даими әгъзасы итеп теркәве. Шунысы мөһим: иң кискен, каршылыклы демократик үзгәртеп корулар чорында ул гражданнар сугышын, җитди тетрәнү­ләрне булдырмый кала алды. Ил упкын читеннән үтте, кеше­ләр ул вакытта илгә нинди куркыныч хәвеф янавын әле булса аңлап җиткерми.

Ныклап уйлаганда, без әле Ельцин чорында төзелгән чынбарлыкта яшибез, дияргә мөм­кин. Бу — икъ­ти­садның, иҗти­магый-сәяси һәм дәүләт төзе­лешенең, җәмәгатьчелек аңы-ның башка төре; бу — Президент власте, Дәүләт думасы һәм Федерация Советы, 1993 елгы Конституция, Федерация субъектларының зуррак хокукый мөмкинлек­ләре. Ил нык үзгәрде, заманча төс алды. Башкортстан, Та­тарстан республи­ка­ла­рының һәм башка төбәкләр­нең соңгы чирек гасырда ирешкән уңыш­лары да шушы хакта сөйли.

Әмма күңел кабул итмәгән күре­нешләр дә бар. Дәүләт җитәкчесен­нән таләп ителүче тарихи һәм сәяси фикерләү киңлеге, җитәрлек әзерлеге һәм белеме булмаган Ель­цинның үз партиясе дә, ти­рәнтен уйлап эшлән­гән үз­гәртеп кору планы да юк иде. Тиз арада атом-төш кораллы бәйсез дәүләт башына утырып, ул күп нәрсә­не тие­шенчә аңлап бетермичә, төпле әзер­лексез оештыра иде. Тирә-ягындагылар, Көнбатыш даирәләр, яңа калкып чыккан либераль киңәшчеләр аңа зур йогынты ясады. Ельцин җитди хаталар җибәрде, кайчагында ил белән җитәкчелек итүгә шикле кеше­ләрне җә­леп итте. Ул чынга ашмастай вәгъдәләр бирде, ә соңыннан үкенде һәм борчылды. Телевидение дә, һич тартынмыйча, аны беркатлы, ыша­нучан, чынбарлыктан ерак­лашкан, өстәвенә, ал­ко­гольгә бәйле кеше итеп күр­сәтте.

Болар барысы да авыр нәтиҗә­ләргә китерде. Безнең аларны онытырга хакыбыз юк:

— алдан уйламыйча, әзер­лән­мичә, сәяси-хокукый якларны исәпкә алмыйча СССРны таркату;
— Төньяк Кавказда килеп туган каты хәрби бәрелеш;
— власть тармаклары арасында кискен каршылык барлыкка килү һәм Югары Советка каршы көч куллану;
— илнең Кораллы Көч­ләренең һәм оборона мөм­кин­­лекләренең, халыкара аренада тоткан роленең кискен, берничек тә нигезлән­мәгән хәлсез­ләнүе;
— файдасыз килешү­ләр­гә кул кую, табигый ресурс­ларның һәм Русиянең дәүләт мәнфәгатьләренең тулысынча якланмаган булуы;
— ашыгыч, дәүләт тарафыннан һәм анык норматив-хокукый нигез­лән­мәгән, киң җәелдерелгән хосусыйлаштыру;
— базар реформа­лары­ның тетрән­дергеч хәлдә булуы, озайлы кризис, 1998 елгы дефолт;
— төбәк лидерлары бе­лән сәяси күзлектән караганда урынсыз уйнау (“бәйсез­лекне күпме йота аласыз, шулкадәр алыгыз!”) һ. б.

Киң колачлы “Мономах башлыгы” аңа, чынлап та, авыр­га туры килде. Шуңа карамастан, бу чорда да биреш­мәде. Карьерасы ахырында ул, халыктан гафу үтенеп һәм властьтан үз иреге белән баш тартып, “Русияне саклагыз!” дигән нәсыйхәт белән аны лаеклы вариска тапшырып, тарихи шәхес буларак, тагын барысын да таң калдырды. 2000 ел башында шушы кө­тел­мәгән гамәле белән ул үз гомерендә, ә иң мөһиме — дәү­ләт тарихында яңа этапны ачты.

Борис Николаевич 2007 елның 23 апрелендә XXI гасырда ныгынып килүче илнең шаһиты булып дөнья куйды.
Үзеннән алдагы җитәкче­ләрдән аермалы буларак, Президент В. В. Путин башка юнәлешне сайлады. Аның стратегиясе төптән уйланыл­ган социаль-икътисади сәясәт алып баруны, тарихны һәм традицияләрне, илнең үткә­не­нә, аның элекке җитәк­челәренә хөрмәт белән карауны, бөек демократик Русияне саклауны һәм ныгытуны, аның дәүләт мәнәфә­гатьләрен, халкын эзлекле яклауны, берлә­шүне һәм бердәмлекне, бөтен­дөнья дәрәҗә­сендәге элекке һәм яңа оешмаларда Русия Федера­циясенең катнашуын һәм үз өлешен кертүен күз уңында тота.

Аның, АКШтагы кебек, Русия президентлары фондларын һәм үзәклә­рен булдырып, аларның истәлеген мәңге­ләштерү традициясен булдырырга омтылуы нәкъ шул идеяләр һәм карашлар белән аңлатыла. Әйе, үткә­небезне сызып ташлый алмыйбыз. Дагстан шагыйре Әбүталиб Гафуров үз вакытында бу турыда бик зирәк әйткән: “Үткәнгә пистолеттан атсагыз, киләчәк сезгә туптан атачак”.

Үткән елның ноябрендә Екатеринбург шәһәрендә музее, китапха­нәсе, архивы, белем бирү һәм балалар учреж­дениеләре, күргәзмә заллары булган “Ельцин үзәге” ачылды. Анда Ельцинның Кремль­дәге бүл­мәсенә охшатып эш­ләнгән төгәл кү­чермәсе дә бар. Үзәктә барлыгы 130дан артык фото­сурәт һәм 30 мең тарихи бе­рәм­лек, шул исәп­тән, беренче тапкыр Кремль түбәсенә кадалган Русия байрагы, броня белән көпләнгән президент “ЗИЛ”ы һәм башка кабатланмас экспонатлар саклана. Күргәзмәне ачу тантанасына дәү­ләт җитәк­че­ләре, мәдәният эшлек­леләре, иҗтимагый оешмалар вәкил­ләре, Ельцинның туганнары һәм якыннары килде. Бу аларның беренче Русия Президентына хөрмәт һәм үзәк­нең мәгъри­фәтчелек, фән­ни һәм мәдәни эшчән­лек белән шөгыль­ләнәчәгенә ыша­ныч белдерү билгесе булды.

“Борис Николаевич без­нең илнең көчле, алга киткән, бәхетле ил булуын теләде, — дип ассызыклады Үзәкне ачу тантанасындагы чыгышында Президент В. В. Путин. — Ул ныклы ихтыяр көче, кыю, туры сүзле, тәвәккәл булуы белән аерылып торды. Һәм аның нәкъ шушы сыйфатлары аркасында илебез сайлаган демократик үсеш юлыннан читкә тайпылмады”.

Шушы тирән мәгънәле, уйлап әй­телгән, гадел сүзләр бүген Борис Николаевич Ельцин кебек үзенчәлек­ле тарихи шәхесне аңлау һәм аның ролен бәяләү өчен нигез булып тора.

Марат ЯМАЛОВ,
тарих фәннәре докторы.


Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



Табиб дигән даны бар
17-06-2017 :: Календарьда бу көн
Табиб дигән даны бар
Милли батыр туган ай
13-06-2017 :: Календарьда бу көн
Милли батыр туган ай
Исемнәрен искә алабыз...
25-05-2017 :: Календарьда бу көн
Исемнәрен искә алабыз...
Дан-хөрмәттә үтсен көнегез!
6-05-2017 :: Календарьда бу көн
Дан-хөрмәттә үтсен көнегез!
“Юлдаш” — һәркемгә юлдаш!
6-05-2017 :: Календарьда бу көн
“Юлдаш” — һәркемгә юлдаш!
Май
2-05-2017 :: Календарьда бу көн
Май
“Тамыр” туган көнен билгели
25-04-2017 :: Календарьда бу көн
“Тамыр” туган көнен билгели








Новости русской версии сайта


Яңа номер

84 (25088)

от 22 июля 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Общероссийский проект «Россия – Моя история!»


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы











Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»