Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / Тел тарихын үзгәрткән җыен

25.02: Тел тарихын үзгәрткән җыен

Тел тарихын үзгәрткән җыен90 ел элек Баку шәһәрендә Тюркологларның беренче Бөтенсоюз съезды ачыла.

Традицион гарәп орфография­сенең төрки телләрнең аваз системасына туры килмәве инде Октябрь инкыйлабына кадәр үк билгеле була. Авазларның аерым, сүз башында, уртасында һәм ахырында дүрт төрле язылышы басмаханәләр эшендә дә, балаларны укырга өйрәткәндә дә зур авырлыклар тудыра. Татар телендәге аерым авазлар гарәп графикасында бөтенләй чагылыш тапмый. Милли зыялылар бу өлкәдә үзгәрешләр өчен көрәшеп караса да, патша хөкүмәте урыс булмаган милләтләрнең рухи ихтыяҗларына бөтенләй игътибар бирми.


Мәсәлән, Каюм Насыйри га­рәп хәрефләренең язылыш кагыйдәләрен гадиләштереп, аны берничә татар авазы белән баетырга тәкъдим итә, тик моның нәтиҗәсе булмый. Миссионер Николай Ильминский керәшеннәр өчен кириллицага нигез­ләнгән татар әлифбасын гамәлгә кертә. Ләкин мөселман татарлар аны кабул итми. Өченче юл – латин графикасына күчү була. Монысы буенча фикер алышу Октябрь инкыйлабыннан соң башлана. Татар теле орфо­графиясенә реформа ясау мәсьәләсе буенча ун елдан артык барган бәхәс­ләр 1920нче еллар башында кү­ренерлек нәтиҗәгә китерә: 6 сузык аваздан торган орфография нигез итеп алына һәм бу татар халкы өчен шактый зур адым була. Ләкин башка төрки милләтләрнең алфавитлары белән аерымлыклар моннан соң арта гына төшә, аваз-хәреф мөнәсә­бәтләрен билгеләгәндә уртак принципларны булдыру көн тәртибенә баса.

Тел тарихын үзгәрткән җыенӘлеге бәхәсләргә чик куеп, төрки халыкларның телен уртак орфо­графиягә нигезләнеп үстерү өчен, Ба­ку шәһәрендә 1926 елның 26 фев­раленнән 5 мартына кадәр Тюрко­логларның беренче бөтенсоюз съезды үтә. Аның эшендә, Әзербайҗан һәм Урта Азия союздаш республикаларыннан тыш, автономияле республикалар һәм өлкәләр вәкил­ләре, Мәскәү, Ленинград һәм башка шәһәрләрдән күренекле урыс тел галимнәре һәм ориенталистлары – барлыгы 131 делегат катнаша. Шуларның 111е төрле республи­каларның фәнни оешмалары тарафыннан сайлана, 20 иң күренекле тел галимен оештыручылар үзләре чакырып ала. Делегат­ларның 93е – төрки, 38е башка милләтләрдән була. Татарстан гыйль­ми җыенга – 10, Башкортстан 6 делегат җибәрә. Съезд эшендә илнең төрле төбәкләреннән килгән 14 казан татары катнаша (ул елларда мишәрләр һәм типтәрләр аерым милләтләр булып исәпләнгән­лектән, аларның санын без татарлар исемлегенә кертмәдек). Башкортлар саны 6 була.

Татарстан вәкиллеген таныл­ган язучы һәм җәмәгать эшлеклесе Галимҗан Ибраһимов җитәкли. Аннан башка делегация составына Гыйбад Алпаров, Газиз Гобәйдуллин, Габдрахман Сәгъди, Галимҗан Шәрәф, Гали Рәхим, Шамил Усманов, Салих Атнагулов, Сибгать Гафуров, Гаяз Максудов кебек күренекле галимнәр, педагоглар, язучылар һәм җәмәгать эшлеклеләре керә. Башкортстаннан исә Хәбибулла Габитов, Мәҗит Вилялов, Габде­ләхәт Вилгаданов, Кәрим Идел­гуҗин, Шәриф Манатов, Сәгыйть Мерәсев, Закир Шакиров тюркологлар җыенына делегат итеп сайлана.

Җыенда ике үзәк проблема куела: милли орфография һәм тер­минология мәсьәләләре. Аларның иң әһәмиятлесе беренчесе була. Барлык төрки халык­ларның да делегация­ләре гарәп графикасын латинга күчерү тәкъ­димен кертә. Галимҗан Ибра­һимов, Татарстан делегация­сенең башлыгы буларак, моңа каршы чыга һәм “Татар орфографиясе турында” исемле чыгышында латинга күчмичә, гарәп хәреф­ләрен реформалаган яңа­лифне га­мәлгә кертү белән чиклә­нергә чакыра: “Без, Татарстан вәкилләре, гарәп хәреф­ләренә реформа ясау, шуның белән аны хәзерге заман техникасына яраштыру юлындабыз... Баш­ка­ларның тәҗрибәсеннән ни-нәрсә чыгар, аны киләчәк күрсәтер”, – ди ул. Ләкин күпчелек аның карашын якламый, латинницага күчүне хуп күрә. Хәтта татар делегациясенең үз эчендә дә бу мәсьәләдә фикер берлеге булмый. Мәсәлән, Шамил Усманов кириллицага күчүне яклый. Нәтиҗәдә, 101 тавыш белән латин графикасы тарафдарлары җиңеп чыга. 7 делегат каршы тавыш бирә, 6сы битараф кала.

Тюркологлар съездындагы доклады матбугатта басылып чыккач, Г. Ибраһимов позициялә­рен тәнкыйть итеп язылган мәка­ләләр һәм җые­лышларда чыгышлар шактый күп була. Шуларга җавап итеп, әдип күләмле генә өч мәкалә бастыра һәм үзенең графика өлкәсендәге позициясен тагын да ачыклар өчен, читләтеп кенә тюркологлар съез­дының принципиаль ялгышын ачып сала. Якташыбыз графика алыштыру, элекке мирастан аерылу куркынычын тудырып, халыкның иҗти­магый үсешен артта калдырырга мөмкинлеген ассызыклый. Күренүенчә, Г. Иб­раһимов административ чаралар куллану, латинлаштыруны ясалма тизләтү ягында булмый, халыкның бу яңалыкны аңлы рәвештә, өстән басым ясалмыйча кабул итүен тели.

Шушы ук фикер Татарстан делегациясе вәкиле Галимҗан Шәрәфнең “Гарәп һәм латин шрифтлары һәм аларны төрки-татар халыкларында куллану мәсьәләсе” дигән докладында да үткәрелә. Ул съездның унынчы утырышында иң соңгы чыгыш була. Өстәвенә, ораторның тавышы да артык басынкы булганлыктан, аңа артык игътибар бирелми. Шулай итеп, съездда латинчылар җиңеп чыга һәм 1927 елдан барча төрки халыкларны латин графикасына күчерү эше башлана. 1929 елның 7 августында СССР Халык комиссарлары советы һәм Үзәк Башкарма Комитеты кабул иткән карар нигезендә, моңа кадәр гарәп графикасы белән файдаланган халыклар һәммәсе дә рәсми рә-вештә латинницага күчерелә. Ләкин аның да гомере озын булмый. 1939 елда өч ай вакыт эчендә РСФСРда яшәүче барча милләтләр дәүләт карары белән кириллицага күчерелә.

Терминология мәсьәләсенә килгәндә, күпчелек гарәп-фарсы алынмаларын гамәлдән чыгарып, аларны төрки сүзләр белән алыштыруны яклый. Фәндә исә Европа халыклары телләреннән кергән интернациональ сүз-гыйбарәләрне куллану кирәклеге ассызыклана. Бу “бөтендөнья революциясе” вакытында төрле милләтләрнең аралашуын җиңе­ләйтергә тиеш була.

Шулай итеп, әлеге съезд совет чорында төрки телләр үсешен дистә елларга алга билгеләгән мөһим чара була. Аның нәти­җәләрен без әле дә тоябыз.

Съездда катнашучыларның язмышы бик гыйбрәтле һәм аяныч. Татарстан делегациясеннән Галимҗан Ибраһимов, Газиз Гобәйдуллин, Галимҗан Шәрәф, Гали Рәхим, Шамил Усманов, Салих Атнагулов, Гаяз Максудов 1937-38 елларда пантюркизмда һәм контрреволюцион эшчәнлек­тә гаепләнеп, Сталин реп­рессияләре тегермәненә эләгә, төрмә-сөргеннәргә сөрелә, һәлак ителә. Гыйбад Алпаров моңа кадәр яши алмый, 1936 елда туберкулездан вафат була. Габдрахман Сәгъди, ил өстендә репрессия козгыны канат җәюен сизеп, 1930 елда Урта Азиягә чыгып китә. Үзбәк әдәбиятын өйрәнә, төрле югары уку йортларында белем бирә һәм 1956 елда вафат була.

Башкортстан делегация­сен-нән Хәбибулла Габитов, Габде-ләхәт Вилгаданов, Кәрим Идел­гуҗин, Шәриф Манатовлар, шулай ук, Сталин репрессияләре кор­баны булалар. Арадан бары тик Закир Шакировның мәгъри­фәтчелек эшчәнлеге генә дәүләт тарафыннан тиешле бәһа ала. Ул Социалистик Хезмәт Герое исе­менә, күпсанлы орден-ме­даль­ләргә лаек була, гомеренең ахырына кадәр педагогик хезмәт белән шөгыльләнә.

Съездда катнашкан дөньякү­ләм танылган галимнәрнең дә язмышы аяныч була. Александр Самойлович, Җәләл Корыкмасов, Бәкер Чобан-заде, Осман Акчокраклы, Әхмәт Байтурсынов, Сәл­мән Мумтаз, Рухулла Ахундов, Исидор Барахов, Хәнәфи Зәйнал­лы кебек күренекле тел белгеч­ләре һәммәсе дә Сталин җәллад­лары тарафыннан һәлак ителә.

Йомгаклап шуны әйтергә ки­рәк: әлеге җыеннан соң, 1930нчы елларда тел гыйлеме тулаем партия өйрәтмәләренә буйсындырыла. Тюркологларның беренче бөтенсоюз съездыннан соң тел проблемалары буенча дискуссияләр, фикер алышулар бөтенләй диярлек юкка чыга. Бу өлкәдә фикер алышулар Сталин үлеменнән соң гына башлана. Ә инде милли орфография, кабаттан латин графикасына күчү мәсьәләләренә нисбәтле кызу бәхәсләр “үзгәртеп кору” чорында, 1990нчы елларда яңадан киң яңгыраш ала. Кириллицаның татар те­ленең авазлар системасын бар тулылыгы белән чагылдыра алмавы, үзгәрешләр кирәклеге галим­нәрдә хәзер шик тудырмый. Димәк, милли графика һәм орфография мәсьәләләре һаман да көнүзәк проблема булып кала бирә.

Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ,
филология фәннәре кандидаты, доцент.


Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



Табиб дигән даны бар
17-06-2017 :: Календарьда бу көн
Табиб дигән даны бар
Милли батыр туган ай
13-06-2017 :: Календарьда бу көн
Милли батыр туган ай
Исемнәрен искә алабыз...
25-05-2017 :: Календарьда бу көн
Исемнәрен искә алабыз...
Дан-хөрмәттә үтсен көнегез!
6-05-2017 :: Календарьда бу көн
Дан-хөрмәттә үтсен көнегез!
“Юлдаш” — һәркемгә юлдаш!
6-05-2017 :: Календарьда бу көн
“Юлдаш” — һәркемгә юлдаш!
Май
2-05-2017 :: Календарьда бу көн
Май
“Тамыр” туган көнен билгели
25-04-2017 :: Календарьда бу көн
“Тамыр” туган көнен билгели








Новости русской версии сайта


Яңа номер

85 (25089)

от 25 июля 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Общероссийский проект «Россия – Моя история!»


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы











Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»