Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / Су астында да – беренче!

27.02: Су астында да – беренче!

Су астында да – беренче!Моннан төгәл 50 ел элек совет иленең атом су асты көймәләре отряды дөньяда тәүгеләрдән булып Җир шарын урап чыга.

Хакыйкать хакына башта ук “отряд” сүзен ассызыклап үтәргә кирәк. Үткән гасырның икенче яртысы тулысы белән диярлек ике супердержава – АКШ белән СССРның кемузардан ярышуы, һәр өлкәдә беренче булырга омтылуы чоры булып тарихка кереп кала. Вакыты белән, киң билгеле картинадагыча, су өстенә салынган басмада ике кәҗә тәкәсенең сөзешүен хәтерләтүче әлеге ярыш Советлар Союзы белән Никита Хрущев җитәкчелек иткән елларда бигрәк тә кыза.


1960 елда Америка диң­гезчеләре дөньяда беренче тапкыр Җир шарын “Тритон” дигән су асты субмаринасында урап чыга. Бу сугыштан соң хәрби куәте күзгә күренеп арткан СССР Кораллы Көчләренә океанда кем хуҗа икәнен ачыктан-ачык күрсәтү макса­тын­нан эшләнә, әлбәттә. Без­некеләр дә җавап­сыз калмый – 1961 елның 12 апре­лендә СССР масаюдан шартлар чиккә җиткән янкиларга космоста кем хуҗа булуын күрсәтә. Гагарин­ның барлык кешелек дөньясын таң калдырган очышы план­лаштырыл­ган вакыттан күпкә иртәрәк тормышка ашыры­луының сәбәбе дә, һичшиксез, әлеге “сөзеш” белән аңлатыла. Әмма космос, аеруча ул елларда, тормыштан шактый ерак тора, ә диңгез-океаннарсыз яшәүне күз алдына да китереп булмый. Димәк, мондагы өс­тенлек, беренчелек күпкә кыйммәтрәк. СССР җитәкче­леге бу очракта да АКШның “танавына чиртү” җаен таба – 1966 елның фев­ралендә Җир шарын безнең су асты көй­мәләренең отряды урап чыга! Төньяк Флотының 1нче су асты көймәләре флотилиясе командующие, контр-адмирал Анатолий Сорокинның гомум җитәкчелеге астында ай ярымнан артык вакыт дәвамында бер тапкыр да өскә калыкмыйча һәм, иң мөһиме, НАТО гаскәр­ләренә сиздер­мичә, дөнья океаннарын гизә, экватордан да озынрак араны бернинди авариясез, читтән ярдәмсез үтә. Әлбәттә, бу хакта бик кычкырып бар­мыйлар – үзенчәлекле “кесә­дәге йодрык” була ул америкалылар өчен. Нәкъ шул елларда Төньяк Флотында хезмәт иткән якташыбыз, “Кызыл таң”ның тугры дусты, отставкадагы өлкән мичман Рамил Хаҗигалиев әлеге вакыйганы бик яхшы хәтерли:

— Бу хакта без хезмәт иткән частьның ябык партия җые­лышында хәрби сер итеп кенә сөйләделәр. Әлбәттә, без — су астында төркем белән йөзү­нең ни икәнен яхшы белгән диңгезчеләр күңелендә бу факт бетмәс-төкәнмәс горурлык уятты. Без су астында да берен­челәр булуыбызны исбатладык! — дип, әле булса горур­лыгын яшерә алмый быел 75 яшен туты­ручы диңгез флоты ветераны.



Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



Табиб дигән даны бар
17-06-2017 :: Календарьда бу көн
Табиб дигән даны бар
Милли батыр туган ай
13-06-2017 :: Календарьда бу көн
Милли батыр туган ай
Исемнәрен искә алабыз...
25-05-2017 :: Календарьда бу көн
Исемнәрен искә алабыз...
Дан-хөрмәттә үтсен көнегез!
6-05-2017 :: Календарьда бу көн
Дан-хөрмәттә үтсен көнегез!
“Юлдаш” — һәркемгә юлдаш!
6-05-2017 :: Календарьда бу көн
“Юлдаш” — һәркемгә юлдаш!
Май
2-05-2017 :: Календарьда бу көн
Май
“Тамыр” туган көнен билгели
25-04-2017 :: Календарьда бу көн
“Тамыр” туган көнен билгели








Новости русской версии сайта


Яңа номер

85 (25089)

от 25 июля 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Общероссийский проект «Россия – Моя история!»


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы











Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»