Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / Әйрәнгә ни җитә!

29.03: Әйрәнгә ни җитә!

Әйрәнгә ни җитә!Баш авыртканнан нинди генә чара юк... “Цитрамон” төймәсеннән алып, тозлы кыяр суына кадәр. 1886 елда Атланта шәһәрендә яшәүче Джон Пембертон атлы берәүнең дә башы авырткан. Фармацевт һөнәрле бу полковникның кыяр суы булмаган, күрәсең, шуңа күрә ул кока чикләвеге агачы яфраклары, шикәр һәм кофеиннан карамель төсендәге сироп кайнатып эчкән.


Татлы һәм куе әлеге эчемлектән башы төзәлеп киткәч, Пембертон әфәнде аны даруханәдә сатуны җайга салырга булган. Беренче көннәрдә үк аны 5 центка сатып ала башлаганнар. Соңрак газлы суга салганнар, ә Пембертонның дусты Френк Робинсон аңа “Кока-Кола” дигән исем һәм махсус шрифт уйлап тапкан.

Пембертонның вафатыннан соң, Аза Кендлер аның хатыныннан “Кока-Кола”ның рецептын 2300 долларга сатып алган һәм эчемлекне тимер савытларда чыгара башлаган.

Ә 1893 елда Нью-Берн шәһәрендә яшәүче Калеб Брэдхем газлы су, шикәр, ванилин, кола чикләвеге һәм кайсыбер сирәк очрый торган майлар ярдәмендә ашказанын эшләтеп җибәрә, кәефне күтәрә торган эчемлек уйлап тапкан һәм аны “Пепси-Кола” дип атаган. Шул чордан башлап, менә инде йөз елдан артык бу ике эчемлек арасында “кайсыбыз яхшырак?” дигәнрәк бәйге бара. Безгә килгәндә, аларның икесе дә безнең эчем­лекләрдән калыша, нәкъ җырдагыча:

Их, кока-кола-кола...
Ике теләгем кала:
Берсе – әйрән, берсе – чәй,
Салып сөйләш, җиңгәчәй!


Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



Табиб дигән даны бар
17-06-2017 :: Календарьда бу көн
Табиб дигән даны бар
Милли батыр туган ай
13-06-2017 :: Календарьда бу көн
Милли батыр туган ай
Исемнәрен искә алабыз...
25-05-2017 :: Календарьда бу көн
Исемнәрен искә алабыз...
Дан-хөрмәттә үтсен көнегез!
6-05-2017 :: Календарьда бу көн
Дан-хөрмәттә үтсен көнегез!
“Юлдаш” — һәркемгә юлдаш!
6-05-2017 :: Календарьда бу көн
“Юлдаш” — һәркемгә юлдаш!
Май
2-05-2017 :: Календарьда бу көн
Май
“Тамыр” туган көнен билгели
25-04-2017 :: Календарьда бу көн
“Тамыр” туган көнен билгели








Новости русской версии сайта


Яңа номер

86 (25090)

от 27 июля 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Общероссийский проект «Россия – Моя история!»


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы











Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»