Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / Татарча “тамга”дан башланган хезмәт

28.05: Татарча “тамга”дан башланган хезмәт

Татарча “тамга”дан  башланган хезмәтБу эшчәнлек символына әверелгән киногерой Верещагинның намуслылык, Ватан хакына үз-үзен аямау һәм Туган ил чикләрендә уяу тору сыйфатлары киләчәктә дә саклансын иде.

Кемгә ничектер, “таможня” сүзен ишетү белән шәхсән минем күз алдыма илебез кинематографиясе классикасына әверелгән, 1970 елда режиссер Владимир Мотыль төшергән “Белое солнце пустыни” фильмы, андагы таможнячы Павел Верещагинны уйнаган актер Павел Луспекаев килеп баса, ә инде аның канатлы фразага әйләнгән: “Я мзду не беру — мне за Державу обидно!” — дигән сүзләре барлык таможня хезмәткәрләренә хастыр дип уйлыйсы килә.


“Таможня” борынгы татар телендәге “тамга” сүзеннән алынган, тамга милек хуҗа­сының кыйммәтлерәк әйбер­ләренә, мөлкәтенә, мал-туары­на сугыла торган булган. Мондый тамга тәгаен бер кешенең мөлкәтенә дә, ыру-кабилә (ыру тамгасы) милкенә дә сугылган. Борынгы Русьта Алтын Урда чорында сәүдә пошлинасы “тамга” дип йөртелә башлый, ә урындагы урыс кенәзләре җыя торганы “мыт” дип аталса, таможня “мытня”, “мытница” дип йөртелгән. Әйткән­дәй, кайбер славян тел­ләрендә бу атама әле дә кулланышта. Мәсәлән, белорус телендә — мытня, украинча — мытныця, Болгариядә — митница. “Не мытьем, так катаньем” дигән әйтем дә шуңа барып тоташа: товарларның күпчелеге мичкә­ләргә тутырып, тәгәрәтеп йөр­телгән, “мыта” исә акча берәм­леге булган.

Таможня хезмәте тарихына килгәндә, илебездә сәүдә эше, сәүдәгәрлек эшчәнлеге үсешә башлаган елларда ук Русиягә кертелүче һәм аннан чыгарылучы товарларны контрольдә тоту ихтыяҗы туа. Шуңа бәйле рәвештә товарларны чик аша үткәрүнең һәм моның өчен ил казнасына таможня пошлиналары һәм җыемнары түләүнең билгеле бер кагыйдәләре барлыкка килә башлый, ә инде моны контрольдә тоту өчен махсус дәүләт органы — тамож­ня хезмәте оештырыла. 1649 елда Русия тарихында беренче тапкыр системага салынган законнар тупланмасы — Соборное уложение кабул ите­лә, анда таможня хезмә­те­нә кагылышлы бүлекләр дә бу­ла. 1653 елның 25 октябрен­дә исә патша Алексей Романов указы белән Таможня уставы раслана, шуңа да бу көн хәзер Русия Федерациясе таможнясы көне буларак билгеләнә.

Татарча “тамга”дан  башланган хезмәтЛәкин бу хезмәтнең бүгенге датага кагылышлысы да бул­ганлыгын күпләр белмидер дә. Эш шунда: 1917 елгы рево­люциягә кадәр бу хезмәт “Таможня җыемнары департаменты” дип атала һәм Русия империясенең Финанс министрлыгы карамагында була. Большевиклар патшаны бәреп төшергәч, 1918 елның 29 маенда Халык Комиссарлары Советының “Үзәк һәм урыннардагы совет властьларының пошлиналар җыю хокукларын аерып билгеләү һәм урындагы таможня учреждениеләренең эшчәнлеген көйләү турында” Декрет кабул итүе нәтиҗәсен­дә таможня хезмәте оештырылу яшь совет власте өчен контрабанда белән көрәштә, илнең тышкы икътисади мән­фә­гатьләрен яклауда бик мө­һим роль уйный. Шул вакыттан башлап бу дата башта — Совет Русиясендә, аннары СССРда Таможня хезмәткәр­ләре көне буларак билгеләнде.

СССР таркалгач, илебез таможнячылары өчен яңа бәйрәмне патша Русиясендә Таможня уставы кабул ителгән көнгә күчерделәр. Ләкин бүген­ге ветераннарның күпчелеген совет заманында эшләүчеләр тәшкил иткәнлектән, үз бәйрәм­нәренең онытылуына юл куймау максатында “Таможня хезмәте ветераннарының Бө­тенрусия берлеге” башкарма комитеты 1999 елда карар кабул итте һәм, хәзер инде “Таможня хезмәте ветераннары көне” дип атап, үзләренең рәс­ми булмаган аерым бәйрәмен булдырды. Шулай да Федераль таможня хезмәтенең барлык подразделениеләрендә бу көнне тантаналы чаралар үткәрелә: ветераннар үзләре дә катнашкан концертлар, төрле конкурслар, бәйгеләр оештырыла, хезмәт алдынгыларына бүләкләр, акчалата премияләр тапшырыла. Боларны оештыручылар билгелә­венчә, барлык бәйрәм чарала­рының максаты — яшьләргә бу хезмәтнең традицияләрен, тәҗрибәсен тапшыру, аларны шушы рухта тәрбияләү, буыннар арасындагы күчәкилү­чәнлекне тәэмин итү.

Операцияләр башкару үзенчәлекләренә бәйле рәвеш­тә, коры җир, диңгез, һава һәм елга төрләренә бүленеп һәм географик урнашуларына карап, таможня органнары чик буе һәм эчке подразде­ление­ләргә карый. Шушы бүлене­ш­тән чыгып, Башкортстан таможнясы Идел буе идарәсенең төбәк органы булып тора. Аның начальнигы Марат Сафиуллин белдерүенчә, үз эшчән­леген бездәге төбәк подразделениесе гомум планга ярашлы рәвештә алып бара һәм ул елның беренче дүрт аенда тулысынча үтәлгән. Шул ук вакытта, финанслау дәрәҗәсе кимесә дә, республика терри­ториясендә булган таможня пунктларын модернизацияләү дә дәвам итә. Башкарылган эш­ләр нәтиҗәсендә “Уфа” аэро­портында пассажир­лар­ның таможня контролен үтү вакыты күпкә кимегән һәм ул, самолетның тәгәрмәчләре очу-төшү полосасына кагылган секундтан алып, соңгы кеше үз багажын алганчы 58 минут тәшкил итә.

Таможня бурычларының берсе — чик аша товарларның законсыз рәвештә, ягъни контрабанда буларак үтүенә юл куймау. Начальник урынбасары Дмитрий Мосалев белде­рүенчә, хәзер инде контрафакт күләме биш ел элек булганнан күпкә азайган. Ул әйберләрнең кайберләренә җентекле экспертиза үткәрергә дә туры килә, хәтта сирәк очраучы бер данә тимер акчага да Мәдәният министрлыгының бәяләмәсе булырга тиеш. Андый белгеч­ләр үзебезнең республикада булмаса, Мәскәү яисә Санкт-Петербург экспертларыныкы кирәк булачак икән.

Башкортстан таможнясы җитәкчелеге белән “Интерфакс-Поволжье” агентлыгында үткән матбугат конферен­циясендә сүз чит илләргә товарлар чыгаручы предприя­тиеләр һәм читтән кайтартучы­ларның эшчәнлеге хакында гына түгел, башка тарафларга юл алучы аерым кешеләр, туристлар турында да барды. Дөнья күрергә юлланучылар, гадәттә, безнең чикне генә үтеп чыгабыз, дип уйлый, башка дәүләт чиген үтеп кереп, башка мохиттә, башка тәртипләр һәм законнар хөкем сөргән терри­ториядә йөриячәкләрен бик уйлап бетерми. Шуңа да декларация тутыруга җиңел караучылар күп. Гади даруларны гына алсак та, һәркем юл кирәк-ярагы арасына дарулар салырга тырыша, ләкин аның декларациядә язылырга һәм ул даруга табиб рецепты булырга тиешлеген белми. Таможняда моңа бәйле сораулар килеп туса, юк-барга бәйләнә­ләр, дип ризасызлык белдерә. Шул ук вакытта таможня­чыларның үзен бик күп бәла­ләрдән саклавын ул башына да китерми. Эш шунда: безнең аптекаларда рецептсыз да сатылучы кайбер даруларның, мәсәлән, Гарәп Әмирлек­ләрендә тыелган препаратлар исемлегенә кертелүе һәм моның өчен җинаять җаваплы­лыгы каралган булуы ихтимал. Шуның өчен барасы илдәге тәртипләр, анда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен генә түгел, шул ук дарулар хакында да алдан ук ныгытып кызыксынырга, танышырга, белешергә кирәк.

Шушы ук нәрсәләр Интернет аша товар кайтартуга да кагыла. Быел безнең республикага чит илләрдән 127 генә посылка кайтса да, гомум ил күләмендә мондый интернет-сәүдә күрсәткечләре елдан-ел арта. Бу юнәлештә исә кайбер закон бозулар да күзәтелә. Мәсәлән, кемнәрдер үз кирәк-ярагыма гына дип сату өчен товарлар да кайтартмакчы һәм шулай итеп законны урап үтмәкче була, соңгы елларда бик популяр ябыгу препаратлары исеме астында психотроп матдәләр алдыртырга маташучылар да очрап куя икән. Шуның өчен чит илдән нәрсәгәдер заказ бирер алдыннан ул әйбернең безнең илдә рөхсәт ителгәнлегенә дә инанырга кирәк, үзегезгә карата җинаять эше кузгатмасыннар.

Ә Башкортстан таможнясы кузгаткан җинаять эшләренә килгәндә, быел аларның саны, былтыргы шушы чордагы кебек үк, сигез: 3есе — икътисади җинаять, 1се — психотроп матдәләр белән бәйле, 4е — тыю һәм чикләүләрне бозган өчен. Мондый эшләрнең бик күп булмавы, бәлки, халыкара рейсларда пассажирларның кимүенә дә бәйледер, бу күрсәткеч 41 процент тәшкил иткән. Моны, беренчедән, без­нең халык күпләп ял итәргә яраткан Төркия һәм Гарәп Әмирлекләрендәге сәяси хәлләр һәм хәрби бәрелешләр белән аңлатырга мөмкин булса, икенчедән, шул ук халык­ның керемнәре соңгы елларда күпкә кимүен дә танырга кирәк.

Гомумән, бу хезмәтнең бик җитди һәм ил икътисады өчен бик әһәмиятле булуын билге­ләү зарур. Сүз башындагы кинофильм героена кайтсак, таможнячылар үзләреме икән, башкалармы, аның хакында анекдот та уйлап чыгарган: “Эх, мин, Верещагин кебек, риш­вәт тә алмый, уылдыкны да олы кашык белән авыз тутырып ашый торган таможнячы булыр идем!” Ләкин Верещагинга Украинада, Мәскәү һәм Курган шәһәр­ләрендә ачыл­ган һәйкәлләрнең аның уылдык ашаганын гына күз уңында тотып куелмаганлыгын онытырга ярамый, аның төп мәгъ­нәсе — Ватанга, Туган илгә тугрылык, аның хакына гоме­реңне дә аямыйча хезмәт итү. Таможня ветераннары көне уңаеннан үткәреләчәк тантаналарда болар, һичшиксез, искә алыныр, әлбәттә. Һәм ул бәйрәм кичәләрендә таможня­чыларның рәсми булмаган гимны — Павел Луспекаев башкаруында “Госпожа Удача” җыры да яңгыраячак. Бәллүр бокаллар бушагач, уылдыгы да табылыр...


Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



Адвокатурага – 95 ел
15-08-2017 :: Календарьда бу көн
Адвокатурага – 95 ел
Төзүчеләр көне –  халык бәйрәме
12-08-2017 :: Календарьда бу көн
Төзүчеләр көне – халык бәйрәме
Дөнья табиблары  тынычлык яклы!
5-08-2017 :: Календарьда бу көн
Дөнья табиблары тынычлык яклы!
Батырлык онытылмый
29-07-2017 :: Календарьда бу көн
Батырлык онытылмый
Табиб дигән даны бар
17-06-2017 :: Календарьда бу көн
Табиб дигән даны бар
Милли батыр туган ай
13-06-2017 :: Календарьда бу көн
Милли батыр туган ай
Исемнәрен искә алабыз...
25-05-2017 :: Календарьда бу көн
Исемнәрен искә алабыз...








Новости русской версии сайта


Яңа номер

95 (25099)

от 17 августа 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Общероссийский проект «Россия – Моя история!»


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы











Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»