Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / Җинаятьчедән... фәрештә ясаучылар

31.05: Җинаятьчедән... фәрештә ясаучылар

Җинаятьчедән...  фәрештә ясаучыларАдвокат җинаятьчедән фәрештә ясый, ләкин кеше ясый алмый, диләрме әле? Менә шул һөнәр ияләре бәйрәме бүген, җәмәгать. Әлбәттә, алар ярдәменә көнең төшмәсен. Төшсә дә, шундый фәрештә ясый торганнарына гына төшсен.

Бүгенге бәйрәм — рәсми бәйрәм түгел. 2005 елда адвокатларның Икенче Бөтенрусия съездында аларның: “Һөнәри бәйрәмебез булмаска без кемнән ким?!” дигәненнән чыгып билгеләнгән көн ул. Әйткән­дәй, нәкъ шушы көнне “Русия Феде­ра­циясендә адвокатлык эшчәнлеге һәм адвокатура турында” Федераль закон пәйда булган.

Адвокат һөнәре Борынгы Римда һәм Борынгы Грециядә үк барлыкка килгән, ә менә Борынгы Русь суды озак вакытлар яклаучысыз булган. XV гасырга кадәр Русьта “Ходай суды” яшәп килгән. Җинаятьтә гаеп­лене ачыклау өчен ата-бабаларыбыз суга һәм утка мөрәҗәгать иткән —аларга ялганны фаш итү көче бирелгән. Гаепләнүче яланаяк кызган тимергә басып үтәргә яисә кайнар су салынган казан төбеннән таш алырга, яки бәйләнгән килеш елгадан йөзеп чыгарга тиеш була. Әгәр дә ул исән калса, димәк, гаепсез һәм аны Ходай үзе ярлыкаган булып исәпләнгән. Аңлашыла ки, Ходай ихтыярыннан бернинди дә яклау таләп ителмәгән.

Бу һөнәр кешеләре турында тәүге мәгълүматлар безгә борынгы Новгородтан килеп ирешә, ул чакта Русьта судка тарттырылган һәркемгә үзенең ышанычлы вәкилен булдыру хокукы бирелә. Дөрес, соңрак бу хокук хатын-кызларда, балаларда, монахларда һәм карт-корыда гына кала.

Бүген хокукый дәүләтне адвокатсыз күз алдына китереп булмый. Аның төп бурычы — гражданнарга һәм оешмаларга юридик ярдәм күрсәтү, аларның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклау, законнар бозылуга юл куймау. Адвокат хокук мәсьәләләре буенча бәйсез киңәшче булып тора һәм гаделлек һәм законлылык тантана итсен өчен хезмәт сала.


Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



Исемнәрен искә алабыз...
25-05-2017 :: Календарьда бу көн
Исемнәрен искә алабыз...
Дан-хөрмәттә үтсен көнегез!
6-05-2017 :: Календарьда бу көн
Дан-хөрмәттә үтсен көнегез!
“Юлдаш” — һәркемгә юлдаш!
6-05-2017 :: Календарьда бу көн
“Юлдаш” — һәркемгә юлдаш!
Май
2-05-2017 :: Календарьда бу көн
Май
“Тамыр” туган көнен билгели
25-04-2017 :: Календарьда бу көн
“Тамыр” туган көнен билгели
Берләштерүче бәйрәм!
16-04-2017 :: Календарьда бу көн
Берләштерүче бәйрәм!
Күңелләрне уятыр!
28-03-2017 :: Календарьда бу көн
Күңелләрне уятыр!
Монда йортлар чәчәк ата, торналар оя кора
18-03-2017 :: Календарьда бу көн
Монда йортлар чәчәк ата, торналар оя кора








Новости русской версии сайта


Яңа номер

61 (25065)

от 27 мая 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Русия киносы елы


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы







Регистрация Напомнить пароль?


или через социальные сети:




Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»