Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / Партизаннар отряды походта...

28.06: Партизаннар отряды походта...

Партизаннар отряды походта...Һәр елның 29 июнендә илебездә Партизаннар һәм подпольщиклар көне билгеләнә. Ул – чагыштырмача яшь бәйрәм. Аны тантана итү турындагы Указ Русия Президенты тарафыннан 2009 елның 10 апрелендә кабул ителә. Ә бәйрәм рәсми рәвештә 2010 елдан билгеләнә башлый. Аны билгеләү датасы итеп 29 июньнең сайлануы да очраклы түгел. 1941 елның нәкъ шушы көнендә СССР Халык Комиссарлары Советы партия һәм совет оешмаларына фашистлар кулына төшкән территорияләрдә партизан отрядлары һәм диверсион төркемнәр хәрәкәтен җәелдерү турында махсус директива кабул итә.

Шул көннән башлап партизаннар хәрәкәте бөтен окку­пацияләнгән территорияләр буенча җәелә, бөек Җиңүгә зур өлеш кертә. Фашист тылындагы 6200 отрядта бер миллионнан артык партизан илбасарларга каршы аяусыз көрәш алып бара. Алар арасында өлкәннәр дә, хатын-кызлар да, яшүсмерләр дә була. Кыскасы, моны тулы хокук белән “халык сугышы” дип атарга мөмкин.

Саннарга тукталып үтик. Партизаннар тарафыннан 600 меңнән артык фашист үтерелә, 50 меңләбе әсирлеккә алына, дошманның 6 мең танк һәм бронемашинасы, 65 мең автомобиле, 1100 самолеты юк ителә. Сугышчан операцияләр барышында 1600 тимер юл күпере җимерелә, 2500 паровоз, 350 мең вагоннан торган 20 меңнән артык эшелон яр астына тәгәрәтелә. Яу батырлыклары өчен 311 меңнән артык партизан һәм подпольщик СССРның орден-медальләре белән бүләкләнә, 248 кеше Советлар Союзы Герое исемен ала. Сидор Ковпак һәм Алексей Федоров кебек командирлар әлеге исемгә ике тапкыр лаек була.

Фронттан ерак урнашса да, Башкортстан партизаннар хә­рәкәте белән аерылгысыз бәй­ләнгән. “Кара генерал” Даян Фәтхелбаян улы Мурзин­ның даны элекке СССР биләмә-лә­рендә генә түгел, Чехия, Сло­вакия илләрендә дә киң таралган.

Ул 1921 елның 20 гыйнварында Бакалы районы Иске Балыклы авылында гади крестьян гаиләсендә дөньяга килә. Үз авылында – башлангыч, Иске Корычта – җиде­еллык, Туймазыда тугызъеллык мәктәпне тәмам­лаган­нан соң, укытучы эшенә керешә. Бакалы районының Катай, Туктагол мәктәплә­рендә балаларга белем бирә. 1940 елның 1 сентябрендә хәрби хезмәткә алына. 1941 елда Рига хәрби училищесын тәмамлап, фронтка китә. Башта Балтыйк буе хәрби округында хезмәт итә. 1942 елдан башлап Белорус­­сиядә, Украинада, Молда­виядә партизан төркемнәре белән җитәкчелек итә. 1944 елның 8 маенда аны Чехос­ловакиягә самолетта десант итеп төше­рәләр. Ул җитәк­челек иткән Ян Жижка исемен­дәге интернациональ бригада биредә 4 мең немец солдатын һәм офицерын юк итә, корал һәм сугыш кирәк-яраклары төялгән 60 эшелонын аудара. Маршал Родион Малиновский әмере белән интернациональ бригада Словакия террито­риясендә вермахт­ның 16нчы танк дивизиясе командиры генерал-лейтенант Дитрих фон Мюллерны әсирлеккә төшерә. Кайбер чыганаклар буенча, Даян Мурзин хәтта хыянәтче генерал Андрей Власовны кулга алуда да катнаша. Якташыбызны Гитлер үзенең шәхси дошманы дип игълан итә һәм аның башы өчен 2 миллион дойчмарка вәгъдәли.

Булачак тормыш иптәше белән дә ул партизаннар лагеренда таныша. Сугыштан соң Надя ханым белән икәүләп бер кыз һәм ул үстерәләр. Җиңү яулап кайткач, Даян Фәтхелбаян улы Казан юридик мәктәбен һәм читтән торып Бөтенрусия хокук институтын тәмамлый. Әбҗәлил районында һәм Стәрлетамакта прокурор ярдәмчесе булып эшли. 1955-60 елларда өлкән тикше­рүче, аннан соң эчке эшләр ми­нистры урынбасары була. Хезмәт юлының ахырында прокуратурада, адвокатлар коллегиясендә эшли, интернациональ дуслык музее директоры була.

Даян Мурзинның исемен мәңгеләштерү өчен ул азат иткән Европа илләрендә зур эшләр башкарылган. Ул – Чехословакия Республикасы Герое, Чехия һәм Молдавиянең 15 авыл һәм шәһәренең шә­рәф­­ле шәхесе. Готвальд шәһә­рендә аңа һәйкәл куелган, мәк­тәп һәм урамнар аның исемен йөртә.

Даян Фәтхелбаян улына Советлар Союзы Герое исемен бирү өчен дә тәүге адымнар ясалган була. Мәсәлән, данлыклы партизан командиры, ике тапкыр Советлар Союзы Герое генерал-майор Сидор Ковпак якташыбызга сугыштан соң Украинада калырга тәкъ­дим итә. Ковпак Леонид Брежнев белән дә яхшы таныш бу­ла. Беренче тапкыр алар өчәү­ләп 1945 елның маенда Чехос­ловакиядә очрашалар. Булачак генсек шунда: “Менә син нинди икәнсең, “Кара генерал”! – дип соклана. 1969 елда Чехословакиянең Мәскәүдәге илчелегендә икенче тапкыр очрашкач, Леонид Ильич: “Ка-ра сакалың кайда?” – дип шаярта. Бераздан җитдиләнеп, СССР Хөкүмәте җитәкчесе Алексей Косыгинга мөрәҗәгать итә: “Леша, әйдә әле, минем фронтовик дустым өчен чәкәштерик. Ә нишләп әле ул һаман Советлар Союзы Герое түгел? Моны кичекмәстән төзәтергә кирәк!” – ди.

Төрле юбилей чаралары уңаеннан Даян Мурзин Советлар Союзы һәм Русия хөкүмәт делегацияләре составында Чехословакиядә (соңрак Чехия һәм Словакиядә) еш була. 2004 елда Словакиянең азат ителүенә 60 ел тулу уңаеннан уздырылган тантаналарда катнашу өчен Русия Президенты җитәкчелегендәге делегация составында ул соңгы тапкыр Братиславага бара. Очрашуда Чехиянең ветераннар советы җитәкчелеге Даян Мурзинга Советлар Союзы Герое исемен бирүләрен сорап, Владимир Путинга мөрәҗәгать итә. Кызганычка каршы, Даян Мурзин бу көннәрне күрә алмады. Якташыбыз 2012 елның 9 февралендә бакыйлыкка күчте.

Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан “Кара генерал”га Русия Герое исемен бирү өчен халыктан имза җыю эше башланды. Әлеге хәрәкәткә Башкортстан татар милли оешмалары да кушылды. Тиздән ул тиешле нәтиҗәләрен бирер дип ышанабыз. Даян Мурзин кебек ил батырларының исеме онытылырга тиеш түгел!


Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



Исемнәрен искә алабыз...
Вчера, 10:15 :: Календарьда бу көн
Исемнәрен искә алабыз...
Дан-хөрмәттә үтсен көнегез!
6-05-2017 :: Календарьда бу көн
Дан-хөрмәттә үтсен көнегез!
“Юлдаш” — һәркемгә юлдаш!
6-05-2017 :: Календарьда бу көн
“Юлдаш” — һәркемгә юлдаш!
Май
2-05-2017 :: Календарьда бу көн
Май
“Тамыр” туган көнен билгели
25-04-2017 :: Календарьда бу көн
“Тамыр” туган көнен билгели
Берләштерүче бәйрәм!
16-04-2017 :: Календарьда бу көн
Берләштерүче бәйрәм!
Күңелләрне уятыр!
28-03-2017 :: Календарьда бу көн
Күңелләрне уятыр!
Монда йортлар чәчәк ата, торналар оя кора
18-03-2017 :: Календарьда бу көн
Монда йортлар чәчәк ата, торналар оя кора








Новости русской версии сайта


Яңа номер

60 (25064)

от 25 мая 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Русия киносы елы


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы







Регистрация Напомнить пароль?


или через социальные сети:




Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»