Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / Көтелмәгән кунак

30.06: Көтелмәгән кунак

Көтелмәгән кунакТунгус метеоритының сере бүген дә ачылмаган.

1908 елның 17 июнендә (иске календарь буенча – 30) Үзәк Себер өстеннән төньякка таба түгәрәк (кемдер сфера яисә цилиндр формасында, дип хәтерли), кызыл (сары, ак, диючеләр дә булган) утлы җисем очып үтә. Күк күкрәгән тавышлар ишетелә. Төтен эзе булмый, шулай да җисем артында салават күпере нурларына охшаш буй-буй эзләр күрүчеләр дә булган.


Шунысы да билгеле, бу хәлгә өч көн кала ук Европада һәм Русиянең Европа өлешендә, Көнбатыш Себердә гадәти булмаган атмосфера күренешләре күзәтелә башлый: көмешсыман болытлар пәйда була, эңгер-меңгер вакытында да яктылык сүрелми, кояш тирәсендә “колак” – гало барлыкка килә. Иртән 7 сәгать 14 минутта Тунгус елгасы янындагы Көньяк сазлык өстендә гаять көчле шартлау яңгырый. Галимнәр исәпләп чыгаруынча, аның көче тротил эквивалентында 40-50 мегатонна тәшкил иткән.

Шартлау тавышы 800 километр ераклыкка ишете­лә, 2000 квадрат километрдагы урман ава, 200 километр әйләнәдә өйләрнең тәрәзә пыялалары җимерелә. Җир тетрәү дулкынын Иркутск, Ташкент, Тбилиси, Йен сейсмик станцияләрендә теркиләр. Шартлаудан соң 5 сәгать дәвамында магнит бураны дулый.


Коточкыч вакыйга шаһит­лары

Шартлау үзәген­нән 70 чакрым көньяк-көнчыгыштагы Ванавара факториясендә яшәгән Семен Семенов истә­лек­ләреннән: “…Кинәт төнья­кта күк ярылды, һәм урман өс­тендә бик биектә, киң булып ут кабынды. Ул күк йөзенең төньяк өлешенә таралды. Миңа бик эссе булып китте. Өстем­дәге күлмәгем яна, дип торам. Аны ертып салып ташлыйсым килде. Тик шулчак күк ябылды, кемдер китереп суккан кебек булды. Болдырдан өч саженьга очып барып төшкәнмен. Күктән таш яуган сыман, я пушкалардан аталармыни – бөтен тирә-як дөбер-шатыр килә, җир тетри. Мин, башымны таш тишмәсен дип куркып, тагын да ныграк җиргә сыендым. Күк ачылган чакта төньяктан, пушкадан аткан сыман, кайнар җил исте, аңардан җирдә юл-юл эзләр калды хәтта. Соңыннан карасак, тәрәзә пыялалары ватылган, амбар ишегенең тимер келәсе сынган”.

Агалы-энеле эвенклар Чучанчи һәм Чекарена Шанягир­ләрнең чумы шартлау үзәген­нән 30 чакрым көньяк-көнчы­гышта, Авркитта елгасы ярында корыл­ган булган. Алар түбәндәгеләрне сөйләп калдырган: “Кояш чыкмас борын без Чекарен белән Дилюшма елгасыннан кайттык. Анда Иван белән Акулинага кунакка барган идек. Каты йокыга талганбыз. Кинәт икебез дә уянып киттек – кемдер безне төрткәләгән кебек. Сызгырган тавыш ишетелә, кайнар җил исә. Чекарен миңа: “Ишетә­сеңме, күпме кош оча!” – дип кычкырды. Шулчак мине кемдер шундый көчле итеп төртеп җибәрде, чумның колгасына башым белән барып бәрел­дем. Учактагы кызу күмерләр өстенә барып төш­тем. Бик куркытты. Әти-әнине, абыйны чакыра башладык, тик беркем юк. Тышта тавыш, агачлар ауганы ишетелә. Чекарен куркып, кулына таяк алды. Чумнан йөгереп чыгарга җыенган гына идек, каты итеп күк күкрәде. Җир селкенә, тетри башлады. Көчле җилдән безнең чум авып китте. Мин колгалар астында калдым. Шунда мин куркыныч нәрсәләр күрдем: агачлар ава, аларның ылысы дөрләп яна, болан мүге яна. Тирә-якта төтен, күзләр авырта, шундый эссе, гүя, янып китәрсең кебек...
Кинәт тау өстендә, урман ауган якта, бик якты булып китте. Әйтер­сең, икенче кояш чыкты. Мин күзлә­ремне капладым. Менә күк күкрәде. Бу икенчесе иде. Кояшлы көн иде, болытлар юк. Безнең кояш, көндәгечә, шундый якты иде, ә монда икенче кояш пәйда булды!”
.

1927 елда катастрофа районына берничә экспедиция җибәрелә. Ләкин метеоритныкы булырга тиешле матдә­ләр табылмый, алай да галим­нәр микроскопик силикат һәм магнетит шарчыкларга игътибар итә. Шартлау урынында кратер да булмый. 2013 елда “Планетар һәм космик фәннәр” журналында Украина, Германия, АКШ галимнәре үткәргән тикшеренү нәтиҗә­ләре дөнья күрә. Анда 1978 елда табылган кисәкчәләрдә метеоритларга хас матдәләр булуы әйтелә. Ләкин моны кайбер галимнәр шик астына ала.

Гомумән, Тунгус шартлавы бихисап гипотезалар китереп чыгарган. “Күк кунагы”ның күп өлеше боздан торуы фаразлана. 2013 елның 15 фев­ралендә Чиләбе өлкәсенең Чибәркүл күленә “төшеп чумган” метеориттан соң бәхәс тагын да яңарып китте.


Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



Исемнәрен искә алабыз...
25-05-2017 :: Календарьда бу көн
Исемнәрен искә алабыз...
Дан-хөрмәттә үтсен көнегез!
6-05-2017 :: Календарьда бу көн
Дан-хөрмәттә үтсен көнегез!
“Юлдаш” — һәркемгә юлдаш!
6-05-2017 :: Календарьда бу көн
“Юлдаш” — һәркемгә юлдаш!
Май
2-05-2017 :: Календарьда бу көн
Май
“Тамыр” туган көнен билгели
25-04-2017 :: Календарьда бу көн
“Тамыр” туган көнен билгели
Берләштерүче бәйрәм!
16-04-2017 :: Календарьда бу көн
Берләштерүче бәйрәм!
Күңелләрне уятыр!
28-03-2017 :: Календарьда бу көн
Күңелләрне уятыр!
Монда йортлар чәчәк ата, торналар оя кора
18-03-2017 :: Календарьда бу көн
Монда йортлар чәчәк ата, торналар оя кора








Новости русской версии сайта


Яңа номер

61 (25065)

от 27 мая 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Русия киносы елы


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы







Регистрация Напомнить пароль?


или через социальные сети:




Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»