Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
/ / ...Суда йөзәләсеңме?

30.07: ...Суда йөзәләсеңме?

...Суда йөзәләсеңме?Бөек Петр хакимлек иткән заманнардан башлап, Русия дөньяда иң көчле диңгез флотына ия илләрнең берсе булып кала.

Әлеге язмама тотыныр алдыннан, нишләптер, күңелемә киң билгеле халык җыры килде. Андагы “Мин сине күрми түзәлмим...” юллары бер-берсенә үлеп гашыйк ике җан турында гына түгелдер, бу сүзләрнең мәгънәсе күпкә тирәнрәктер кебек. Ирексездән, күз алдыма картайган көннәрендә үзенең бердәнбер ышанычын югалткан диңгезче анасы Рәйхана апа килеп баса.


“Курск” су асты көй­мәсендә батырларча, әмма бик тә фаҗигале һәлак булган дүрт якташыбызның берсе, Әлшәй районының Слак авылы егете Наил Хафизов турында истә­лекләр язу өчен Рәйхана апаның җиргә сеңеп барган бәләкәй генә өен матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат вә­килләреннән беренче булып мин эзләп таптым. Ул вакытка әле су асты көймә­сен­дәгеләрнең берсе дә исән калмавы төгәл генә хәбәр ителмәгән иде. Киресенчә, үзәк матбугат чараларында “Тугызынчы отсектагы диң­гезчеләр белән шакылдау аша бәйләнеш урнаштырылды, исән калганнарны коткару чаралары күрелә” кебек өметле сүзләр дә чыккалады. “Минем Наилем шулар арасындадыр, ул чыгар, ул үлә торган егет түгел!” – Рәйхана апаның ике потлы герләрне туп урынына уйнат­кан, салкын кыш көннәрендә Слак елгасының бозын ватып су коенган әзмәвердәй улының “койрык өлеше су өстеннән күренеп торучы” көймәдән чыга алмасына һич кенә дә ышанасы килми иде, әлбәттә.

Билгеле, мин дә ән­кәемә охшап торучы бу мөлаем йөзле апаны үземчә юатырга, бары тик яхшыга өмет­ләндерергә тырыштым. Әнкәй белән бер елгы булулары, сугыш елларында 18 яшьтә Свердловск өлкәсенә боз ватып торф чыгарырга барулары Рәйхана апада миңа карата тиз ышаныч тудырды. Ул миңа күңелен­дәге күп уйларын ачып салды. Аннан соң да юл төшкәндә тугандай якын бу апа янына туктап, хәлләрен белешеп тордым. “Әнкәң ни хәлдә?” – Рәйхана апаның беренче сүзләре шул булыр иде.

Рәйхана апа күптән юк инде – Наиле кайгысын күтәрә алмады. Бүген аның белән очрашулар, сөй­ләшү­ләр барысы да күз алдымда, күңелемдә. Бигрәк тә Рәйхана апаның: “Улларымны авылга кайткан саен битәрлим: сезгә генә өйләнер өчен — үзебезнең мөселман кызлары, эшләр өчен җир өсте булмады инде: берегез җир, икенчегез су астында!” — дип сөйләгәне онытылмый. Өлкән улы, минем яшьтәшем Равил Кузбасс якларында шахтада эшли иде әле ул чакта.

Ни өчен мин боларның барысын да бәйнә-бәйнә искә алам? Кешене язмыш йөртә, диләр. Анысы шулай, әлбәттә. Язмыштан узмыш юк. Әмма язмышны бит без үзебез сайлыйбыз. Сөйгән ярыбызны гомерлек тормыш иптәше иткән кебек, яраткан һөнәре­безне дә ташлый алмыйбыз. Башкача булса, Наил “Курск”та соңгы сулышын алмас иде.
“Әни, мин хезмәтемне тутырдым инде, тик, үзебез сөй­ләшеп-килешкәнчә, синең яныңа юлга чыгар алдыннан, соңгы тапкыр йөзеп, диңгез белән хушлашып кайтырга булдым, рәнҗеп торма. Озакламый кайтырмын, әни, тагын аз гына көт инде!” – Бу юллар Наилнең Слакка җибәргән соңгы хатыннан. Аның “аз гына” дигәне төгәл бер елга сузыла. Кайта Наил әнисе янына, тик цинк табутта, “200нче йөк” булып кайта.

Менә шундый, безнең батыр йөрәкле Наилебез кебек, суда соңгы сулышын алырга да әзер егетләр хезмәт итә флотта. Бәлки, шуңа да дөньяда иң көчлеләрнең берседер ул безнең флотыбыз.

Кызганычка каршы, хәрби хезмәттә һәлак булган якташларыбыз арасында бер Наил Хафизов кына түгел. Бүген, Ру­сиянең данын тәшкил итүче Хәрби-диңгез флоты көнендә, авылдашым һәм яшьтәшем, Никифар авылы егете Раил Шәкү­ровны искә алып китү дә артык булмас. Раил Кадыйр улы диңгез авиациясендә зур хәрби часть командиры иде. 2002 елның февра­лендә бер төркем генераллар һәм югары офицерлар Төньяк флотының хәрби киңәшмәсеннән кайтып килгәндә Архангельск шәһәре янындагы авиакатастрофада һәлак булды. Алар арасында безнең зур дәрәҗәләргә ирешәсе авылдашыбыз да бар иде.

Әйткәндәй, диңгез флотына Шәкүровлар күрше­ләрендә яшәгән атаклы атом су асты көймәчесе Алик Гариповка карап гашыйк була. Раилнең абыйсы, респуб­ликаның танылган геологы Рушан Шә­күров та, БДУны тәмам­лаганнан соң, үзе теләп су асты флотында хезмәт итә. Шундый диңгез флотына гашыйк җаннар булганда, барыбызга да таныш теге җырны “суда йөзә­ләсеңме” дип түгел, “сусыз тора­ласыңмы” дип җырларга гына кала.

Шунысы игътибарга лаек: Башкортстан үзенең диң­гезчеләрен лаеклы бәһали белә. Русиядә беренче булып безнең республикада Диң­гезчеләр җыены оештырыла. Аның беренче рәисе итеп легендар су асты көймәсе командиры, 1нче ранг капитаны Юрий Могильников сайлана. Бүген бу абруйлы җәмәгать оешмасын Юлай Моратов уңышлы җитәкләп килә. Аның урынбасары, 2нче ранг капитаны Алексей Кареев мөхәррир­легендә “Башкортстан диң­гезчеләре Ватанга хезмәт­тә” дигән ике китап дөнья күрде, өченчесе өчен материал туплана башлады.
Шунысы сөенечле: элекке хәрби диңгезчеләр арасында бүгенге уңышлы малтабарлар да күп кенә, алар Диңгезчеләр җые­нының эшчәнлегенә булышлык итә, шуңа финанс мәсьә­ләләре дә җиңел хәл ителә.

Әйткәндәй, безнең каләм­дәшләребез арасында да элекке хәрби диңгезчеләр байтак. “Кызыл таң”ның фото­хәбәрчесе Наил Акмеевны, Миякә районының “Октябрь” гәзитен җитәкләүче элекке атом су асты көймәсе старшинасы Мансур Әми­невны һәм тагын дистәләгән кешене телгә алып булыр иде. Аларны да Хәрби-диңгез флоты көне белән котлап үтәсе килә. Кызганычка каршы, яңарак күренекле шагыйрь һәм публицист Ирек Киньябулатовны югалттык. Элекке флот офицеры Башкортстан Диңгез­челәр җые­нын оештыручылар арасында булды.

Хәрби-диңгез флоты көнен русиялеләрнең күп­челеге хаклы рәвештә үз бәйрәме дип саный. Башкортстанлылар өчен бу көн — хәрби флотта Ватанга лаеклы хезмәт иткән якташларыбызны олылау, антка тугрылык саклап үз постында һәлак булган, диңгезгә тугры калып, тыныч тормышта да флот данына тап төшерми мәрхүм булган элекке диң­гезче­ләрне искә алу мөм­кинлеге.

Русия Хәрби-диңгез флоты тарихыннан:

* Советлар Союзында Хәрби-диңгез флоты көне Югары Совет Президиумы указы нигезендә Бөек Ватан сугышы башланырга төгәл ике ел калгач, 1939 елның 22 июнендә игълан ителә. Әлеге указга ярашлы, хәрби флот көне итеп 24 июль билгеләнә.
* Русия Президенты Владимир Путин 2006 елның 31 маенда кул куйган указ нигезендә Хәрби-диңгез флоты көне итеп июль аеның соңгы якшәмбесе билгеләнә. Диңгезчеләр үз көнен яңача бәйрәм итә башлаганга быел төгәл 10 ел тула.
* Кара диңгез флотында шушы көнне генә парад формасын ак чалбар белән кию гадәткә кергән.
* Башкортстан Диңгезчеләр җыены хәрби флот көнен югары хәзерлек белән үткәрә. Төп чаралар Уфаның Җиңү паркында уза. Бәйрәм шәһәр һәм районнарда дәвам итә. Әйтик, Әлшәй диңгезчеләре Кыпчак-Әскар авылыннан Раевкага чаклы флот флагы астында көймәдә йөзеп төшүне матур гадәткә керткән. “Флотча макарон”ны элекке өлкән кок Фәһим Сәләхетдинов Дим ярында үзе өлгертә.



Рәүф ХӘКИМОВ,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе,
Башкортстан Диңгезчеләр җыены матбугат үзәгенең
штаттан тыш хезмәткәре.





Басып чыгарырга



Бер рәхмәт мең  бәладән коткарыр
8-06-2018 :: Календарьда бу көн
Бер рәхмәт мең бәладән коткарыр
Республика Конституциясенә – 25 ел
7-06-2018 :: Календарьда бу көн
Республика Конституциясенә – 25 ел
Бергә без — зур көч
5-06-2018 :: Календарьда бу көн
Бергә без — зур көч
Үз сабыйларыбызны үзебез курчалыйк!
1-06-2018 :: Календарьда бу көн
Үз сабыйларыбызны үзебез курчалыйк!
Тарихи мирас —  олы байлыгыбыз
1-06-2018 :: Календарьда бу көн
Тарихи мирас — олы байлыгыбыз
Июнь
31-05-2018 :: Календарьда бу көн
Июнь
1 июньдә балаларга туңдырма таратачаклар
30-05-2018 :: Календарьда бу көн
1 июньдә балаларга туңдырма таратачаклар
Бүген Тукай туган көн!
26-04-2018 :: Календарьда бу көн
Бүген Тукай туган көн!
  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных









Новости русской версии сайта


Глазная клиника Ретина



Яңа номер

Вступить в нашу группу Вконтакте


sendmail


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF




Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы


Гәзит номеры
Номерлар










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»