Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
/ / Стахановчылар бүген дә сынатмый

27.08: Стахановчылар бүген дә сынатмый

Стахановчылар бүген дә сынатмыйАвгустның соңгы якшәмбесендә һөнәри бәйрәмнәрен җиңел булмаган хезмәт ияләре – шахтерлар билгели.

Шахтер көне каленьдарда Советлар Союзы заманында барлыкка килә. Беренче тапкыр ул 1948 елның 29 августында билгеләнә. Бу датаны А. Стахановның хезмәт батырлыгы белән бәйләп билге­ләргә карар кылына. Ул 1935 елның 31 августында антрацитны чыгару нормасын 14 тапкыр арттырып үти. Арытаба эш нормасын арттыруны, шахтер һөнәрен пропагандалауны үз өстенә алган хәрәкәт нәкъ менә аның фамилиясе белән бәйләнә. Ул вакытларда шахталар убылып, тереләй җир астында күмелеп һәлак булган шахтерлар турында мәгълүмат йозак астында саклана, шулай булуга карамастан, халык әлеге һөнәрнең кеше тормышын зур куркыныч астына куюы хакында белә, забойларга барырга теләүчеләр аз була.

СССР таркалса да, әлеге бәйрәм Ру­сиядә, Белоруссиядә, Эстониядә, Үзбәкс­танда, Казахстанда һәм Украинада бүген дә онытылмый.

Шахтерларның авыр, ә кайчакта зур хәвеф белән бәйле хезмәте илебез икътисадын күтәрүдә һәрвакыт зур роль уйный. Пред­приятиеләрне, халыкны җылы­лык белән тәэмин итү, файдалы казылмалар чыгаруны аларның эшчән­легеннән башка күз алдына да китереп булмый.

Тау сәнәгатенә Русиядә XV гасырның икенче яртысында нигез салынган. 1491 елда Мәскәү кенәзе Иван III Печора ягына файдалы казылмалар эзләү өчен беренче экспедиция җибәрә.

XIX гасыр ахырына күмер, файдалы казылмалар чыгару ил сәнәгатендә мөһим роль уйный. Промыселларда хезмәт салу­чыларның саны 440 меңгә якын була. Металлургия, тимер юл һәм су транспорты үсеш алу белән күмергә ихтыяҗ артканнан-арта. Донбасста, Уралда, Мәскәү яны һәм Кузнецк бассейнында шахталар төзелә. XIX гасырда күмер чыгару сизелеп арта, 1860 елда ул 21 мең тонна чыгарылса, 1900 елда 12 миллион тонна табыла, 1916 елда исә әлеге күрсәткеч 34,5 миллион тоннага җитә.

1980нче еллар азагында ил икътисады көрчеккә терәлә. СССРның республикалары арасында хез­мәт­тәшлек җепләре өзелү сәбәпле, күмер чыгару сәнәгате дә зур зыян күрә. Тармак бөтенләй җиме­релмәсен өчен аңа реструктуризация үткәрелә, акционерлык җәмгыять­ләре барлыкка килә, сәнәгать бер­ләшмәләре, предприя­тиеләре хосусыйлаштырыла.

Бүген дә ил сәнәгатен үстерүдә күмер һәм файдалы казылмалар табу зур урын биләсә дә, күп шахталар кирәкле дәрәҗәдә финансланмый. Озак еллар файдаланыл­ган җиһазлар һәм техника тиешле вакытта алыштырылмый, шул сәбәпле әледән-әле шахталар убылып, анда эшләү­челәрнең гомере өзелә.

Шахтерның эш көне 6 сәгатьтән артмаса да, җир астында эшләү сәламәт­леккә зур зыян китерә. Шахтерлар сулыш алу системасы авыруларыннан җәфалана, аяк-куллары еш сына. Лаеклы ялга чыккач, аларга мул пенсия түлә­нә, төрле ташламалар каралган.





Басып чыгарырга



Бер рәхмәт мең  бәладән коткарыр
8-06-2018 :: Календарьда бу көн
Бер рәхмәт мең бәладән коткарыр
Республика Конституциясенә – 25 ел
7-06-2018 :: Календарьда бу көн
Республика Конституциясенә – 25 ел
Бергә без — зур көч
5-06-2018 :: Календарьда бу көн
Бергә без — зур көч
Үз сабыйларыбызны үзебез курчалыйк!
1-06-2018 :: Календарьда бу көн
Үз сабыйларыбызны үзебез курчалыйк!
Тарихи мирас —  олы байлыгыбыз
1-06-2018 :: Календарьда бу көн
Тарихи мирас — олы байлыгыбыз
Июнь
31-05-2018 :: Календарьда бу көн
Июнь
1 июньдә балаларга туңдырма таратачаклар
30-05-2018 :: Календарьда бу көн
1 июньдә балаларга туңдырма таратачаклар
Бүген Тукай туган көн!
26-04-2018 :: Календарьда бу көн
Бүген Тукай туган көн!
  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных









Новости русской версии сайта

Глазная клиника Ретина



Яңа номер

Вступить в нашу группу Вконтакте


sendmail


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF




Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы


Гәзит номеры
Номерлар










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»