Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / “Кызыл таң”нан ярты гасыр аерылмады

27.08: “Кызыл таң”нан ярты гасыр аерылмады

“Кызыл таң”нан ярты гасыр аерылмадыПрозаик, шагыйрь, драматург, публицист, тәнкыйтьче Гайнан Әмиринең тууына 105 ел тулды.

Яңавыл районының Яңа Уртавыл авылында ярлы крестьян гаиләсендә дөньяга килгән олы талант иясе 1927-30 елларда Бөре педагогия техникумында укый. Кече яшьтән стена гәзитләре чыгарып йөргән, унбиш яшендә республика гәзитләренә языша башлаган актив хәбәрче егет 1930 елның көзендә “Коммуна” (хәзерге “Кызыл таң”) редакциясенә эшкә үрләтелә. Репортер, яңалыклар һәм авыл хуҗалыгы бүлекләре мөдире булып эшли. Авыл хуҗалыгын социалистик нигездә яңабаштан кору кебек катлаулы көрәштә турыдан-туры һәм актив катнаша.


Тематикасы да гаҗәеп төрле. Шигырьләре дә басылып тора. Менә 1932 елның 24 ноябрь санындагы “Кимсетелгән Шәмсетдин һәм трудденьсез Нуретдин” дигән берничә строфалык шигырь. Мәҗит Гафуринең үткен күзе бу кечкенә әсәрдән олы теманы һәм авторында талант чаткыларын тиз күреп ала — шигырьне поэма итеп эшләргә тәкъдим итә. 1935 елда инде бу әсәр, чыннан да, поэмага әверелеп, аерым китап булып чыга. Аны халык яратып каршы ала, ә авторы Башкортстанның күренекле язучылары сафына баса. 1960 елда ул аны, тагын да киңәйтеп, “Дала әкияте” дигән зур полотнолы әсәр итеп эшли. Ә тәүге китабы 1933 елда ук басыла. Бу — “Яңа уйлар” дигән очерклар җыентыгы.

Гайнан Әмири кыска гына вакыт “Ленинчы” һәм “Яшь төзүче” гәзитлә­рендә эшләп ала, ике ел армиядә хезмәт итеп кайта, Башкортстан дәүләт педагогия институтын тәмамлый. 1938 елдан Башкортстан тел һәм әдәбият гыйльми-тикшеренү институтында фәнни хезмәткәр булып эшли. 1942 елда фронтка китә, Сталинград янындагы каты алышларда катнаша, Орел-Курск дугасы, Днепр аша кичү яуларында була. Батырлыклары өчен беренче дәрәҗә “Ватан сугышы”, “Кызыл йолдыз” орденнары, медальләр белән бүләкләнә.

Гайнан Гыймазетдин улы, сугыштан кайткач, Башкортстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары, партия Өлкә комитетының әдәбият һәм сәнгать секторы мөдире, 1952-55 елларда Тарих, тел һәм әдәбият институтында сектор мөдире, 1955-57 елларда “Әдәби Башкортостан” журналы баш мөхәррире урынбасары вазыйфаларын башкара.

Хезмәт батырлары, ил сакчылары, фашизмга каршы яуга чыккан каһарманнар аның шигъриятенең төп геройлары булды. Шигъриятенең икенче бер көчле ягы — җыр текстлары. Әгәр заман героикасы аның иҗатында, бер яктан, үткер сүз, шигырь-агитка булып яңгыраса, икенче яктан, тормыш шатлыгы һәм күңел көрлеге дәртле җыр булып таша. Яу елларында Гайнан Әмири шигъриятенең оран булып яңгырар публицистик сыйфаты аеруча ныгына төште. Моны шигырьләренең исемнәре үк куәтләп тора: “Кузгал, Урал!”, “Яуга, Октябрь буыны!”, “Ун кат артык эшлә!” һәм башкалар. Яу елларында аның “Җирән кашка аткаем”, “Кара юргам”, “Батырлар җыры”, “Идел җыры” дигән җырлары туды. Яу лирикасы аның “Солдат йөрәге” (1944) дигән китабында тулы чагыла. Сугыштан соңгы поэзиясе яңадан-яңа сыйфатларга байый барды, анда философик лирика ныграк тамыр җәйде. Хис шагыйре булуга караганда, ул күбрәк фикер шагыйре иде. Күп шигырьләренең философик характеры шуның белән дә аңлатыла.

Гайнан Әмиринең сәләте проза жанрында тагын да ачыграк күренә. Аның “Җәлил”, “Алтын”, “Ике мәхәббәт”, “Зур бакча” кебек хикәяләре, “Морадым”, “Гашыйклар” дигән повестьлары, бихисап күп очерклары, ялкынлы публицистикасы — милли проза үсешендә зур гына урын тоткан әсәрләр. Аеруча “Морадым” повесте китап укучыларның яраткан әсәренә әверелде.

Әдәби мирасны барлау һәм өйрәнү, көндәлек иҗат практикасына якыннан ярдәм итү буенча да Әмири җиң сызганып эшләде. Ул, төрле рецензияләр һәм китапларга баш сүзләр язу белән бергә, “Бөек Ватан сугышы елларында башкорт әдәбияты”, “Башкорт чәчәннәре” дигән гыйльми хезмәтләр иҗат итте. Әдәбият буенча ул дистәләп җыентык төзеде. Башкорт теленә А. С. Пушкинның “Сусылу” (автордашы — Д. Юлтый), Н. А. Некрасовның “Мазай бабай һәм куяннар”, С. Я. Маршакның “Тынычлык сагында” кебек әсәрләрен, украин, болгар, кытай, һинд, гарәп, монгол, чех шагыйрьләренең күп кенә шигырьләрен тәрҗемә итте. Авыл сәхнәләре өчен бер пәрдәлек пьесалар язуы өстенә, Вәли Галимов белән берлектә Мәҗит Гафуринең “Кара йөзләр” повестен сәхнәләштерде, “Таштугай” дигән драматик легенда иҗат итте.

Үзенең хезмәт биографиясе башланган “Кызыл таң” белән Гайнан Гыймазетдин улы гомеренең ахырына кадәр актив хезмәттәшлек итте. Бездә ул ара-тирә шигырьләрен һәм хикәя­ләрен бастырды, ә инде нигездә публицист буларак чыгыш ясады. 1968 елдан “Кызыл таң” лауреатлары бил­геләнә башлагач, иҗади конкурста җиңгән тәүге алты авторыбызның берсе Гайнан Әмири булуы табигый иде, әлбәттә. Туган районы Яңавылдагы җитди һәм көнүзәк проблемаларны күтәреп язган публицистик мәкаләләре өчен 1977 һәм 1979 елларда ул янә лауреат дип танылды.

БАССРның һәм РСФСРның атказанган мәдәният хезмәткәре Гайнан Әми­ри 1982 елда вафат булды.


Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



“Тамыр” туган көнен билгели
25-04-2017 :: Календарьда бу көн
“Тамыр” туган көнен билгели
Берләштерүче бәйрәм!
16-04-2017 :: Календарьда бу көн
Берләштерүче бәйрәм!
Күңелләрне уятыр!
28-03-2017 :: Календарьда бу көн
Күңелләрне уятыр!
Монда йортлар чәчәк ата, торналар оя кора
18-03-2017 :: Календарьда бу көн
Монда йортлар чәчәк ата, торналар оя кора
Каракларны атканнар!
12-03-2017 :: Календарьда бу көн
Каракларны атканнар!
“Кызыл таң”да гүзәл затлар тәбрикләнде
8-03-2017 :: Календарьда бу көн
“Кызыл таң”да гүзәл затлар тәбрикләнде
Еллар бәясе
25-02-2017 :: Календарьда бу көн
Еллар бәясе
Җырлы-моңлы лирик
16-02-2017 :: Календарьда бу көн
Җырлы-моңлы лирик








Новости русской версии сайта

Важная информация

Половодье-2017

* * *
Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


sendmail

Яңа номер

49 (25053)

от 27 апреля 2017 Архив номеров газеты







Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


Журнал Тулпар

Русия киносы елы


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы







Регистрация Напомнить пароль?


или через социальные сети:




Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»