Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / Ташлары да тарих сөйли аның...

30.08: Ташлары да тарих сөйли аның...

Ташлары да тарих сөйли аның...“Кәрвансарай” комплексына – 170 ел.

Ырынбур шәһәренең үзәгендә урнашкан Кәрвансарай XIX гасыр­ның архитектура һәйкәле булып санала. Европа һәм Азия тоташкан урындагы бинаның төзелү һәм яшәеш тарихы башкорт халкының тарихы белән тыгыз бәйләнгән.


XIX гасырның беренче яртысында Ырынбур хәрби үзәк була. Монда Аерым Ырынбур хәрби корпусының җи­тәкчелеге урнаша. Корпус составына Башкорт-мишәр, Ставрополь калмык, гаскәрләре Ырынбур һәм Урал казак­ларының полклары керә. Шуңа күрә хәрби­ләр, төрле кантон җитәкче­ләре, башка чиновниклар эш белән бу шә­һәргә еш килә. Билгеле, аларга тукталып, яшәр өчен урын кирәк була. Ләкин 1822 елда Ырынбур халкы хәрбиләрне мәҗбүри рәвештә үз йортларына кертү бурычыннан азат ителә, шунлыктан аларга шәһәрдә вакытлыча торак табу зур проблемага әверелә.

Әлеге мәсьәләне өлешчә булса да хәл итү өчен Ырынбур губернаторы Василий Перовский 1836 елның 20 апрелендә башкорт һәм мишәр кантоннары җитәкчеләренә мөрәҗәгать белән чыга. Ул анда губерна үзәгенә килгән башкорт һәм мишәр хәрбилә­ренең тукталыр урыны булмавын ассызыклый һәм аларга махсус кунакханә — Кәрван­сарай төзү өчен җирле халыктан акча бирүләрен сорый.

Шулай итеп, халыктан акча җыю башлана. Бинаның проектын эшләү ике архитекторга — М. П. Коринфскийга һәм А. П. Брюлловка йөкләтелә. 1837 елның 19 гыйнварында узган конкурста Александр Брюл­ловның проекты кабул ителә һәм җирле халык катнашлыгында төзелеш эшләре башлана. Бина комплексына гаскәр җитәкчелегенең канцеляриясе, Ырынбурга килүче башкортлар һәм мишәрләр өчен кунакханә, училище һәм остаханәләр, ат абзарлары һәм мәчет керә. Халык төзелешне 9 ел буена чимал белән тәэмин итә. Аерым эшләрдә үз атлары белән меңнән артык башкорт катнаша.

1842 елга мәчет манарасы һәм архитектура ягыннан башкорт тирмәсен хәтерләткән 8 почмаклы мәчет калкып чыга, кунакханә йортлары да күтә­релә. Кәрвансарайның эчке һәм тышкы ягын бизәүгә янә 4 ел вакыт сарыф ителә.

Бинаны ачу тантанасы, патша Николай I туган көненә туры китерелеп, 1846 елның 30 августында үтә. Зур җыенга төрле төбәкләрдән халык җые­ла. Губернатор Василий Перовский Кәрвансарай ачкычын башкортлар кулына тапшыра. Зур бәйрәм, ат чабышлары, мул табын оештырыла. Яңа мәчеттә мулла Гатаулла Алтынгуҗин 3500 кешегә беренче тапкыр намаз укый.

1863 елга кадәр Кәрван­сарай үзе­нең төп вазыйфасын үти – анда Башкорт казак гаскәренең канцеляриясе һәм балалар мәктәбе урнаша. Тик соңыннан бина башкортлардан тартып алынып, 1865 елда Ырынбур губерна­то­рының резиденциясе буларак файдаланыла башлый. Башкортлар, Кәр­вансарайның тартып алынуына ризасызлык белдереп, 10000 кеше исемен­нән шикаять тә язып карыйлар, тик барысы да файдасыз булып чыга. Губернатор Н. А. Крыжановский хәтта мә­четне дә икенче урынга күчерергә тели, ләкин Эчке эшләр министрлыгы, халык күтәрелешеннән куркып, моңа рөхсәт бирми. Мәчет ябылмый, руханилар өчен ике фатир да калдырыла. Бу хәл 1917 елгы Октябрь инкыйлабына кадәр дәвам итә.

1917 елның 20-27 июлендә Ырынбурда узган II Бөтен­башкорт съезды Кәрван­сарайны башкорт халкына кире кайтару турында карар чыгара һәм бу хакта Вакытлы хөкүмәт рәисе Александр Керенскийга җиткерә. Тик Ке­ренскийның хакимияттәге көннәре санаулы булып чыга.

Октябрь инкыйлабыннан соң власть большевиклар кулына күчкәч, 1917 елның 16 ноябреннән башлап 1918 ел­ның 14 февраленә кадәр Кәр­ван­сарайда Үзәк башкорт шурасы урнаша. Шәрәф Манатов 1918 елның гыйнварында Кәрвансарай мәсьә­ләсендә В. И. Ленин белән сөйләшә. Нәтиҗәдә, февраль башында биналар комплексын башкорт халкына тапшыру турында декрет кабул ителә һәм 1918 елның августыннан ноябренә кадәр биредә Башкортстан Хөкүмәте, аның хәрби җитәк­челеге урнаша.

1920 елда Кәрвансарай бинасында Башкорт халык мәга­рифе институты ачыла, со­ңын­нан ул педагогия техникумы итеп үзгәртелә. 1924 елда архитектура комплексы ул вакытта Кыргыз АССРына (хә­зерге Казахстан Республикасы) караган Ырынбур губернасы юрисдикциясенә тапшырыла. Бары тик педагогия техникумы гына Башкорт­станның Мәгариф буенча халык комиссариаты карамагында калдырыла. 1921-36 елларда аннан Сәгыйть Агиш, Баязит Бикбай, Зәйнәп Биишева кебек күре­некле әдипләр укып чыга.

“Сугышчан атеизм” хакимлек иткән 1930 елда биредәге мәчет тә ябыла, ә бинасы Башкорт педагогия техникумына клуб итеп тапшырыла. Хәер бу да озакка бармый, чөнки 1936 елда техникум эшләүдән туктый. 1954 елда мәчет бинасында планетарий төзелә. 1960 елның 30 августында РСФСР Министрлар Советы махсус карар кабул итеп, Кәр­вансарайны дәүләт дәрә­җә­сендә саклана торган архитектура һәйкәлләре исемлегенә кертә. Үзгәртеп кору елларында һәм Советлар Союзы таркалып, милли республикаларда “суверенитетлар парады” башлангач, Кәрвансарайны башкорт халкына кире кайтару турында кызу бәхәсләр башлана, күпсанлы митинглар үтә. Нәти­җәдә, 1996 елның сентябрендә Ырынбур өлкәсе һәм Башкортстан Республикасы арасында “Кәрвансарай” тарихи-архитектура һәйкәлен бергәләп файдалану турындагы килешүгә кул куела.

Әлеге көндә биредә Ырынбур өлкә­сенең сәүдә-сәнәгать палатасы, башка рәсми оешмалар урнашкан. 1993 елда мәчет тә мөселманнарга кире кайтарылды. Бүген ул “Кәрван­сарай” мөсел­ман дини берләш­мәсе карамагында үз эшен дәвам итә.

Нинди генә авыр чорлар кичер­мәсен, Кәрвансарай әле­гә кадәр башкорт халкының тарихын, рухын үзендә саклау­чы милли символ булып кала. Хәзер инде ул үзе дә тарих­чыларның, мәдәният белгеч­ләренең тикшеренү объектына әверелде.


Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



Табиб дигән даны бар
17-06-2017 :: Календарьда бу көн
Табиб дигән даны бар
Милли батыр туган ай
13-06-2017 :: Календарьда бу көн
Милли батыр туган ай
Исемнәрен искә алабыз...
25-05-2017 :: Календарьда бу көн
Исемнәрен искә алабыз...
Дан-хөрмәттә үтсен көнегез!
6-05-2017 :: Календарьда бу көн
Дан-хөрмәттә үтсен көнегез!
“Юлдаш” — һәркемгә юлдаш!
6-05-2017 :: Календарьда бу көн
“Юлдаш” — һәркемгә юлдаш!
Май
2-05-2017 :: Календарьда бу көн
Май
“Тамыр” туган көнен билгели
25-04-2017 :: Календарьда бу көн
“Тамыр” туган көнен билгели








Новости русской версии сайта


Яңа номер

74 (25078)

от 27 июня 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Общероссийский проект «Россия – Моя история!»


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы







Регистрация Напомнить пароль?


или через социальные сети:




Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»