Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / Гомер буе ул гына эшли!

29.09: Гомер буе ул гына эшли!

Гомер буе  ул гына эшли!Бүген – Бөтендөнья йөрәк көне. Йөрәк... Кешенең дүрт атналык яралгы чагыннан ук тибә башлаган, “җан”, “күңел” кебек төшенчәләр белән чагыштырылган, көн-төн туктамыйча эшләгән кеше организмындагы иң мөһим органнарының берсе. Кызганыч, йөрәк-кан тамырлары авырулары дөньяда көннән-көн арта бара һәм күп гомерләрне өзә. Бөтендөнья йөрәк көне уңаеннан без Куватов исемендәге Республика клиник дәваханәсенең неврологы, БДМУның неврология кафедрасы доценты Роберт Ибәтуллинга һәм республика Сәламәтлек саклау министрлыгының цереброваскуляр авырулар буенча төп штаттан тыш белгече Клара Бәхтияровага мөрәҗәгать иттек.


– Клара Зәкиевна, йөрәк авырулары һәм инсультлар планетада иң еш үлем сәбәбе булып тора. Безнең республикада хәлләр ничегрәк?

– Инсультлар ешлыгы буенча Русия дөньяда икенче урында. Бөтен дөньяда ел саен 6 миллион инсульт була, шуларның 450 меңе Русиядә. Бу – һәр минут ярым саен безнең илдә бер кешедә инсульт була дигән сүз. Кызганычка каршы, безнең илдә инсульттан үлү очраклары башка үсешкән илләргә караганда дүрт тапкыр күбрәк. Инсульттан авыру күрсәткечләре Уфа буенча елына 1000 кешегә уртача 4 тәшкил итә. Башкортстанда барлык үлем сәбәпләре арасында йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан үлемнәр 40 проценттан ким түгел, ә баш мие кан тамырлары зарарланудан үлү иң еш сәбәп булып тора. Шулай итеп, йөрәк-кан тамырлары авыру­ларының иң кискеннәре – йөрәкнең (миокард инфаркты) һәм баш миенең (инсульт) кан йөреше зарарлануы.

Иң еш күзәтелгәне – ишемик инсульт. Ул 80 процент тәшкил итә һәм инвалид­лыкның иң төп сәбәбе булып тора. Ишемик инсульт аеруча атеросклероз, артериаль гипертония белән интегүче кешеләргә яный.

– Роберт Альберович, йөрәк ишемик авыруларын, баш мие инсультларын кисәтү буенча нинди ки­ңәшләр бирер идегез? Инде аларны кичергән кешеләргә нишләргә?

– Йөрәк һәм баш мие ишемик авырулары бик күп хәвеф факторлары йогынтысы нәти­җәсендә барлыкка килә. Шул ук вакытта безнең сәламәт­лекнең кайбер күрсәткечләре дә мөһим роль уйный: югары артериаль кан басымы, канда холестерин, шикәр дәрә­җәсенең югары булуы, артык авырлык, кан тамырларында тромблар барлыкка килү­чәнлек һәм башкалар. Әлбәттә, бездән генә тормаган факторлар да бар: ир кеше булу (хатын-кызлар арасында бу авырулар сирәгрәк очрый), яшь олыгаю, атеросклероз, гипертония кебек авыруларның нәселдә булуы.

Хәвеф төркемендәге һәм кан тамырлары зарарлануын инде кичергән кешеләргә профилактика кирәк: сәламәт туклану, тәмәке тартуны ташлау, физик активлыкны арттыру, тән авырлыгын нормага китерү, артериаль кан басымын, холестеринны, шикәрне түбәнәйтү. Кызганычка каршы, бу күрсәтмәләрне барысы да үтәми. Мәсәлән, хәтта Европа илләрендә дә йөрәгендә ишемик авыру билгеләре булган һәр дүртенче пациент тәмәке тартуын дәвам итә, һәр өчен­чесе артык авырлыктан интегә. Артериаль кан басымының, холестеринның югары күр­сәткечләре саклана, диабет белән авыручыларның кандагы глюкоза дәрәҗәсе тиешле контрольдә тотылмый. Инсульт һәм инфарктларны дарулар ярдәмендә профилактикалауга тромблар барлыкка килүне кисәтүче (аспирин һәм аның аналоглары) һәм югары кан басымы йогынтысыннан саклаучы препаратлар (гипотензив чаралар) керә. Холестерин дәрәҗәсен киметү өчен дә чаралар бар.

– Сәламәт туклану һәм физик активлык хакында җентекләбрәк сөйләп үт­сәгез иде?

– Азык төрле булырга тиеш. Аеруча яшелчә-җимеш, эре тарттырылган оннан икмәк, майсыз сөт ризыклары, балык һәм майсыз ит ризыкларын куллануны арттырырга кирәк. Бигрәк тә майлы балык файдалы. Майлар куллану азык калориясенең 30 процентыннан артмаска тиеш.

Барлык хәвеф төрке­мендәге һәм авыру кешеләргә физик активлыкны йөрәк-кан тамырлары авыруы хәвефен киметүне тәэмин итәрлек дәрәҗәдә арттырырга кирәк. Максат – атнасына дүрт-биш тапкыр 30 минутлап булса да физик күнегүләр үтәү. Хәтта чамалы активлыкның да сәламәтлек өчен файдасы бар.

– Инсульт һәм инфарк­т­ның беренче билгеләре нинди? Табибка кайчан мө­рәҗәгать итәргә кирәк?

– Йөрәккә кислород һәм туклыклы матдәләр җитмәүне күрсәтүче төп билгеләр – йөрәк турысында авыртулар күзә­телү, йөрәкнең кысылуы, яки күкрәк турысында басылу тойгысы. Гадәттә, авыртулар физик активлык вакытында барлыкка килә, тынычлыкта бетә. Әгәр авыртулар тыныч вакытта да барлыкка килә һәм озак үтми икән, моның якынлашып килүче миокард инфаркты билгеләре булуы мөмкин.

Статистика буенча, па­циентларның 50 проценты табиб белән очрашканчы ук үлә, шуңа күрә хәтта бик куркыныч булып тоелмаган билгеләр күзәтелгәндә дә сагаерга, табибка күренергә, яки аны чакырырга кирәк.

Инсульт якынлашуы турында сигналлар: бер як гәүдә белән кул-аякларның кинәт кенә оюы, көчле баш әйләнү, баш авырту, сөйләм бозылу.

– Клара Зәкиевна, соңгы арада нинди дә булса яңа дәвалау ысуллары уйлап табылдымы?

– Тикшеренүләр күрсә­үенчә, инсульт һәм инфарктлар күп очракта кан та­мырларының тыгылуы нәти­җәсендә килеп чыга. Бу очракта иң заманча дәвалау алымы – тромболизис. Аның нәтиҗәсендә кан тамырын ябучы тромб “эретелә” һәм кан йөри башлый. Ләкин бу дәвалау алымы катгый вакыт кысалары белән чик­ләнгән, аеруча инсультта бик тиз башкарылырга тиеш. Аны авыру башланганнан соң 2-4 сәгать эчендә кулланырга кирәк. Бүген кан тамырларын тергезү буенча хирургик ысуллар да актив кулланыла башлады. Вакытында башланган дә­валау хәлне кардиналь яхшыртырга мөмкин.

– Әңгәмә өчен зур рәхмәт!

***


Йодрык чаклы гына ул

Табиблар планета халкының үлемгә китерүче йөрәк-кан тамырлары авыруларын көннән-көн ешрак ачыклый. Бөтендөнья йөрәк көне йөрәк авыруларын, инсультларны кисәтүгә багышлана. Бу көн ел саен 29 сентябрьдә билгеләнә. Русиядә үткәрелүче сәламәт йөрәк атнасының беренче көне ул. Аны кардиологлар гына түгел, башка медицина хезмәткәрләре дә, бу проблемага битараф булмаган барлык кешеләр дә билгели.

Бәйрәмне оештыруның һәм үткәрүнең инициаторы булып 1999 елда Бөтендөнья йөрәк федерациясе чыгыш ясый. Беренче тапкыр бу акция 1999 елның 26 сентябрендә үткәрелә. Аны башка оешмалар да хуплый. 2011 елда шушы дата билгеләнә.

Русиядә бу көнне йөгерүләр, стритбол, веломарафоннар, роллерлар, скейтерлар чыгышлары, хәйрия чаралары үтә. Ел саен бәйрәм яңа темага багышлана.

Кызыклы фактлар:

- Медицина күрсәткечләре буенча, Русиядә инсульт мең кешенең өчесенең үлем сәбәбе булып тора.
- Русиядә йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан үлем СССР заманындагыга караганда күбрәк күзәтелә, Европа белән чагыштырганда, ул берничә тапкыр күбрәк.
- Йөрәкнең авырлыгы 350 граммнан артык түгел, зурлыгы йодрык кадәр.
- Тикшеренүләр күрсәтүенчә, төштән соң йоклаучы кешеләр көн буе йокламаучыларга караганда йөрәк авырулары белән сирәгрәк чирли.
- Яралганнан соң дүртенче атнада кеше йөрәге тибә башлый.
- Галимнәр йөрәк өянәкләренең иң күп очраклары җәйге эсседә, Яңа елда һәм дүшәмбе иртән булуын исбат иткән.
- Русиядә йөрәккә бердәнбер һәйкәл Пермь шәһәрендә урнашкан. Граниттан эшләнгән 4 тонналы кызыл һәйкәл Йөрәк институты ихатасында урнашкан.


Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



Исемнәрен искә алабыз...
Вчера, 10:15 :: Календарьда бу көн
Исемнәрен искә алабыз...
Дан-хөрмәттә үтсен көнегез!
6-05-2017 :: Календарьда бу көн
Дан-хөрмәттә үтсен көнегез!
“Юлдаш” — һәркемгә юлдаш!
6-05-2017 :: Календарьда бу көн
“Юлдаш” — һәркемгә юлдаш!
Май
2-05-2017 :: Календарьда бу көн
Май
“Тамыр” туган көнен билгели
25-04-2017 :: Календарьда бу көн
“Тамыр” туган көнен билгели
Берләштерүче бәйрәм!
16-04-2017 :: Календарьда бу көн
Берләштерүче бәйрәм!
Күңелләрне уятыр!
28-03-2017 :: Календарьда бу көн
Күңелләрне уятыр!
Монда йортлар чәчәк ата, торналар оя кора
18-03-2017 :: Календарьда бу көн
Монда йортлар чәчәк ата, торналар оя кора








Новости русской версии сайта


Яңа номер

60 (25064)

от 25 мая 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Русия киносы елы


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы







Регистрация Напомнить пароль?


или через социальные сети:




Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»