Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / Ил тарихының кара бите

29.10: Ил тарихының кара бите

Ил тарихының кара битеСәяси золым корбаннарын искә алабыз.

Илебез тарихының иң кара битләренең берсе — сәяси репрессия-золым. Ул берничә “дулкын”нан тора: беренчесе — 1929-30 елларда, икенчесе, иң хәтәре — 1937-38 елларда, өченчесе — 50нче еллар башында. “Халык дошманнары”н ачыклау, кулга алу, хөкем итүнең иң көчле чоры 1937 елда була. Зыялылар, дин әһелләре, хәрбиләр, сәясәтчеләр, крестьяннар, эшчеләр... Репрессия беркемне дә аямый.


Иосиф Сталинның 1937 елның февраль-мартында үткән ВКП(б) Үзәк Комитеты пленумындагы чыгышында яңгыраган социализм төзү юлында сыйнфый көрәшнең кискенләшүе турындагы тезислары сәяси реп­рес­сиягә юл ача. Милли республикаларда “урындагы буржуаз милләтчеләр” белән көрәш җәелдерелә.

1937 елның августында БАССРга республика партоешмасы тарафыннан “халык дошманнары”н ачыклау эше ничек баруын тикшерергә ВКП(б) Үзәк Комитеты каршындагы Партия контроле комиссиясе әгъзасы Сахьянова килә. Ул Сталин Һәм Ежовка урындагы партиянең өлкә комитеты җитәкчеләре “халык дошманнары” эшчәнлегенә күз йома, аларга сүз тидерми, яклый дип хат юллый. Сахьянова тәкъдиме буенча 1937 елның 7-11 сентябрендә Уфа шәһәр партия комитетының 2нче пленумы үтә, анда Үзәк Комитетның февраль-март пленумы карарларының үтәлеше тикшерелә. Пленум карарында “партиянең өлкә һәм шәһәр комитетлары троцкий-бухаринчы­ларның, милләтче-бандитлар­ның, халык дошманнарының тамырын корытуда бармакка бармак сукмый” дип билгеләнә. Халык дошманнарын ачыклау “эше” киң колач җәя...

Дүртөйле районы гәзите “Ярыш”ның 1937 елның 30 июнь санында “Этләргә — эт үлеме” дигән мәкалә басыла. Аның эчтәлеге түбәндәгечә: “Без, “Пушкин” колхозы әгъзалары, Верховный судның фашист этләре, шпион-диверсантлар, халкыбызның иң явыз дошманнары Тухачевский, Эдиман, Уборевич, Корк һәм башкаларны атарга дип чыгарган карарны хуплыйбыз. Без үзебез­нең сыйнфый сизгерлегебезне тагын да югарырак күтәрер­без. Без хөкүмәтебездән, илебезнең оборона көчен тагын да ныгыту өчен заем чыгаруны сорыйбыз.

Без, “Танып” колхозчылары, Верховный судның фашист этләрен — Тухачевский, Уборевич һәм башкаларны атарга дип чыгарган карарны хуплыйбыз. Безнең дәүләтебез халык­ның явыз дошманнарына бервакытта да шәфкать бирмәс.

Без, Дүртөйле укытучылары, Верховный судның фашист этләре, кабахәт җаннар сөекле Ватаныбызга хыянәт эшләүче сволочьларны атарга дип чыгарган гадел карарны чын күңелебез белән хуплыйбыз. Эшчеләр сыйныфы диктатурасы халыкның явыз дошманнарына шәфкать күрсәт­мәс. Без үзебезне һәм үзе­безнең укучыларыбызны бөек илебезнең патриотлары итәр­без. Без Ленин-Сталин пар­тия­сенең җиңелмәс байрагы тирәсенә тагын да ныграк туп­ланырбыз”.

1937 елның октябрендә республикага ВКП (б) Үзәк Комитеты секретаре А. Жданов килә. Аның җитәкчелегендә партия өлкә комитетының 3нче пленумы үтә. Пленумда ялган гаеп белән өлкә комитеты секретарьлары Я. Быкин һәм А. Исәнчурин, өлкә комитеты бюросы әгъзалары: пропаганда, агитация һәм матбугат бүлеге мөдире Р. Әбүбәкеров, БАССР Халык комиссарлары советы рәисе З. Булашов, Уфа шәһәр советы рәисе Е. Бычков, идарә итүче партия органнары бүлеге мөдире Г. Галин һәм башкалар партия сафыннан чыгарылып кулга алыналар. 20 октябрьдә Башкорт Үзәк Башкарма Комитеты сессиясе уза, аның 156 әгъзасының 47се “халык дошманы”, “халык дошманы белән бәйләнештә торган өчен”, “сыйнфый уяулыкны югалткан өчен” әгъзалыктан чыгарыла. 26 ноябрьдә өлкә комитетының беренче секретаре А. Заликин И. Сталин, А. Жданов, А. Андреев, Г. Маленков, В. Молотов исе­менә НКВД органнары тарафыннан 248 партия, совет һәм хуҗалык җитәкчесе кулга алынуы, 33 МТС директоры, 25 райземотдел мөдире партиядән чыгарылып, эштән бушатылуы, МТС һәм РЗОларның 25 өлкән агрономы, 10 агроном-орлыкчы, 17 МТС механигы, 5 баш бухгалтер кулга алынып хөкемгә тарттырылуы турында хәбәр итә. 50-60нчы елларда А. Заликин исемлегенә кергән бу бер гаепсез кешеләр тулысынча акланды.

Комсомоллар, яшьләр арасында да репрессия корбаннары күп. 1938 елның гыйнварында үткән ВЛКСМның 12нче Өлкә конференциясендә билге­лә­нүенчә 18 “контрреволюцион оя” туздырыла. ВЛКСМның район комитетының 19 секретаре эшеннән бушатыла, 1673 кеше комсомол сафыннан чыгарыла, аларның күпләре кулга алына, хөкем ителә.

Башкортстанның язучылар оешмасы да читтә калмый. НКВД органнары тарафыннан Афзал Таһиров, Абдулла Амантай, Гобәй Дәүләтшин, Һәдия Дәүләтшина, Булат Ишемголов, Имай Насыйри, Давыт Юлтый, Төхвәт Янәби һәм башкалар кулга алына...

Сталин репрессияләре чорында Башкортстаннан 247 җитәкче кулга алына. Архив мәгълүматлары буенча да, республикада 50 меңннән артык кеше “халык дошманы” дигән гаеп тагылып, репрессия корбаннары була.

1953 елның 5 мартында Иосиф Сталин вафат була. Тиз­дән, 27 мартта СССР Югары Советы Президиумы Рәисе К. Ворошилов, Президиум Секретаре Н. Пегов кул куйган “Амнистия турында” указ чыга. Анда шундый юллар бар: “Совет җәмгыяте һәм дәүләт строеның ныгуы, халык­ның тормыш хәле һәм культура дәрә­җәсе күтә­релү, граждан­нарның аңлы­лыгы, аларның үзләренең җә­мәгать бурычларын үтәүгә намуслы карашлары үсү нәти­җә­сендә иле­бездә законлылык һәм социалистик хокук тәртибе ныгыды, шулай ук җинаятьчелек шактый кимеде. СССР Югары Советы Президиумы болай дип таный: дәүләт өчен зур куркыныч булмаган җинаятьләрне эшләгән һәм үзләренең намуслы хезмәт тормышына кайта алу­ларын һәм җәм­гыять­­нең файдалы әгъза­лары була алуларын исбат иткән кеше­ләрне бу шартларда тот­кынлык урыннарында тотуның кирәге юк”.

Шулай итеп, бу указ ниге­зен­дә кайбер категория тоткыннар азат ителә. Меңнәрчә бер гаепсез кешеләр, шәхес культы корбан­нарының исемнәре 1990 елларда гына кире кайтты.


Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



Исемнәрен искә алабыз...
25-05-2017 :: Календарьда бу көн
Исемнәрен искә алабыз...
Дан-хөрмәттә үтсен көнегез!
6-05-2017 :: Календарьда бу көн
Дан-хөрмәттә үтсен көнегез!
“Юлдаш” — һәркемгә юлдаш!
6-05-2017 :: Календарьда бу көн
“Юлдаш” — һәркемгә юлдаш!
Май
2-05-2017 :: Календарьда бу көн
Май
“Тамыр” туган көнен билгели
25-04-2017 :: Календарьда бу көн
“Тамыр” туган көнен билгели
Берләштерүче бәйрәм!
16-04-2017 :: Календарьда бу көн
Берләштерүче бәйрәм!
Күңелләрне уятыр!
28-03-2017 :: Календарьда бу көн
Күңелләрне уятыр!
Монда йортлар чәчәк ата, торналар оя кора
18-03-2017 :: Календарьда бу көн
Монда йортлар чәчәк ата, торналар оя кора








Новости русской версии сайта


Яңа номер

61 (25065)

от 27 мая 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Русия киносы елы


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы







Регистрация Напомнить пароль?


или через социальные сети:




Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»