Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / Күпкырлы талант иде

29.11: Күпкырлы талант иде

Күпкырлы талант идеФилология фәннәре докторы, профессор Әхәт Нигъмәтуллин 1921 елның 30 ноябрендә Ырынбур өлкәсе Красногвардейский районының Үтәй авылында туган. Колхозга кермәгән өчен гаиләнең барлык мал-мөлкәтен тартып алалар, бишенче сыйныфта укып йөргән Әхәтне мәктәптән куалар. Ачлык, эшсезлек аркасында гаилә Татарстанга эш эзләп чыгып китәргә мәҗбүр була. Тамак ялына нинди генә эшләрдә көч түгәргә туры килми малайга! Буыннары да ныгынмаган малай печән чаба, йөк төйи, җир сөрә, мал карарга, көтүчелеккә яллана. Ә үзе артист яисә шагыйрь булырга хыяллана. Авыл көтүе белән сәхрәләрдә йөргәндә күңелендәгесен шигырь юлларына тезеп, шуңа көй чыгарып, җырлап йөри.


1935 елда туган авылына кайткач, Әхәткә алтынчы һәм җиденче сыйныфлар өчен имтиханнарны берьюлы тапшырырга рөхсәт итәләр. Шуннан соң ул Уфа театр-художество училищесына кереп, аны да вакытыннан алда тәмамлый.
Тыелган әдәбият бе­лән мавыгуы хакында кемдер тиешле органнарга хәбәр итү аркасында Әхәт янә эзәрлекләүгә эләгә. Әтисенең “халык дошманы”, “кулак” икән­леген кабат исенә төше­рәләр. Ул, ике тапкыр кулга алынып, нахак гаеп тагылганы ачыкланганчы икешәр ай төрмәдә утыра.

Артыннан күзәтеп йөрүләрдән тәмам туйган егет гаепсезлеген исбат­лауның иң кыска юлын таба: 1941 елның апре­лендә үз теләге белән армиягә китә. Бөек Ватан сугышының тәүге көннә­реннән ут эчендә була ул: Брест, Гомель, Бобруйск шәһәрләрен саклауда катнаша. Алышларның бер­сен­дә командиры сафтан чыккач, Нигъмәтуллин ротаны һөҗүмгә күтәрә һәм дошманны чигенергә мәҗ­бүр итә. Берничә көннән соң үзе дә авыр җәрәхәт алуы сәбәпле, госпиталь­гә элә­гә. Дәвалангач, күкрә­генә беренче дәрәҗә “Ватан сугышы” ордены тагып, култык таякларына таянган хәлдә туган ягына кайтып төшә. Үзе белем алган Үтәй мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укыта.

1944 елда Әхәт Нигъ­мә­туллин Казан дәүләт университетына укырга керә. Шунда ук аспирантура тәмамлагач, Тубыл педагогия институтында өлкән укытучы, татар филологиясе кафедрасы мөдире булып эшли. 1954 елда Уфага килеп, БДУда эшли башлый. 1993 елда конкурс буенча педагогия университеты профессоры итеп сайлана. “Мәктәп­тә туган әдәбиятны проблемалы өйрәнү” лабора­ториясенә җитәкчелек итә. Бераздан Башкортстан Мәгарифне үстерү институтында туган, чит телләр һәм әдәбиятлар кафедрасы мөдире итеп тәгаен­ләнә.

Әхәт Нигъмәтуллин Язу­чылар берлеге әгъза­сы иде. Аның ике дистәгә якын китабының бишесе шигырь һәм поэмалардан тора. Шигырьләренә Рим Хәсәнов, Мөфтәдин Гый­ләҗев, Мөдәрис Морзаханов һәм башкалар музыка язды.

Педагог, галим, шагыйрь 94нче яше белән барганда былтыр вафат булды.


Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



Адвокатурага – 95 ел
15-08-2017 :: Календарьда бу көн
Адвокатурага – 95 ел
Төзүчеләр көне –  халык бәйрәме
12-08-2017 :: Календарьда бу көн
Төзүчеләр көне – халык бәйрәме
Дөнья табиблары  тынычлык яклы!
5-08-2017 :: Календарьда бу көн
Дөнья табиблары тынычлык яклы!
Батырлык онытылмый
29-07-2017 :: Календарьда бу көн
Батырлык онытылмый
Табиб дигән даны бар
17-06-2017 :: Календарьда бу көн
Табиб дигән даны бар
Милли батыр туган ай
13-06-2017 :: Календарьда бу көн
Милли батыр туган ай
Исемнәрен искә алабыз...
25-05-2017 :: Календарьда бу көн
Исемнәрен искә алабыз...








Новости русской версии сайта


Яңа номер

95 (25099)

от 17 августа 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Общероссийский проект «Россия – Моя история!»


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы











Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»