Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / Язмышы үз җырларына охшаш

05.01: Язмышы үз җырларына охшаш

Язмышы үз җырларына охшашБу бөек шәхеснең иҗади казанышларын кыскача гына санап үтик. Башкортстан дәүләт опера һәм балет театры 1955 елдан башлап 45 ел дәвамында аның алты операсын һәм бер музыкаль комедиясен куйды. “Салават Юлаев”, “Кодача”, “Шәүрә”, “Агыйдел дулкыннары”, “Урал илчеләре”, “Акмулла”, “Каһым түрә” театрның милли репертуарын бизәп тордылар. Иҗат ителү белән үк халык отып алган һәм әле дә бәясе кимемәгән йөзләрчә җырлар, романслар.

Заһир Исмәгыйлев оештыруда үзе актив катнашкан Уфа сәнгать институтының беренче ректоры итеп тәгаенләнде һәм бу вазыйфаны 20 ел башкарды. Шулай ук ул 24 ел буе Башкортстан Композиторлар берлеге рәисе булды.

Заһир Исмәгыйлев СССРның, РСФСРның һәм БАССРның халык артисты, РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе, РСФСРның Михаил Глинка исемендәге һәм БАССРның Салават Юлаев исемендәге дәүләт премияләре лауреаты, Ленин, Октябрь революциясе, Хезмәт Кызыл Байрагы, Халыклар дуслыгы, “Почет билгесе” орденнары кавалеры, Уфа шәһәренең шәрәфле шәхесе иде.


Салават Юлаев исемен­дәге премияләр 1967 елда Октябрь революциясенең 50 еллыгы бәйрәм ителер алдыннан бирелә башлаган иде. Тәүге дүрт лауреат – хореограф-балетмейстер Фәйзи Гаскәров, язучы Һәдия Дәү­ләтшина, композитор Заһир Исмәгыйлев, шагыйрь Мостай Кәрим. Исемнәре республикабыз тарихы сәхифәләрендә алтын хәрефләр белән язылган мәшһүр затлар. Премия Һәдия Дәүләтшинага үзе үлгәннән соң бирелде. Ә менә калган өч лауреат (аларны иҗат дөньясындагы өч ба­һадирга тиңләр идем) белән аралашу, хәтта өйләрендә озаклап сөйләшеп утыру, интервью алу бәхете тигән иде миңа.

Башкорт музыкасы аксакалы Заһир Исмәгыйлев хәләл җефете – Мәскәү ягы татары Мәгъсүфә апа белән Чернышевский урамындагы 4 катлы йортта гомер кичерәләр иде. КПСС өлкә комитетының беренче секретаре Семен Игнатьев 3 бүлмәле бу фатирны аларга “Салават Юлаев” операсы сәхнәгә куелу хөрмәтенә бүләк иткән. Кырык елдан артык шунда яшәлгән, иҗат ителгән. Кызлары үскән, укыган, гаилә корган.

Чираттагы тапкыр мин аларда композитор 80нче яше белән барганда булган идем. Мондый яшьтә кеше, гадәттә, уе белән туган якларына кайтучан, балачак хатирәләренә бирелүчән була.

...Түбәләре болытларга тиеп торган мәгърур таулар, ерып чыккысыз карурманнар, чал Урал итәгеннән ургылган хисапсыз сандагы салкын сулы чишмәләр, таштан-ташка сикереп, чәчәкле үзәннәргә табан ашкынып агучы гүзәл Агыйдел... Менә шундый ул Белорет яклары. Монда табигать үзе үк һәр тавышны, һәр күренешне музыкага салуны, рәсемгә төшерүне сорап тора сыман. Оҗмахка тиң шушы төбәктә СССРның халык артистлары Заһир Исмәгыйлев, Арслан Мөбәрә­ковның дөньяга килүе, бер уйлаганда, гаҗәп хәл түгел. Сүз уңаенда шуны да әйтергә кирәк, Белоретның икенче бер олы талант иясе, Салават Юлаев исемендәге премия лауреаты, унбиш роман авторы Яныбай Хамматов шушы ике якташы турында “Идел башы” дигән роман язды.

Югары Сермән авылы ир-узаманы Гариф Исмәгыйлев башкорт халкының озын көйләрен урман яңгыратып җырлый-җырлый агач аудара. 1917 елның 8 гыйнварында туган Заһир да 8 яшеннән әтисе белән урман эшендә йөреп, авыр хезмәтне үз җилкәсендә татып үсә. Тумыштан аңа яңгыравыклы көчле тавыш, көйне тиз отып алу сәләте бирелгән. Өстәвенә, авылларында да җырга-моңга оста кешеләр күп була. Каһир абыйсыннан курайда уйнарга өйрәнгәч, башы күккә тия. Сабантуйларда курайчы-җырчы буларак мәйдан тоткан 13 яшьлек малай үз көнен үзе күрергә өйдән чыгып китә. ФЗОда укый, корыч чыбык заводында тир түгә. 15 яшендә Инҗәр урман-химия техникумына укырга керә, аны тәмамлагач, Белорет леспромхозында таксатор (ягъни диләнкәдә агачларның үсеп утырган килеш күпме төзелеш материалы, күпме утын чыгасын исәпләүче) булып эшли.

“Гомер юлымда Арслан Мөбәрәков очрамаса, белмим, урманда озак йөрер идемме икән? Ходайның рәхмәтле бәндәсе булып туганмындыр инде, миңа кайда да уңай килеп торды, эштә дә, иҗатта да һәрчак якты күңелле кешеләр арасында булдым, – дип уй йомгагын сүтте Заһир Гариф улы. – 1935 елның ямь­ле җәе. Беркөнне урманнан кайтып керсәм, безнең өйдә — кунаклар. Башкорт драма театры артистлары спектакль куярга килгән. Араларында Арслан абый да бар. Ул безнең райондаш. Әтидән сорашып, минем курайда уйнаганны белгәндер, күрәсең. “Курайчыбыз кинәт авырып китте бит әле, син спектакльдә аның өчен уйный алмассыңмы икән?” – ди. Ялынып сорагач, курка-курка гына ризалаштым. Спектакльдә катнашу түгел, аның нәрсә икәнен дә белмәгән чак бит. Уйнаганымны ошаттылар. Популяр артист һәм музыкант Гыйният Ушановны сәхнәдә алмаштырганмын булып чыкты. Авылда миннән башка да курайчылар күп иде, нишләп нәкъ миңа игътибар иткәннәрдер. Язмыштыр инде. “Әйдә безнең белән Уфага, – ди Арслан абый. — Бергә эшләрбез, театр студиясендә дә укырсың”.

Милли сәхнәбез арысланы мине шулай сәнгать дөнья­сына җитәкләп алып керде. 18 яшемдә урманнан чыгып, башкала сәхнәсенә күтәрелү бәхете тиде. Газиз Әлмөхәммәтов, Йомабай Исән­­баев, Гыймалетдин Минһаҗев, Сәгыйть Мифтахов эшләгән коллектив. Студия җитәкчесе актер һәм режиссер Булат Имашев иде. Респуб­ликабызның тәүге композиторларыннан берсе Мәсәлим Вәлиев мине нота танырга өйрәтте. Шунда ике ел укыдым. Көндез — дәресләр, кичләрен – театрда курайчы гына түгел, актер булып та эшләү. Яшьли актерлык эшен, димәк, сәхнә, драматургия законнарын белүем миңа арытабан опералар язганда нык ярдәм итте.

1937 ел. Мәскәүдән Н. Будашкин дигән композитор башкорт халык җырларын язып алу өчен Уфага килгән. Миннән төрле-төрле көйләр уйната да уйната бу. “Синдә уйнау осталыгы гына түгел, импровизация, көй чыгару сәләте дә бар, Мәскәү консерваториясенә укырга керергә кирәк”, – ди. Электән дә Арслан һәм Газиз абыйлар да бу хакта әйткәләп киләләр иде. Язмышымны музыка белән бәйләргә ныклы карарга килеп, Мәскәүгә юл тоттым. Имтихан дигән нәрсәләре дә бар икән. Минем бөтен җавап шул курайда уйнап күрсәтү инде. Милли студиягә композиция бүлегенә алдылар. Халикъ Заимов, Хөсәен Әхмәтов, Рәүф Мортазин һәм башкалар белән бергә укый башладым. Композиция нигезләре, дөнья музыка казанышлары белән таныштыралар. Программа авыр. Алдан әзерлек булмагач, бигрәк тә. Музыкага мәхәббәт, бәләкәйдән эшсөяр­лек ярдәм иткәндер. Озакламый җырлар да чыгара башладым. Аларны шунда ук студиядә укучы Хәбир Галимов, Бану Вәлиева, Салих Хөснияров, Габдрахман Хәби­буллин башкара торган иде”.

Сугыш башлангач, сту­диядә укулар вакытлыча туктатыла. Яшь композитор Заһир Исмәгыйлев, Уфага кайтып, башкорт халык көйләрен язып алу, эшкәртү белән мавыгып шөгыльләнә. “Шаһи­бәрәк”, “Гайса”, “Мәдинәкәй”, “Ирән­дек”, “Һәнәкә”, “Түрәкәй”, “Сәлимәкәй”, “Таштугай” кебек җырларның бай дөньясы яшь талантны иҗатка әйдәүче көч тә булып тора. Ул елларда сугыш, хәрби темаларга байтак җырлар иҗат итә. Шуларның берсен – Кадыйр Даян сүзләренә язылган “Шәймо­ратов генерал”ны ничә буын җырлап үсте икән! Шул дәвердә дөньяга туган “Син кайтмадың” (Сәйфи Кудаш сүзләре), “Мин яратам сине” (Кадыйр Даян) һәм башка лирик җырлар әле һаман илһамландырып яңгырый.

1944 елда музыкаль белем алуны дәвам итәргә кабат Мәскәүгә китә. Милли студияне һәм консерваториянең төп курсын тәмамлый. ”Курай белән барып, опера язып алып кайтты”,– дип еш кына әйтәләр аның турында. Бу сүзләр күчерелмә мәгънәдә дә, туры мәгънәдә дә бик дөрес. Заһир ага ул чорны рәхмәт хисләре белән искә алып болай ди торган иде: ”Мәскәүгә юлым төшкәндә консерватория алдына барып чал башымны иям. Минем өчен туган йорттай кадерле бина ул. Мине укытып, зур сәнгать юлына чыгарган профессорлар һәрчак исемдә”.

Заһир Исмәгыйлев, Габдрахман Хәбибуллин һәм Нәҗип Җиһанов. 1957 елның 28 ноябре.Заһир Исмәгыйлев, Габдрахман Хәбибуллин һәм Нәҗип Җиһанов. 1957 елның 28 ноябре.Мәскәүдә укыганда бер үк вакытта ул Башкорт академия драма театрында байтак спектакльләрне музыкаль яктан бизи, монда башкорт халык озын көйләрен иҗади файдалана. Җырлар, романслардан тыш, кантата, симфоник увертюра, вокаль-хореографик сюита кебек зуррак жанрларда көчен сыный. Диплом эше буларак язылган “Салават Юлаев” операсы (Баязит Бикбай либреттосы) 1955 елда Мәскәүдә Башкортстан әдәбияты һәм сәнгате ункөн­легендә күрсәтелә һәм музыка җәмәгатьчелегенең югары бәясен ала. Шул ук елда 38 яшьлек композиторга “РСФСР­ның атказанган сән­гать эшлеклесе” исеме бирелә.

Операга нигез итеп композитор һәм либретточы 1773-75 еллардагы Е. Пугачев җитәкчелегендәге крестьяннар восстаниесен алалар. Авторлар тарихи фактлар белән генә эш итми, ә халык хәтерендә сакланган легендаларга, хикәятләргә, җыр­ларга да таяна. Төп геройны тәэсирлерәк тасвирлау өчен композитор халык арасында бик киң таралган “Салават ничә яшендә?” көен сайлый һәм аңа ашкынулы, героик төсмер бирә. Талантлы автор эшкәрткән бу көй оркестр башкаруында (аеруча увертюрада) алга әйдәүче куәтле көч, үз халкы өчен горурлык тойгылары тудырып яңгырый. Пугачев хәрәкәтендә катнашучылар күрсәтелгәндә, аларга характеристика бирелгәндә урыс халык көйләре дә ишетелә. Ике халыкның фольклор хәзинәсен иҗади файдаланып, З. Исмәгыйлев төрле милләт кешеләренең азатлык өчен иңгә-иң торып көрәшү­ләрен сурәтли.

“Салават Юлаев” Мәскәү сәхнәсенә чыгу белән үк башкала гәзитләре бу әсәрнең авторларның гына түгел, ә Башкортстанның мәдәни тормышында күренекле вакыйга булуын билгеләп үтте. Чыннан да, моңа алтмыш елдан артык гомер үтсә дә, аның балкышы тоныкланмау гына түгел, һәр куелыш саен яңа яклары белән ачыла бара.

Заһир Исмәгыйлев – башкорт музыкаль комедия жанрына нигез салучы да. Б. Бикбай либреттосына язылган “Кодача” – утызынчы еллардагы авыл тормышын, яшьләр арасындагы эчкерсез мөнә­сәбәтләрне күз алдына бастыручы якты, елмаеп карала торган әсәр. Күп еллар буе ул Уфа сәхнәләрен шаулатты, башка республикаларда да уңышлы барды.

Бу ике иҗатчының тагын бер уртак эше – “Шәүрә” операсы 1963 елда тамашачы игътибарына тәкъдим ителә. Композиторның беренче операсындагы кебек, монда да башкорт халкының саекмас фольклор иҗатына нигез­ләнелә. Төгәлрәк әйткәндә, төп материал итеп башкорт халык җыр-легендасы “Шәүрә” һәм Баязит Бикбайның “Шәүрәкәй” драматик поэмасы алына. Бер-берсен яраткан, әмма кавыша алмаган Шәүрә белән Акморзаның фаҗигале язмышы хакындагы бу әсәр эчтәлеге һәм барыннан да бигрәк сагышлы-моңлы музыкасы белән тетрәндерә. Композитор монда туган халкының озын көйләрендәге драматизмны тамашачыга, тың­лаучыга аңлаешлы итеп бирү өчен үзенең талантын, туплаган тәҗрибәсен, дөнья классик опера сәнгатен өйрәнүдән алынган белемен файдалана.
З. Исмәгыйлевның иҗа­тында “Шәүрә” чираттагы биеклек булып санала.

Мостай Кәрим либреттосына иҗат ителгән “Агыйдел дулкыннары” операсы композиторга шулай ук зур танылу китерде: 1973 елда шушы әсәре һәм Рәшит Назаров шигырьләренә “Ана сүзләре” хор циклы өчен ул М. Глинка исемендәге РСФСР дәүләт премиясенә лаек булды.

1984 елда арабыздан фаҗигале рәвештә киткән Ишмулла Дилмөхәммәтов курайчы, җырчы, импровизатор гына түгел, күләмле сәхнә әсәрләре авторы да иде. Заһир Исмәгыйлев соңгы өч операсын аның либреттоларына иҗат итте. “Урал илче­ләре” дип аталганында, “Салават Юлаев”тагы кебек, халык тарихның сынылыш чорында күрсәтелде. Бу әсәр мәдәни тормышыбызда ярыйсы ук киң мәйдан яулаганнан соң, шулай ук тарихка, күре­некле шәхесләргә багышланган “Акмулла”, “Каһым түрә” операларын язды. “Акмул­ла”ның сәхнәгә юлы озын-озак булды. Язылып беткәннән соң унбер ел үткәч кенә опера сөючеләр хөкеменә тапшырылды ул.

Мифтахетдин Акмулланың тормышына, иҗатына кагылышлы хезмәтләр, әсәрләр соңгы 35-40 елда байтак иҗат ителде. Алар аша ХIХ гасырның күренекле шәхесе шактый тулы күз алдына баса. Ә мәшһүр композиторыбыз бу образны опера жанрында сәхнәгә чыгарды. Аңлашыла ки, әсәрнең буеннан-буена Акмулланың гүзәл һәм катлаулы тормышы тасвирлана. Әнә ул дөнья гизеп йөргәннән соң сагынып туган төягенә кайта. Ләкин аны монда шатлык та, бәхет тә көтми – сөйгән кызы Акчәчкәне ирексезләп бер байга ничәнчедер хатынлыкка биргәннәр. Ачы телле шигырьләре, җырлары белән даны чыккан улын Камалетдин карт та: “Кайтмаска кирәк иде”,– дип каршылый. Диннән язуда гаепләп, якташлары кыйнап ташлыйлар. Әнә ул казах далаларында балалар укыта, халыкка аң-белем тарата. Әнә ул төрмәдә интегә, качкын булып йөри һәм ахыр чиктә бөтен мөлкәте – китаплары һәм кулъязмалары талап алынып, ерткычларча үтерелә.

Заһир Исмәгыйлевны 80 яше уңаеннан сәнгать институты студентлары котлый.  1997 елның 17 гыйнвары.Заһир Исмәгыйлевны 80 яше уңаеннан сәнгать институты студентлары котлый. 1997 елның 17 гыйнвары.Композитор әсәрнең җый­нак, тыгыз эчтәлекле булуына ирешкән. Текстка Акмулланың алты шигыре кертелеп, аларга ариозо-речитатив стильдә көйләр язылган. Шуны да искә төшерик – премьерасы 1996 елның октябрендә булган бу операда Акмулла партиясен – Раил Кучуков, Җәмил Әбделманов һәм Руслан Хәбибуллин, Акчәчкәне Әлфия Хамбалиева җырлаган иде.

Заһир Исмәгыйлев дүрт дистә елдан артык ни өчен операга мөрәҗәгать итте? Сәнгать белгече Фәрит Камаев түбәндәгечә фикер йөртте: “Опера тормыш диалектикасын художестволы формада яктырту мөмкинлеген бирә, тыңлаучыларның киң катламына башка күп жанрларга караганда тизрәк һәм җиңелрәк мөрәҗәгать итү мөмкинлегенә ия. Заһир аганың иҗат алымнары СССР халыкларының дуслыгы, бер­дәмлеге идеяләре тәэсирендә барлыкка килде, ул идеяләрне композитор Башкортстан тарихыннан алынган сюжетлар нигезендә ачты. З. Исмә­гыйлев иҗа­тының төп темаларыннан булган Туган ил, аның азатлыгы һәм бәйсез­леге өчен көрәш, сугыш һәм тынычлык темалары торган саен киңрәк вакыт аралыгын колачладылар, патриот иҗатчы тарихның хәвефле, сынылышлы чорларына мөрәҗәгать итеп, әсәрләрнең төп герое буларак, халыкның рухи мәһабәт­лелеген ышандырырлык итеп ачып салды”.

Мостай Кәрим,
Башкортстанның халык шагыйре:


– Илле-алтмыш ел эчендә җирдән — орлык, күктән йолдыз чүпләгәндәй, берәмләп, сайлап чүпләгән ноталарын аның бергә өйсәң, мәһабәт тау, ул җиһанга тараткан моңнарны бергә кушсаң, алкын дәрья булыр иде. Эшем авыр, вазыйфам мәшәкатьле дип зарланмады, зарланмый. Батырларның һәм бөекләрнең зарланырга хакы юк.

Байтак заман элек безнең аңыбызда “курайдан – операга” дигән төшенчә барлыкка килде. Ул Заһир Исмәгыйлевның исеме һәм иҗаты белән турыдан-туры бәйләнгән. Монда мин Х. Әхмәтов, Р. Мортазин, Н. Сабитов кебек атаклы композиторларның өлешен һич кенә дә киметмим. Бер агачтан урман булмый. Тәүдәрәк “курайдан — операга” дигән сүзләрне үтә еш кабатлап, бәясен төшерделәр. Соңрак инде бәгъзе берәүләр бу атама курайны кимсетә булып чыга дип, аны шик астына алды. Янәсе, “сукадан — тракторга” дигән сымаграк. Дөрес түгел бу. Теләсәң дә, курайны кимсетеп булмый. Чөнки башкорт халкының иң бөек классик әсәрләрен курай тудырган һәм камилләштергән, курай җаны аша узган алар. Ә инде башкорт композиторлары классик операның тәҗрибәсен үзләштереп, халыкның шушы даһи музыкасына таянып иҗат итә икән, бу бик табигый һәм игелекле күренеш. Димәк, курай дигән бер могҗиза “опера һәм балет” дигән икенче могҗизага барып тоташа.

Моннан 45 ел элек Мәскәүдә бәләкәй генә бүлмәдә Заһир миңа “Салават Юлаев”ның яңа гына тәмамланган увертюрасын пианинода уйнап ишеттерде. Мин тетрәндем. Соңгы аккорд яңгырагач, күтәрелеп дустымның йөзенә карадым. Аның йөзендә борчылу катыш илһам нуры балкый иде. Мин торып, нигәдер форточканы яптым, әйтерсең мине тетрәткән моңнар, читкә таралып, адашудан курыктым. Моңнар адашмый икән. Ераграк таралган саен алар якынрак, яхшырак ишетелә. Заһир Исмәгыйлев моны үзе гамәлдә күрсәтте.
1997 ел.


СССРның халык артисты Заһир Исмәгыйлевның башлап йөрүе нәтиҗәсендә Уфа дәүләт сәнгать институты ачылды һәм аны ректор итеп тәгаенләп куйдылар. Хуҗалык эшләрендә тәҗрибәсе аз бул­ган кеше иңенә күпме хәстәрлек салынды: матди-техник базаны булдырырга, коллектив тупларга, укырга сәләтле яшьләрне сайлап алырга кирәк. Ректорның һәм аның фикердәшләренең көнне төнгә ялгап эшләве нәти­җәсендә институт ил күлә­мендә зур абруй яулады. Бер үк вакытта композиция классын да җитәкләгән Заһир Гариф улы башкортның һәм татарның Рим Хәсәнов (Габдулла Тукай исемендәге премия лауреаты), Нур Даутов, Рафаил Касыймов (Салават Юлаев исемендәге премия лауреатлары), Роберт Газизов, Абрар Габдрахманов, Луиза Хәйретдинова, Илшат Хәлилов, Айрат Кәримов, Айрат Кобагышев, Рәшит Җиһа­нов кебек композиторларын укытып чыгарды.

“Заһир Исмәгыйлев – оста, тәҗрибәле педагог, композиция дәресләрен үзенчәлекле система белән алып бара иде, – дип хәтерли Илшат Хәлилов. – Бөтен курс студентлары дәрескә бергә килә. Заһир аганың өлкән курстагылар әсәрләренә карата язган искәртүләрен яшьләр отып ала да, бер-берсенең хаталарын кабатламаска тырыша. Заһир ага, җанын-йөрәген бирердәй булып, студентлар белән кыйммәтле фикер­ләрен, киңәшләрен генә уртаклашып калмый, халыкны, фольклорны яратырга да өйрәтә. Димәк, музыка язарга гына түгел, тормышка туры карарга, чын кеше булырга өйрәтү – профессор Заһир Исмәгыйлевның педагогик максаты шундый иде. Язмышыбыз, уңышларыбыз аның белән бәйле. Туган илне, халкыбызны шул кадәр ярат­кан, табигатькә соклана белгән Заһир ага иҗатыбызда маяк булып тора”.

Ә институтны тәмамлаган күпме җырчыларыбыз ил, дөнья күләмендә дан казанды! “Җыр бүлегенә егетләрне, кызларны үзем тыңлап ала идем һәм бервакытта да ялгышмадым булса кирәк”,– ди торган иде Заһир ага.

Композитор-укытучы студентларына дәрес биргәндә сәнгатьтә бөтен нәрсәнең чишмә башы булган үз халкың фольклорын белергә, аңа сак карарга һәм таянырга куша иде. Бу җәһәттән аның тү­бәндәге фикерләрен китерәсе килә: “Үз башлангычын фольклорның гаять бай хәзинәсеннән алган, милли фикерләү традицияләрен үстергән профессиональ музыка гына халыкчан була ала. Әмма үзенең әсәрләрендә халык җырлары образларын оригиналь, үзенчә аңлатырга кулыннан килгән чын талант иясе генә моны тормышка ашырырга сәләтле. Менә ни өчен композиторның шәхесе, үз халкының рухи мәдәниятен тирәнтен белүгә нигезләнгән чынбарлыкны тою хәлиткеч әһәмияткә ия. Музыка үз асылында чын-чыннан халыкчан була алу-алмавы шуңа бәйле бит”.

Наҗар Нәҗми,
Башкортстанның халык шагыйре:


— Заһир Исмәгыйлевның халыктан килеп, халыкка баручы композитор икәнлеге аның зур күләмле әсәрләрендә күбрәк чагыла, дисәм, хата булмас, мөгаен. Операларында, симфоник әсәрләрендә халык көйләре темаларына мөрәҗәгать итүе һәм аларны үстерүе, киңәйтүе бик тә табигый хәл. Операларының исемнәрен генә алып карагыз: “Салават Юлаев”, “Шәүрә”, “Агыйдел дулкыннары”...

Композитор белән шагыйрь — җыр дигән тылсымлы капканың ике баганасы, шул баганаларның кайсысы мөһимрәк икәнен әйтүе кыен. Шунысы бәхәссез, музыка белән шигырьнең бәхетле кавышуы нәтиҗәсендә җыр туа. Бәхетле җыр — матурлык белән акыллылыкның бер үк кешедә гармонияләшүенә охшаш. Заһир Исмәгыйлевның шул иҗади дуслык нигезендә туган җырларын атап, тезеп чыгудан мәгънә булмас, чөнки аларның күпләре халык күңелендә, хәтта үз иҗатчысын ташлап киткән шикелле. Алар кеше күңеленең моңлы бер өлешенә, халык җырларына әйләнде.

“Җыр аша дус, иптәш табыла...” Бу җыр язылган елларда туган кешеләргә дә хәзер байтак яшь... Шул еллар арасында күпме кеше дөньяга килде, ә күпмесе китте. Ә җыр һаман үзенең дустын һәм иптәшен таба бара. Җырларның язмышы нинди бәхетле! Ә шуларны дөньяга биргән дус һәм иптәш Заһир Исмәгыйлевның да язмышы үз җырларына охшаш, чөнки ул бөтен гомере, бөтен булмышы белән халкы өчен кирәкле җыр, бәхетле җыр, андый җырның тумавы мөмкин түгел иде.
1997 ел.


Заһир Исмәгыйлев – башкорт халкының данлыклы улы. Ләкин андый олы талант ияләренең иҗаты бер халыкныкы гына була алмый. Аның әсәрләрен, димәк, үзен дә татарлар үзенеке дип саный. Заһир ага үзе дә татар әдәбияты һәм сәнгатенең күренекле вәкилләре белән гомер буе аралашып яшәде, Казанга барса, күтәреп ала торганнар иде. Яшьлегендә Мәскәүдә Муса Җәлил белән кичәләрдә бергә чыгыш ясарга туры килгән. Салих Сәйдәшев аңа яхшы мөнәсәбәттә булган. Гомерлек дуслары, сер­дәшләре арасында – Нәҗип Җиһанов, Рөстәм Яхин...

Шул хакта белгәнлектән, бер кечкенә сюрприз булсын дип, Заһир агалар өенә 1957 елда төшерелгән фото алып бардым. Җиһанов белән Исмәгыйлев һәм җырчы Габдрахман Хәбибуллин сурәт­ләнгән анда. Сиксән яшьлек композиторның болай да көләч йөзе балкып китте. “Гадәттә миннән фотолар алып китәләр дә кире кайтарырга “оныталар”, ә син, кустым, киресенчә, миңа нинди истәлекле фото китергәнсең, күргәнем юк иде әле аны, – дип фотога карап уйга калды. – Нәҗип... Ничә дистә еллар җан дуслар, моңдашлар булып яшәдек бит без. Уфага соңгы тапкыр килүендә, 1988 елның җәендә, мин дәваха­нәдә ята идем. Хәлемне белергә килде. Ике сәгать сөйләшеп утырдык. Китәргә җыенгач, мине кочаклап бик озак торды. Күңеле тулган: “Кабат әллә күрешәбез, әллә...” Миңа да сагышлы булып китте. “Хәлем әйбәтләнә, тиздән чыгам моннан”, – дип юаткан булам. Бер тәүлектән соң Уфада Нәҗип дустымның йөрәге туктар дип кем уйлаган! Татар халкының икенче бер бөек (бу сүзне мин аңа карата һич икеләнмичә кулланам) композиторы Рөстәм Яхин белән бергә укыдык, ул – пианистлыкка, мин – композиторлыкка. Зур күләмле әсәрләр язмады, җырлары, романслары бөек Сәйдәшнекеләр белән янәшә торырлык”.

Өйләрендәге очрашу ис­тәлеге итеп композитор үзе турындагы зур булмаган брошюраны: “Кадерле Фәрит! Үзегезне бик якын күреп. Заһир Исмәгыйлев. 20. 02. 1996. Уфа”, дип автограф язып бүләк итте. Мин аны кадерләп саклыйм. Заһир Гариф улы белән Мәгъсүфә Хәсән кызы балаларының да тормышта үз урыннарын тапканлыгы турында горурланып сөй­ләгәннәр иде.

Казан һәм Мәскәү дәүләт консерваторияләрендә, шулай ук Гнесиннар исемендәге музыкаль-педагогия институтында белем алган Ләйлә Заһир кызы Исмәгыйлева 1972 елдан бирле Уфа дәүләт сәнгать институтында укыта. Профессор. Башкортстанның халык артисткасы, Башкортстанның һәм Русиянең атказанган сәнгать эшлеклесе. Русия Композиторлар берлегенең Д. Шостакович исемендәге премиясе лауреаты. Ул шулай ук Башкортстан Композиторлар берлегенә җитәкчелек итә.

Заһир Исмәгыйлев 2003 елның 30 маенда 87нче яшендә вафат булды. Уфа дәүләт сәнгать институты хәзер аның исемен йөртә. Опера театры янәшәсендәге скверга аның һәйкәле куелды. Музыкант-башкаручыларның Заһир Исмәгыйлев исемен­дәге чираттагы өченче халыкара конкурсы үткән ел ахырында Уфаның өч залында ун көн буе барды.

Фәрит Фаткуллин,
“Кызыл таң”ның әдәбият һәм сәнгать бүлеге мөдире.


Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



Табиб дигән даны бар
17-06-2017 :: Календарьда бу көн
Табиб дигән даны бар
Милли батыр туган ай
13-06-2017 :: Календарьда бу көн
Милли батыр туган ай
Исемнәрен искә алабыз...
25-05-2017 :: Календарьда бу көн
Исемнәрен искә алабыз...
Дан-хөрмәттә үтсен көнегез!
6-05-2017 :: Календарьда бу көн
Дан-хөрмәттә үтсен көнегез!
“Юлдаш” — һәркемгә юлдаш!
6-05-2017 :: Календарьда бу көн
“Юлдаш” — һәркемгә юлдаш!
Май
2-05-2017 :: Календарьда бу көн
Май
“Тамыр” туган көнен билгели
25-04-2017 :: Календарьда бу көн
“Тамыр” туган көнен билгели








Новости русской версии сайта


Яңа номер

86 (25090)

от 27 июля 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Общероссийский проект «Россия – Моя история!»


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы











Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»