Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / Җырлы-моңлы лирик

16.02: Җырлы-моңлы лирик

Җырлы-моңлы лирикШагыйрь һәм драматург Рафаэль Сафинның тууына — 85 ел.

1932 елның 16 февралендә Кыйгы районының Еланлы авылында колхозчы гаиләсендә туып-үскән, бәләкәйдән үк гармунда уйнаган үсмер, тулы булмаган урта мәктәпне тәмамлагач, 1947 елда Уфага килеп, музыка училищесына укырга керә. 1952 елда шунда махсус һөнәри белем алып чыккач, Мәскәүдәге М. Горький исемендәге Әдәбият институтында дүрт ел укый. 1957-61 елларда “Совет Башкортостаны” гәзитенең, тагын 12 ел “Агизел” журналының мәдәният, поэзия һәм сәнгать бүлекләренә җитәкчелек итә, 1974-83 елларда Язучылар берлеге рәисе урынбасары, туксанынчы еллар башында Башкорт дәүләт академия драма театрының әдәби бүлек мөдире булып эшли.


Рафаэль Сафинның тәүге шигырьләре республика гәзитлә­рендә 1950 елда басыла. 1956 елда чыккан “Тормыш кушуы” дигән беренче җыентыгын әдәби тәнкыйть һәм шигърият сөючеләр яратып каршылый, аеруча аның “Тормыш кушуы” поэмасы уңай бәя ала. 1960 елда — шагыйрьнең “Мин белмимен тыныч сөюне”, тагын бер елдан Мәскәүнең “Молодая гвардия” нәшриятында “Весна на Юрюзани” дигән шигырьләр җыентыгы дөнья күрә. Шагыйрьгә әле бу вакытта 30 яшь тә булмый.

Рафаэль Сафинның поэзиясе гражданлык рухы һәм публицистик пафосы белән көчле иде. Аеруча “Ышаныч” дигән китабында бу сыйфатлар барлык куәтендә чагыла. Аның әсәрләренә тормыш хакында тирән уйлану, борчылу хас булды.

“Кыр казлары” дигән зур кү­ләмле шигыре авторны яңа биеклеккә күтәрде. Халык җырын­дагы “Киткән казлар кире кайта, ә син кайтырсың микән?” дигән сүзләр эпиграф итеп алынган бу әсәрдә кыр казлары символикасы үлемсез хәтер сыны булып алга баса, үстерелә, баетыла. Ничә еллар буе шагыйрь аны зур сәхнәләрдә тетрәндерерлек итеп сөйләде. Еллар үткәч исә бу шигырь мотивына әйләнеп кайтып, “Кыр казлары” драмасын иҗат итте. Биредә инде кыр казлары образы, драматик-фаҗигале мотив сәхнә киңлегендә һәм яктылыгында яңача, көчлерәк сынланды. Бу — поэтик театрның асыл бер мисалы иде.

Еракта калган ул заманнарның яшь шагыйре Рафаэль Сафин турында сүз барганда аның ике каләмдәше — фикердәше Әнгам Атнабаев һәм Марат Кәримовны телгә алмау мөмкин түгел. Алтмышынчы елларда Ә. Атнабаев “Кызыл таң” гәзите редакциясе каршында әдәби түгәрәк алып бара. Анда М. Кәримов, Р. Сафин бик актив катнашып киләләр. Кемнең кем булуына карамастан, өлкәннәрнең дә, яшьләрнең дә әсәрләре тикшерелә. Түгәрәкнең, үз казанында гына кайнамыйча, иҗади утырышларга Мостай Кәрим, Сәгыйть Агиш, Гайнан Әмири, Әкрам Вәли, Динис Исламов кебек зур язучыларны да чакыру каләм тибрәтүче яшьләрне аеруча җәлеп итә. Монда күбрәге университет, институтлар студентлары агыла. Булачак шагыйрьләр Равил Бикбаев, Әхмәт Гайсин, Муса Сираҗетдинов даими йөри. Әнгам, Марат, Рафаэльне иҗат­лары гына түгел, шигырьләрен яттан тәэсирле итеп сөйләүләре, үзләрен тыңлаучы­лар белән дустанә тотулары, зал­дагы халыкны тын да алдырмыйча үз авызларына каратып тота бе­лүләре дә берләштерә, якынайта.

1969 елның җәендә Уфа урамнарын ике шагыйрь елмаеп төшкән фоторәсем урнаштырылган афишалар бизи. Филармония белән Язучылар берлеге Р. Сафин һәм Ә. Атнабаевның шигырь кичәсе үткәрәчәген хәбәр итә алар. Беренчесе — филармониядә, икенчесе Актерлар йортында булган кичәләр көтелгәннән дә уңыш­лырак үтә. Икесендә дә аларны электән тыңлап, күзәтеп килгән күренекле язучы һәм сүз остасы Сәгыйть Агиш халык алдында фатыйха бирә. Лирик һәм сатирик шигырьләр бер-берсен алмаштыра. Рафаэльнең өздереп гармунда уйнавы кичәләргә ямь өсти. Ша­гыйрьләрнең берсенең — башкортча, икенчесенең татарча сөйләве үзенчәлекле яңгыраш булып үрелеп бара. Башкорт төбәк­ләрендә дә, татарлар күп яшәүче җирләрдә дә аларны яратып кабул итәләр.

Көзен ике шагыйрь бу программа белән Казанга барырга тәвәккәлли. Анда аларның рухташ-фикердәш булган абыйлары — Хәсән Туфан көтә.

Аз гына тарихи чигенеш. 16 ел гомерен сөргендә уздырган Хәсән Туфан, 1958 елда әдәбиятка исеме акланып кире кайткач, яшь шагыйрьләрдән Татарстанда Илдар Юзеев белән Шәүкәт Галиевны бертуган энекәшләре кебек якын күрсә, Башкортстаннан Әнгам Атнабаев, Марат Кәримов, Рафаэль Сафин шундый дус “кустылары” була. Уфага еш килә, килгән саен шушы яшьләр белән очрашмый калмый. Яңа ел белән котлап, “И, изге дә малайлар сез, Әнгам, Марат, Рафаэль!” дип башланган шигырь дә язып җибәрә.

Сафин белән Атнабаевның шигырь кичәсе Казанда да уңышлы үтә. Ул чактагы иң зур сәхнәләрдән саналган М. Горький исемендәге клубта һәм филармониядә зал тулы халык алдында чыгыш ясагач, Хәсән Туфан да, сәхнәгә күтәрелеп, аларга югары бәя бирә. “Бу егетләр миңа егерменче еллардагы Такташ белән Кутуйны хәтерләтте”, — ди.

Ике дус шагыйрьнең моннан соң да Казанга юллары күп тапкыр төшә: артистлар белән, башка язучылар белән... Һәм Хәсән Туфан, Сара Садыйкова, Нәкый Исәнбәт бервакытта да аларның кичәләрен калдырмыйлар.

Сиксәненче еллар уртасында, бездә әле “җыр театры” дигән төшенчә юк чагында, бихисап җыр текстлары авторы, гармунчы, шагыйрь Рафаэль Сафин белән күренекле җырчы Флүрә Килдиярова, шигърият һәм моң кичәләре оештырып, Уфаның иң зур сәхнәләрендә күрсәтеп, тамашачыларда тирән кызыксыну уяттылар.

Рафаэль Сафин дөнья яме, яшәү күрке, кешенең гүзәллеге хакында шигырьдә һәм поэмада сүз алып бару белән канәгатьләнмичә, еш кына публицистикага да мөрәҗәгать итте. Шундый мәка­ләләре арасыннан “Матурлык”, “Шулай яратылган кеше”, “Кем гаепле?”, “Матурлык йоласы”, “Игътибар” кебекләрен әйтеп үтәргә мөмкин. Җырларның, аеруча аларның текстларының, сыйфа­ты түбәнәюгә бигрәк тә көенде ул. Һәм төгәл 30 ел элек аның тәкъдиме буенча “Кызыл таң”га легендар җырчыбыз Фәридә апа Кудашева белән икесен чакырып, җыр сәнгатенең проблемалары турында сөйләшү оештырдым. Сөйләшүнең йомгагы, гәзитнең бер битен тутырып, “Җыр-моң иле ничек яши?” дигән баш астында басылып чыкты. Бу темага сөй­лә­шүне гәзит ел ахырына кадәр дәвам итте.

Шагыйрьнең ачынып сөйлә­гәнен искә төшерәм: “Мине еш кына җыр текстларына тиешле игътибар җитешмәү борчый. Әдәби тәнкыйть тә бу жанрны читкә тибәрә. Бер үк трафарет фикер­ләр, бизәкләү чаралары белән эш итүче авторлар “Туган илем – гөл бакчасы”, “Башкортстан – гөл бакчалар иле” дип бер-берсен кабатлый. Әгәр җыр тексты шигырь булып тумаган икән, аны тема да, сүз уйнатулар да, аллы-гөлле бизәкләр дә коткара алмый. Бер-берсенә охшаш җырларның үрчүе күңелне кыра. Соңгы вакытта аерым төбәкләргә, елгаларга, районнарга, шәһәрләргә багышланган җырлар ишәеп китте. Исемнәрен­нән башка аларны бер-берсеннән аерып алу да кыен. Әлеге шул сәер калып, шаблон үзен сиздерә.

Кайбер композиторлар, текст­ның мәгънәсе, ритмы, рифмасы бармы-юкмы, талымлап тормый, көйгә сала. Андый сүзләр тезмәсе кул астында булмый икән — аптырап калмыйча, үзләре текст язарга утыралар. Бу өлкәдә сәләтең булса – рәхим ит! Тик... көйне ничек камилләштерү турында ныграк уйлансыннар иде. Яхшы шигырьнең ни икәнен белсәләр, моңа куллары күтәрелмәс иде...”

Рафаэль Сафин үзен сәләтле драматург итеп тә танытты. Аның “Янбикә”, “Тилекәй”, “Газизәкәй балдыз”, “Кыр казлары” дигән пьесалары Башкорт дәүләт академия драма театры һәм башка кайбер театрлар сәхнәләрендә куелды.

Шагыйрь һәм драматург каты авырудан соң 70 яшендә вафат булды.
Рафаэль Әхмәтсафа улы белән СССРның халык артисткасы Гөлли Мөбәрәкованың бердәнбер мәхәб­бәт җимеше Аяз Сафин да, оныклары Алсу белән Урал да — алган һөнәрләре һәм башкарган эшләре буенча мәдәният, мәгариф кешеләре.


Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



“Тамыр” туган көнен билгели
Вчера, 00:00 :: Календарьда бу көн
“Тамыр” туган көнен билгели
Берләштерүче бәйрәм!
16-04-2017 :: Календарьда бу көн
Берләштерүче бәйрәм!
Күңелләрне уятыр!
28-03-2017 :: Календарьда бу көн
Күңелләрне уятыр!
Монда йортлар чәчәк ата, торналар оя кора
18-03-2017 :: Календарьда бу көн
Монда йортлар чәчәк ата, торналар оя кора
Каракларны атканнар!
12-03-2017 :: Календарьда бу көн
Каракларны атканнар!
“Кызыл таң”да гүзәл затлар тәбрикләнде
8-03-2017 :: Календарьда бу көн
“Кызыл таң”да гүзәл затлар тәбрикләнде
Еллар бәясе
25-02-2017 :: Календарьда бу көн
Еллар бәясе
Җәза бирүче түгел, хокук яклаучы орган
12-01-2017 :: Календарьда бу көн
Җәза бирүче түгел, хокук яклаучы орган








Новости русской версии сайта

sendmail

Яңа номер

48 (25052)

от 25 апреля 2017 Архив номеров газеты






Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


Журнал Тулпар

Русия киносы елы


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы







Регистрация Напомнить пароль?


или через социальные сети:




Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»