Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга

25.02: Еллар бәясе

Еллар бәясеКүренекле дәүләт зшлеклесе Марат Миргазямовка – 75 яшь.

Катлаулы да, нәтиҗәле дә, намуслы да тормыш юлы үткән олы шәхес ул Марат Миргазямов. Бу дәүләт эшлеклесенә карата принципиаль сүзен аеруча ассызыклыйсы килә, чөнки ул утыз яшенә кадәр производствоның төрле тармакларында принципиаль лидер булып таныла.


Әлеге принципиальлеге совет чорында аны җи­тәкчелекнең иң югары баскычына мендерсә, респуб­ликада үзаллылык игълан ителгәч, әлеге принципиаль­лек аның үзенә каршы эшли башлый. Аяныч хәл килеп туа, чөнки ул Ельцин­ның “Мөстә­кыйл­ьлекне йотып алганчы алы­гыз” дигән сүзләрен бездәге аерым түрәләрнең “Хватай не глядя!..” дип кабул итүен белә. Эш шунда: республи­каның индустриаль куәтен җен­текле аңлаган Марат Париса улы “дәүләт ирке” төшенчәсен башкача кабул итә. Югары Советтагы эшчәнлек аның тормыш принципларына каршы килә иде. Шул чордагы авыр кичерешләр аның башын ап-ак иткән, маңгаена тирән эзләр салган.

Үз вакытында аның белән өч сәгаттән артык әңгәмәләшеп утырырга туры килгән иде. Аның тулы канлы тормыш юлы, үткәннәр, кешеләр турында сөйләш­тек. Узган гасырның 80нче еллары ахырыннан 90нчы еллар башына кадәр ул Башкортстанның иң югары башкарма власть органы – Министрлар Советы Рәисе вазыйфасын башкарды.

Марат Париса улы партия-совет органнарында эшли башлаганда КПСС­ның Башкортстан өлкә комитеты беренче секретаре Мидхәт Шакиров була. “Аның җитәкчелегендә эшли башлау безнең кебек яшьләр өчен зур тормыш мәктәбе иде, — дип хәтерли ул. — Аның эш стиле бик үзенчәлекле иде. Алда торган бурычларны хәл иткәндә компетентлылык, оешканлык, югары активлык белән аерылып торды. Безне дә шуңа өйрәтте. Катлаулы шартларда хәлне җайга сала белде. Югары җитәк­челәр дә, гади халык та аны ихтирам итте. Шуны аерып әйтәсем килә: аның мәдә­ниятлелеге күзгә бәрелеп тора иде. Берәүләр аны, урыны белән бик кырыс иде, дип хәтерли. Әйе, андый чаклары да булгандыр. Әмма нинди генә шартларда да аның алдында үз фикереңне белдереп була иде. Һәрхәлдә, үземә карата бернинди дә начар мөнәсәбәт тоймадым. Мак­сат­ка ирешү өчен ул кеше­ләрне берләштерә белде”.

Әйткәндәй, 2012 елда “Башкирия на переломе эпох и веков” дип аталган күләмле хезмәт басылып чыкты. Анда Марат Мир­га­зямовның да мәкаләсе бар. Остазы турында ул бик тирән эчтәлекле, фәһемле шундый сүзләр яза: “...Ул тормышта бик тыйнак булды. Башка җитәк­челәр­нең эшенә генә түгел, хәтта кием-салымына да таләпчән иде... Ул чорда эшләвем белән чын мәгъ­нәсендә горурланам”.

Башкортстанның социаль икътисадын үстерүгә күп көч салган Марат Миргазямовның тормышы, эшчән­леге турында матбугатта соңгы елларга кадәр мәгълүмат ифрат аз булды. Хәтта республика энцик-лопедиясендә дә нибары берничә юл. Ни өчен шулай соң? Бу очракта алда әйтеп кителгән “принципиальлек” төшенчәсенә әйләнеп кайтырга кирәктер. Үзенең сәяси кабалага эләгүе хакында сорагач, ул сүзне болай дип башлаган иде:
— БАССР Югары Советы Рәисе итеп сайлангач, Мортаза Рәхимов янына куштаннар җыела башлады. Башкортстан икътисадының терәге – ягулык-энегетика комплексын хосусыйлаштыру буенча эш җәел­де­релде. Министрлар кабинеты, шул исәптән мин, мондый башбаштаклыкка принципиаль рәвештә каршы чыктык.1992 ел мине сәяси аренадан алып ташлауга багышланды. Әллә нинди башка сыймаслык “чаралар” күрә баш­ладылар. Минем җиде буын бабамны тик­шерделәр, КГБга миңа карата компромат сорап мөрәҗәгать иттеләр... Югары Совет утырышында Министрлар кабинетын отставкага җибәрү эше җәелдерелде.

Мин РТИ заводында эшли башладым. Гомумән, туксанынчы еллар башында җитештерү пред­приятие­ләренең хәле авыр иде. Ничек кенә булмасын, башка төбәкләр белән моңача өзелгән элемтәләрне яңар­туга ирештек. РТИ продукциясе чит илләрдә ихтыяҗ белән файдаланыла башлады. Табышлы эшли башладык, ләкин... Минем үземне генә түгел, гаиләмне дә эзәрлекли башладылар. Хатынымны пенсия яшенә җиткәнче эшеннән алдылар, кызым республикадан чыгып китәргә мәҗбүр булды, улымны алты ел буена эшкә алмадылар. Ә инде 1998 елда, мин Башкортстан Президенты вазыйфасына кандидат итеп күрсәтелгәч, заводны төрле яклап камап алдылар, югарыдан кушу буенча ясалма рәвештә банкрот ясадылар. Минем кандидатураны сайлауга үткәрмәделәр. Заводны, фабриканы юкка чыгару, кеше язмышын челпәрәмә китерү ул чор башлыклары өчен берни түгел иде...

...Совет чорында Уфада төрле дәрәҗә җитәкчеләрнең нинди дә булса зур проблемага багышланган партия-хуҗалык активлары үтә иде. Шуларда чыгыш ясаганда Марат Париса улының проблеманы төпле белүе, республиканың нинди төбәгендә кайсы эшнең сүлпәнлеге, кайда нинди ресурслар җитешмәү хакындагы фәһемле чыгышлары сокландыра иде. Аның залдан төрле район-шәһәрләрдән килгән җитәкче­ләрнең сорауларына, мәсәлән, кә­газьсез-нисез тулы җавап биргән­леге истә калган...

Без кайчак, властьта кем утырса да ярамыймыни инде, дибез. Иң мөһиме – предприятие эшләп торсын да хезмәт хаклары түләнсен. Бу — беркатлы фикер. Мәсәлән, республикада егерме елда ике дистәгә якын завод һәм фабрика юкка чыкты. Алар эшләп торганда социаль өлкәгә акмаса да тама иде. Хәзер милекчеләр, чит төбәк­ләрдән булгач, бары тик табыш алуны гына кайгырта. Соңгы егерме елда Башкорт­станның сәнә­гать потенциалы нык какшады, аграр тармак бик авырлык белән генә аякка басып килә.

...Тормыш сынауларына биреш-мәде Марат Париса улы. Җәй көне Дим бистәсе базарыннан чыгып килгәндә азык-төлек сумкалары кү­тәр­гән төз гәүдәле ветераныбызны очрадым. “Исәнмесез, Марат Парисович!” диюгә уйчанлы күзләре яктырып киткәндәй булды. “Шушы якларда яшисең­мени, матур төбәк бу”, — диде. Ашыга иде. Бәлки, сәяси темага гәп сатып алган булыр идек...

Марат Миргазямов дөньяга үч тотып, үз эченә бикләнеп ята торганнардан түгел. Иҗтимагый эшләрдә актив катнаша, бай тормыш тәҗри­бәсе белән уртаклаша. Үзенең туган Караидел авылының җәмигъ мәче­тенә намазга килүчеләр Аллаһ бинасын төзетүдә катнашканы өчен дә, башка бик күп изге эшләре өчен дә аңа рәхмәт әйтеп дога кылалардыр... Амин, шулайдыр.

Идрис Сәетгалиев.


Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



Табиб дигән даны бар
17-06-2017 :: Календарьда бу көн
Табиб дигән даны бар
Милли батыр туган ай
13-06-2017 :: Календарьда бу көн
Милли батыр туган ай
Исемнәрен искә алабыз...
25-05-2017 :: Календарьда бу көн
Исемнәрен искә алабыз...
Дан-хөрмәттә үтсен көнегез!
6-05-2017 :: Календарьда бу көн
Дан-хөрмәттә үтсен көнегез!
“Юлдаш” — һәркемгә юлдаш!
6-05-2017 :: Календарьда бу көн
“Юлдаш” — һәркемгә юлдаш!
Май
2-05-2017 :: Календарьда бу көн
Май
“Тамыр” туган көнен билгели
25-04-2017 :: Календарьда бу көн
“Тамыр” туган көнен билгели








Новости русской версии сайта


Яңа номер

74 (25078)

от 27 июня 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Общероссийский проект «Россия – Моя история!»


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы







Регистрация Напомнить пароль?


или через социальные сети:




Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»