Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / “Юлдаш” — һәркемгә юлдаш!

06.05: “Юлдаш” — һәркемгә юлдаш!

Радио хезмәткәрләре Чишмә районының Илкәш авылында  сугыш ветераны Рәшидә апа Юлдашева янында.Радио хезмәткәрләре Чишмә районының Илкәш авылында сугыш ветераны Рәшидә апа Юлдашева янында.17 ел эчендә ул күп меңнәрчә тыңлаучының күңеленә юл тапты.

Радио һәркем өчен бертөрле сөйләсә дә, һәр тыңлаучының үз зәвыгы, үз таләбе. Берәүләргә — көн кадагына суккан “очлы” тапшырулар, җитди фикер алышулар, кемгәдер музыка яңалыклары, рухият, сәламәтлек турындагы тапшырулар ошый, өченчеләр юлдагыларга сәлам җибәрергә, үзе яраткан аш-су төрләре белән бүлешергә ярата. Бәхеткә, биредә тыңлаучыларның барсы да җан азыгы таба.


Милләттәшләребез татар телендә чыккан тапшыруларны аеруча көтеп ала. Аларның алып баручылары Азат Фазлый­әх­мәтов, Флорида Корбанова, Рәсимә Гайнетдинова әзерләгәннәре – һәр йортта көтеп алынган кунак.
“Юлдаш” ике ел рәттән “Идел буе фе­де­раль округының иң яхшы радиостанция­се”, “Русия патриотлары” Бөтенрусия конкурсы, “Алтын каурый” бәйгесе җиңүчесе булды! Радио тапшыруларын Башкорт­стан­ның барлык районнарында, күрше өлкәләрдә һәм Интернет аша бөтен дөнья­да тыңлыйлар. Фондта сакланган 40 мең­нән артык җыр моңга сусаган күңелләрне иркәли, ул һәрдаим тулыландырылып тора.
Радио коллективы, үзешчән җырчы­ларның “Юлдаш җыры” ачык конкурсын оештырып, 500гә якын яңа исем ачты, 100гә якын лауреат арытаба иҗат итүгә фатиха алды.
“Юлдаш”лылар еш кына хәйрия акция­ләре оештыра, алар балалар, картлар йортларына, рухи һәм матди ярдәмгә мохтаҗларга изгелек сәфәрләренә чыга.
Күптән түгел башкача бер радиода да булмаган акция белән таң калдырды радио – туры эфирда туй үткәрде! Азат белән Лира исемле яшьләрне кавыштырып, “Юлдаш килен төшерә” йоласын башлап җибәрде. Бәлки киленнәре тагын да булыр “Юлдаш”ның.
Халкыбыз, илебез язмышына битараф булмаган радиода “Хәтер мәңгелек” дигән халык язмалары урын алып килә. Күптән түгел шушы язмалар тупланып, китап булып чыкты, анда төп-төгәл 70 тарих кергән.
Күптән түгел радио “Беркем дә онытылмаган” акциясе игълан итте һәм илебез азатлыгы өчен башын салган якташларыбызны искә алу максатында Орел өлкәсенә сәфәр оештырды.
Өлкәнең Колпна районында 1943 елның кышында фашистлар белән каты бәрелеш­ләр була. 12 февральдә район дошманнардан тулысынча азат ителә. Илебезнең төрле төбәкләреннән 10 меңнән артык солдат яу кырында ятып кала. Колпнада 42 тугандаш каберлек бар.
Районның хәрби комиссариаты Башкортстаннан шушы җирдә һәлак булган солдатларның исемлеген төзеде. Анда моңа кадәр кабере билгесез яугирләр дә бар. Шушы көннәрдә аларның туганнары, радио хезмәткәрләре белән берлектә, бу җирләргә изге сәфәргә чыга.
“Халык радиосы” дигән дан алган “Юлдаш”, ил җитәкчелеге һәм җәмәгатьче­лек­нең фикерен яңгыратып, аны халык фикере белән җөпләп куя. “Радио” сүзе латинчадан тәрҗемә иткәндә “нур”, “яктылык” мәгъ­нә­сен бирә. Коллектив шуны аклап, ялкынланып хезмәт итә. Уңышлар, табышлар, ачышлар һәм рух күтәренкелеге сиңа, “Юлдаш”ыбыз!


Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



Исемнәрен искә алабыз...
25-05-2017 :: Календарьда бу көн
Исемнәрен искә алабыз...
Дан-хөрмәттә үтсен көнегез!
6-05-2017 :: Календарьда бу көн
Дан-хөрмәттә үтсен көнегез!
Май
2-05-2017 :: Календарьда бу көн
Май
“Тамыр” туган көнен билгели
25-04-2017 :: Календарьда бу көн
“Тамыр” туган көнен билгели
Берләштерүче бәйрәм!
16-04-2017 :: Календарьда бу көн
Берләштерүче бәйрәм!
Күңелләрне уятыр!
28-03-2017 :: Календарьда бу көн
Күңелләрне уятыр!
Монда йортлар чәчәк ата, торналар оя кора
18-03-2017 :: Календарьда бу көн
Монда йортлар чәчәк ата, торналар оя кора
Каракларны атканнар!
12-03-2017 :: Календарьда бу көн
Каракларны атканнар!








Новости русской версии сайта


Яңа номер

62 (25066)

от 30 мая 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Русия киносы елы


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы







Регистрация Напомнить пароль?


или через социальные сети:




Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»