Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / Дан-хөрмәттә үтсен көнегез!

06.05: Дан-хөрмәттә үтсен көнегез!

Дан-хөрмәттә үтсен көнегез!“Башкортостан” концерт залында Бөек Җиңүнең 72 еллыгына багышланган тантаналы җыелыш үтте. Анда Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов 9 Май уңаеннан котлавын җиткерде. Чарада республика җитәкчелеге, ветераннар катнашты. Әйткәндәй, быел республикада Бөек Җиңүне 53 меңнән артык ветеран каршылый. Шуларның 35 933е – тыл хезмәтчәннәре, 14 485е – сугышта һәлак булган яугирләрнең гаилә әгъзалары, 565е – сугышта катнашучы, 790ы – сугыш инвалиды. Шул исәптә Ленинград блокадасын кичергәннәр дә, балигъ булмаган концлагерь тоткыннары да бар. Ветераннарыбызның сафы елдан-ел сирәгәйсә дә, бу бәйрәмнең бәһасе, безгә имин тормыш бүләк итүчеләргә хөрмәт арта гына.

– Берничә көннән Бөек Җиңүнең 72 еллыгын билгеләячәкбез, – диде Рөстәм Зәки улы. – Сезне якынлашып килүче бәйрәм белән ихлас тәбриклим! Җиңү көне – илебез өчен иң кадерле бәйрәм. Сугышларда һәлак булганнарны, концлагерьларда җәзаланганнарны, ачлыктан һәм яралардан вафат булганнарны онытмыйбыз. Башкортстаннан фронтка киткән якташларыбызның һәр икенчесе туган ягына әйләнеп кайтмаган. Геройларның исеме мәңгелеккә җиңү тарихында калган. Аларга мәңгелек дан!
Яу кырында ятып калганнар истәлегенә бер минутлык тынлык игълан ителде. Аннары республика Башлыгы чыгышында төбәктә киләчәктә дә ветераннарга һәм аларның гаиләләренә күпкырлы ярдәм күрсәтүгә, патриотик тәрбиягә игътибар кимемәячәген сызык өстенә алды.
Чара чагу концерт номерлары белән үрелеп барды.


Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



Табиб дигән даны бар
17-06-2017 :: Календарьда бу көн
Табиб дигән даны бар
Милли батыр туган ай
13-06-2017 :: Календарьда бу көн
Милли батыр туган ай
Исемнәрен искә алабыз...
25-05-2017 :: Календарьда бу көн
Исемнәрен искә алабыз...
“Юлдаш” — һәркемгә юлдаш!
6-05-2017 :: Календарьда бу көн
“Юлдаш” — һәркемгә юлдаш!
Май
2-05-2017 :: Календарьда бу көн
Май
“Тамыр” туган көнен билгели
25-04-2017 :: Календарьда бу көн
“Тамыр” туган көнен билгели
Берләштерүче бәйрәм!
16-04-2017 :: Календарьда бу көн
Берләштерүче бәйрәм!








Новости русской версии сайта


Яңа номер

86 (25090)

от 27 июля 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Общероссийский проект «Россия – Моя история!»


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы











Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»