Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
/ / Өч ахирәт – бер язмыш

30.09: Өч ахирәт – бер язмыш

Әнисә Хакова, Рида Гыйльманова һәм Гөлшат Сәхипова —  өч ахирәт, өч таган!Әнисә Хакова, Рида Гыйльманова һәм Гөлшат Сәхипова — өч ахирәт, өч таган!Иртәгә – Өлкәннәр көне!

– Гомер көзең алтын булсын, дисәң, яшьлегеңдә армый-талмый хезмәт салырга, тәрбияле балалар үстерергә кирәк, — ди Дүртөйле шәһәрендә гомер кичерүче Әнисә Хакова. — Узган юлларыңа, яшәгән елларыңа әйләнеп карагач, күңелдә юксыну белән бергә горурлык хисләре уянса, димәк, Ходай биргән гомереңне заяга сарыф итмәгәнсең.


Әнисә Карам кызы – Дүртөйле шәһәренең 6нчы “Кояшкай” балалар бакча­сының дүрт дистәдән артык хөрмәтле ветераннарының берсе. Ул бөтен гомерен яшь буынны тәрбияләүгә багышлаган.
— “Кояшкай” 1970 елда файдалануга тапшырылды. Без, укуыбызны тәмамлап, диплом алган өч яшь кыз – мин, Гөлшат Сәхипова һәм Рида Гыйльманова, яңа объектка эшкә килгәндә ул әле төзелеп тә бетмәгән иде. Безгә төзүчеләр белән бергә измә ташырга да, балалар бакчасы ихатасында агач-куаклар, чәчәкләр утыртырга да туры килде. Яшь чак, рәхәтләнеп, кинәнеп, хез­мәтебездән ямь табып эшләдек. “Кояшкай”ның көннән-көн күркәмләнүен күреп, ихлас сөенеч кичердек. Ә балалар бакчасының ачылу тантанасы бүгенгедәй хәтере­бездә саклана! Йөз­ләре шатлыктан балкучы әти-әниләр, дөньяга самими күзләр белән багучы сабыйлар беренче тапкыр гүзәл бакчабыз бусагасын атлап кергән мизгелне онытырлыкмы соң! — ди Әнисә Хакова.
Өч ахирәт гомер буе, иңгә-иң куеп, авыр минутларда бер-берсенә терәк булып, әлеге балалар бакчасында эшли. Яшь педагоглар Әнисә Карам кызы белән Гөлшат Ислам кызы чыгышы белән Ярмәкәй районыннан булса, Рида Гафур кызының тамырлары Салават районыннан. Тиздән уңган, булдыклы кызлар бер-бер артлы кияүгә чыга, тупылдап торган сабыйлар алып кайта. Эш урыннарында — өчесе дә мактаулы хезмәткәр, шәхси тормышларында акыллы хатын, хәстәрлекле әни, оста хуҗабикә була.
Алар үткәргән ачык дәрес­ләрне карарга, тәҗрибә алырга район гына түгел, республика балалар бакчаларыннан да хезмәттәшләре даими килә. Әнисә апа кызларны чигү, бәйләү кебек кул эшләре серләренә төшен­дерә, татар фольклоры түгәрәген алып бара. Рида Гафур кызы балаларны урыс фольклоры белән таныштыра, математиканы өйрәтә, Гөлшат Ислам кызы шахмат түгәрәген оештыра. Ахирәт­ләрнең тәрбия­лә­нүчеләре төрле иҗади бәйгеләрдә призлы урыннар яулый, ә Гөлшат Сәхипованың балалар белән шахмат өлкә­сендәге уңыш­ларын күреп, үрнәк алу өчен хәтта район семинары үткәрелә.
— Без, өч ахирәт, өч таган шикелле, гомер юлы буйлап гел янәшә атладык, — ди Әнисә апа. — Борчу-шатлыкларыбыз һәрчак уртак булды, эш казанында да бергә кайнадык, ял вакытларын да еш кына бергәләп үткәрдек. Мисал өчен, Төркиягә, Красноусол шифаханәсенә өчәү ял итәргә бардык, Бөек Болгарга сәяхәт кылдык.
Хаклы ялда да ахирәтләр аралашып яши. “Кояшкай”га да еш килә алар. Балалар бакчасын ачкан мәлдә утырткан пион чәчәкләрен яшь хезмәттәшләренең кадерләп саклап, үрчетеп үстерүен күреп шатлана, яңа, матур чәчәк орлыклары бүләк итеп, бакча ихатасын тагын да ямьләүгә зур өлеш кертә.
— Бүген “Кояшкай”да эшләп хаклы ялга чыккан 44 ветераныбыз бар, — ди балалар бакчасы мөдире Зинфира Әхмәт­шина. — Алар әле дә безнең зур ярдәм­челәребез. Мисал өчен, бакчабызның курчак театрына һәркайсысы үз куллары белән эшләп, әкияти персонажлар бүләк итте, Хезмәт һәм халыкны социаль яклау, Мәдәният министрлыклары, республи­кабызның Ветераннар советы башлангычы белән өлкән буын вәкилләре арасында уздырылган “Мин яратам сине, тормыш!” дип аталган фес­тивальнең зона этабында безнең ветераннарыбыз җиңеп чыкты. Ә “Кояшкай”­ның ветераннар оешмасы “Район­ның их яхшы ветераннар оешмасы” бәйгесендә икенче урын яулады. Әнисә апа дистә елдан артык районның “Әллүки” халык ансамбле составында һәм “Без кабызган утлар” хорында җырлый. Башкортстан Республикасының мәгариф отличнигы Гөлшат Ислам кызы быел 70 яшьлек юбилеен билгеләде, ахирәт­ләре дә аның үкчәсенә басып килә. Олыгайган көннәрендә актив тормыш рәвеше алып баручы, туган коллективы белән тыгыз элемтәдә яшәүче апаларга чиксез рәхмәтлебез!





Басып чыгарырга



Бер рәхмәт мең  бәладән коткарыр
8-06-2018 :: Календарьда бу көн
Бер рәхмәт мең бәладән коткарыр
Республика Конституциясенә – 25 ел
7-06-2018 :: Календарьда бу көн
Республика Конституциясенә – 25 ел
Бергә без — зур көч
5-06-2018 :: Календарьда бу көн
Бергә без — зур көч
Үз сабыйларыбызны үзебез курчалыйк!
1-06-2018 :: Календарьда бу көн
Үз сабыйларыбызны үзебез курчалыйк!
Тарихи мирас —  олы байлыгыбыз
1-06-2018 :: Календарьда бу көн
Тарихи мирас — олы байлыгыбыз
Июнь
31-05-2018 :: Календарьда бу көн
Июнь
1 июньдә балаларга туңдырма таратачаклар
30-05-2018 :: Календарьда бу көн
1 июньдә балаларга туңдырма таратачаклар
Бүген Тукай туган көн!
26-04-2018 :: Календарьда бу көн
Бүген Тукай туган көн!
  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных









Новости русской версии сайта

Глазная клиника Ретина



Яңа номер

Вступить в нашу группу Вконтакте


sendmail


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF




Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы


Гәзит номеры
Номерлар










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»