Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
/ / Хаталар да, җиңүләр дә бергә булды

07.11: Хаталар да, җиңүләр дә бергә булды

Хаталар да, җиңүләр дә бергә булдыОктябрь революциясенә — 100 ел.

Без искиткеч һәм кызыклы чорда яшибез. XX гасырның истәлекле вакыйгаларын хәтергә төше­рә­без һәм билгелибез. Аларның иң мөһиме – 1917 елда совет дәү­ләте барлыкка килү, чөнки аның дөнья тарихына йогынтысы зур. Бу – безнең тормыш, биография, халык язмышы. Ул хөрмәт таләп итә.


Шул чорда илнең таркалуы коточкыч булды. Ил челпәрәмә килде, Гражданнар сугышы башланды. Барысын да кире кайтару авыр булды. Әмма яңа власть бу бурычны үтәде. Аннары инде, бүгенгечә әйткәндә, “модернизация” киң җәелдерелде. Русия Федерация буларак, ә ил Союз буларак нәкъ шушы чорда төзелә башлады, Башкортстан оештырыла башлау шул вакытка туры килә. Әлбәттә, ялгышлыклар, хаталар күп булды. Әмма төбәкләр алга омтылды. Илдә фән, мәгариф, мәдәният, сәламәтлек саклау, социаль хезмәтлән­дерү системалары булдырылды. Иң мөһиме – гади халык белем һәм һөнәр ал­ды, фидакарь хезмәттә катнашты, тормыш шартлары яхшырды. Барысын да җи-ңеп, яңа буынга юл ачтык.
Советлар Союзы гаделлек идеясен, азатлык билгесен алга сөрде. Колониаль империяләр таркалды. Әгәр Беренче бөтендөнья сугышы вакытында планетада 53 дәүләт булса, Икенче бөтендөнья сугышы елларында алар саны 67гә җитте, ә фашистларны тар-мар иткәч, 100дән артык яңа дәүләт барлыкка килде, бүген аларның саны – 193. Совет иле үрнәге, йогынтысы ярдәме белән дөнья-ның социаль өлкәсе, йөз-ләр­чә миллион халыкның яшәү шартлары, дәүләтләр сәясәте үзгәрде.
ХХ гасырның шаулы унъеллыкларында илебез дөньяда зур роль уйнады. 1941 елның 7 ноябрендә Мәскәүдәге парад, Рейхстагтагы Җиңү байрагы, 1945 елның 24 июнендәге Җиңү парады, 1961 елда Юрий Гагаринның җиһанга очуы мәңге хәтердә калачак.
Русия мәдәнияте – дөнья хәзинәсе. Тарихны яңадан язып булмый. СССР таркалгач, яңа дөнья төзе­леше безнең күз алдында барлыкка килә.
Ил Президенты Владимир Путин Гражданнар җәм­гыятен һәм кеше хокукларын үстерү буенча совет утырышында 1917 елдагы революциянең ил һәм халыкны ике өлешкә бүлүен билгеләде. Хәзер аның 100 еллыгы әлеге таркалуны, бүленүне җиңү, бер-беребезне гафу итү символына әверелергә мөмкин.
Без традицияләрне, гасырлар бәйләнешен сакларга, чынбарлык нигезен, киләчәккә нинди мирас калдыруны истә тотарга тиеш. Календарьдагы “кызыл көн”­не без шундый уй-фи­керләр белән каршы алабыз. Һәм бу дөрестер дә.
Марат ЯМАЛОВ,
тарих фәннәре докторы, БДПУ профессоры.





Басып чыгарырга



Бер рәхмәт мең  бәладән коткарыр
8-06-2018 :: Календарьда бу көн
Бер рәхмәт мең бәладән коткарыр
Республика Конституциясенә – 25 ел
7-06-2018 :: Календарьда бу көн
Республика Конституциясенә – 25 ел
Бергә без — зур көч
5-06-2018 :: Календарьда бу көн
Бергә без — зур көч
Үз сабыйларыбызны үзебез курчалыйк!
1-06-2018 :: Календарьда бу көн
Үз сабыйларыбызны үзебез курчалыйк!
Тарихи мирас —  олы байлыгыбыз
1-06-2018 :: Календарьда бу көн
Тарихи мирас — олы байлыгыбыз
Июнь
31-05-2018 :: Календарьда бу көн
Июнь
1 июньдә балаларга туңдырма таратачаклар
30-05-2018 :: Календарьда бу көн
1 июньдә балаларга туңдырма таратачаклар
Бүген Тукай туган көн!
26-04-2018 :: Календарьда бу көн
Бүген Тукай туган көн!
  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных









Новости русской версии сайта


Глазная клиника Ретина



Яңа номер

Вступить в нашу группу Вконтакте


sendmail


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF




Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы


Гәзит номеры
Номерлар










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»