Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
/ / Бөтен чирдән дәва, имеш...

16.11: Бөтен чирдән дәва, имеш...

Бөтен чирдән дәва, имеш...Бүген — Халыкара тәмәкедән баш тарту көне.

Бу көнгә 1977 елда Американың онкология җәмгыяте нигез сала. Максаты — тәмәкегә бәйлелекнең таралуын киметүгә булышлык итү, тәмәке тартуга каршы көрәшкә халыкның бөтен катламын һәм табибларның барча белгечлекләрен җәлеп итү, тәмәке тартуны кисәтү һәм җәмгыятькә тәмәкенең кеше сәламәтлеге өчен хәвефле булуы турында мәгълүмат җиткерү. Шуңа күрә Тәмәке тартудан баш тарту көне кысаларында күп илләрдә сәламәтлек саклау учреждениеләре вәкилләре халыкка никотинның зыяны һәм тәмәке тартудан арындыру ысуллары турында аңлатырга тиешле төрле хәйрия һәм башка чаралар үткәрә.


Соңгы елларда дөньяның 140 илендә тәмәке тартуны чикләүче законнар кабул ителгән. Әйтик, Америкада каты, шулай ук фильтрсыз тәмәкене җитештерү тыелган. Япониядә һәм Финляндиядә медицина учреждениеләрендә эшләүчеләр тәмәке тартмаска тиеш. Күп илләрдә җәмәгать урыннарында тарту тыелган.
Русиядә дә тыю чаралары кулланыла. Безнең илдә “Гражданнар сәламәтлеген тәмәке төтене тәэсиреннән һәм тәмәке тарту нәтиҗәләреннән саклау турында” Закон эшләп килә. Аңа ярашлы, кафе һәм рестораннарда, кунакханә һәм көнкүреш хезмәте күрсәтү өчен тәгаенләнгән биналарда, поездларда, шәһәр яны платформаларында тарту тыела.
Шушы көн уңаеннан үткәрелгән сораштыруда катнашкан гражданнарның 47 проценты тәмәке тартуны — яман гадәт, 38 проценты — бәйлелек, 9 проценты дәвалап булмый торган чир дип исәпли, 6 проценты тәмәке тартуга мөнәсәбәтен билгели алмаган.
Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматлары буенча:
— дөньяда үпкә рагының — 90, хроник бронхитның — 75, йөрәк авыруларының 25 процентыннан үлем очракларына тәмәке тарту сәбәпче;
— һәр ун секунд саен планетада еш тәмәке тартучы бер кеше үлә (2020 елга бу дәрәҗә өч секундка бер кеше үлеменә җитәчәк);
— Русиядә ким дигәндә һәр унынчы хатын-кыз тәмәке тарта;
— бүген Русия ирләренең 50-60 процентын еш тартучылар санына кертергә мөмкин (кайбер категория гражданнар арасында бу сан 95 процентка җитә);
— тәмәке тарту һәм шул сәбәпле килеп чыккан авырулар ел саен Русиянең ким дигәндә бер миллион кешесенең үлеменә сәбәпче.

Тәмәке тартуның нәтиҗәләре нинди, дигән сорауга респондентларның 22 проценты төгәл генә җавап бирмәгән, 35 проценты тәмәке тарту нәтиҗәсе итеп үпкә рагын, 25 проценты — бронхитны һәм башка үпкә авыруларын, 12 проценты — йөрәк-кан тамырлары чирләрен, 6 проценты туберкулезны исәпли. Респондентларның 12 проценты фикеренчә, тәмәке тартуны ташлау җиңел, 56 проценты бу эшне — авыр, 4 проценты мөмкин түгел дигән фикердә, 28 проценты бу хакта уйланмавын белдерә. Сорауларга җавап бирү­челәрнең 21 проценты тартуны ташлап караган, ләкин, нигездә, уңыш­сызлыкка очраган. Тәмәкедән баш тартуга ярдәм итү үзәкләре барлыгы турында рес­пондентларның 30 проценты гына белә.
Тәмәкенең зыяны турында белсәләр дә, алар арасында никотинга бәйле­лектән котылырга теләүчеләр күп түгел. Я кеше тартуның сәламәтлек өчен бөтен авыр нәтиҗәләрен аңлап бетерми яисә авыру аңа кагылмас дип уйлый, яки тарту шулкадәр гадәткә кергән, аннан баш тарту мөмкинлеге юк.
Тартуны ташларга теләүчеләрнең 20 проценттан кимрәге генә бу теләген беренче тапкырдан тормышка ашыра ала. Шулай да бу гадәтне җиңәргә мөмкин, соңгы елларда моны җиңеләйтүче күп чаралар пәйда булды, ихтыяр көчен ныгытырга мөмкинлек бирүче методикалар эшләнде.
Тәмәкедән баш тартучының тышкы кыяфәте яхшыра, кәефе күтәрелә, оптимизм пәйда була, көче арта. Ә иң мөһиме — сәламәтлеге яхшыра һәм гомер озынлыгы арта.
Халыкара тәмәкедән баш тарту көненнән тыш, 1988 елдан 31 майда Бөтендөнья тәмәкесез көн билгеләнә.
Европага тәмәке ничек килеп кергән? Моның өчен без Колумб командасы миссионеры Роман Панэга бурыч­лы. Үзе белән тәмәке орлыклары алып кайтып, ушлы испанлы туган илендә шушы культураны үстерә башлый. Европалыларга бу нык ошап кала. Португалиядә Франция илчесе Жане Нико королева Екатерина Медичига шушы үсемлекнең орлыкларын һәм яфракларын “бөтен чирдән дәва” буларак тапшыра. Аңа рәхмәт йөзеннән соңгысы яңа даруны “никотин” дип атый.
Урта гасырларда тәмәке тартуга каршы чиркәү дә нык көрәшкән. Моңа кешеләрнең төтен белән җитди агулануы сәбәпче була. Тарткан кеше­ләрне җәзалап үтерәләр: диварларга исән килеш томалап куялар, казыкка утырталар.
Тәмәкенең зыянын 1761 елда Британия кешесе Джон Хилл дәлилли. Тикшеренү нәтиҗәләренә ярашлы, бу яман гадәт онкология чирләре килеп чыгуга сәбәпче була. Бүген, тәмәке тарту күләме уннарча, йөзләрчә тапкыр арткач, тартуның иң куркыныч нәтиҗәсе булып үпкә рагы тора.

Шул ук вакытта
15 ноябрьдән җитештерүчеләр тәмәкене күзгә бәрелеп тормаган капта чыгарырга һәм, бу зыянлы товарда системалы агулар бар, дип язарга тиеш. Куркыныч рәсемнәрне капның ике ягына да төшерергә тиешләр. Шулай ук тәмәке кабына ниндидер вкладыш тыгыла алмый.

“Җиңел” тәмәке белән бергә “экстра”, “ультра” һәм башкалары да юкка чыгачак, чөнки бу кешеләрне алдау булып тора. АКШ һәм Европада үткәрелгән күпсанлы тик­шеренүләр “җиңел” тәмәке тар­тучыларның да шундый ук куркыныч чирләр белән авыруын дәлилләгән.

Тәмәке кабында никотин һәм башка матдәләр күләме күр­сә­телмәячәк.

Русиягә тәмәке XVI гасырда кер­телгән. XVII гасырда аны күпләр утырта башлый. Кешеләр моңа тиз күнегә. Шулай ук тәмәке сатучыларга һәм сатып алучыларга карата тән җәзалары турында указ пәйда була. Властька Петр I килү белән бөтен җәзалар юкка чыгарыла, чөнки яңа башлык үзе дә тәмәке тартырга ярата. Аның кул арты җиңел булды, дип уйларга кирәк....





Басып чыгарырга



Бер рәхмәт мең  бәладән коткарыр
8-06-2018 :: Календарьда бу көн
Бер рәхмәт мең бәладән коткарыр
Республика Конституциясенә – 25 ел
7-06-2018 :: Календарьда бу көн
Республика Конституциясенә – 25 ел
Бергә без — зур көч
5-06-2018 :: Календарьда бу көн
Бергә без — зур көч
Үз сабыйларыбызны үзебез курчалыйк!
1-06-2018 :: Календарьда бу көн
Үз сабыйларыбызны үзебез курчалыйк!
Тарихи мирас —  олы байлыгыбыз
1-06-2018 :: Календарьда бу көн
Тарихи мирас — олы байлыгыбыз
Июнь
31-05-2018 :: Календарьда бу көн
Июнь
1 июньдә балаларга туңдырма таратачаклар
30-05-2018 :: Календарьда бу көн
1 июньдә балаларга туңдырма таратачаклар
Бүген Тукай туган көн!
26-04-2018 :: Календарьда бу көн
Бүген Тукай туган көн!
  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных









Новости русской версии сайта


Глазная клиника Ретина



Яңа номер

Вступить в нашу группу Вконтакте


sendmail


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF




Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы


Гәзит номеры
Номерлар










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»