Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
/ / Караңгыда гына үбешсәң, шулай була икән...

13.02: Караңгыда гына үбешсәң, шулай була икән...

Караңгыда гына үбешсәң, шулай була икән...Гашыйклар көне — минем көн түгел. Кызганычка каршы, әле беркемгә карата да мәхәббәт утында янып көйгәнем булмады. Шулай да кәефне төшермим. Шундый уңайлы килеп чыкты, өч-дүрт көнгә генә әниемнең туып үскән авылына “йомыш белән” булса да, кунакка килеп төштем.

Көндез очрашулар, туган-тумача белән күрешеп-елашулар узды. Бәләкәй генә авыл кичен йокларга ятамы дисәм — юк икән. Яшьләр тезелешеп клубка танцыга агылды. Мин дә төшеп калганнардан түгел. Яшь, дәртле чагым. Ник бармаска?


Күлмәк сайлау, ирен, керфек буяулар әллә никадәр вакытны алды. Кунак кызы бит мин, матур күренәсем килә. Чәчкә кебек булдым.
Клуб авыл уртасында. Танцылар көнне төн алыштыргач кына башлана икән. Әзерләнеп чыксам — тышта дөм караңгы. Күзне төртеп тишсәләр дә белү юк. Айны, йолдызларны болыт каплаган. Җылы, яңгырсыз, болытлы төн.
Юлдан читкә тайпылмаска тырышып, музыка тавышына таба барам. Клубка керсәм — халыкның исәбе-хисабы юк. Каян җыелып беткәннәр? Әллә чит авыллардан да килделәрме икән? Шәһәр кызы булгач, оялып тору юк, түгәрәк уртасына ук басып алдым да, биедем дә биедем. Гашыйклар көнен шулай үземчә күңел ачып үткәргән булам инде, янәсе. Парсызларга да бәйрәм кирәк ич!
Биеп арыгач, куна калган йортка төнлә кайтып керәсен дә уйлап, кайтырга чыктым. Шәп-шәп атлый киләм, бәй, арттан кемдер йөгерә-атлый иярде.
— Зинһар, туктагыз әле, ашыкмагыз, — ди йомшак, мөлаем тавышлы бер егет.
— Ни кирәк? — дим күзләремне караңгыга төбәп. Берни күренми. Каршыда — егетнең кара шәүләсе генә. Караңгы.
— Сезнең белән танышасым килә. Кунакка килдегезме? Әйдәгез, озатып куям, — ди бу.
Дөм караңгыда берүзем атлау да күңелле түгел, егетне ияртергә булдым. Авыл җире бит, курыкмыйм.
— Исемем Рөстәм, — дип, озатучым танышуны башлады.
— Ләйлә, — дим.
Бер-береңне күрмәгәч, башта сөйләшү әллә ни ялганмады. Бер-ике абынгач, кулларны тотынышып атларга булдык. Шулай арабызда ниндидер җылылык туды.
Менә кирәкле капка төбен дә таптык. Рөстәм дә бу авылдан түгел икән, әмма авылга еш килеп, урамнар, өйләр төзелешен, кемнең кайда яшәвен яхшы шәйли иде.
— Әз генә утырып торыйк, — дип чакырды яңа танышым.
Утырдык. Юк-бар сөйләшәбез. Кулларны да һаман ычкындырмаганбыз икән.
— Менә могҗиза, — ди Рөстәм. — Гашыйклар көнендә гашыйк булырмын дип һич кенә дә уйламаган идем. Ләйлә, мин сине бер күрүдән яраттым. Ни дип әйтерсең?
Ни дип әйтим? Тавышы бик ягымлы егетнең, әдәпле, акыллы икәне сизелә. Тик мин аны күрмим — караңгы. Шулай да күңелне ниндидер татлы хис чорнап алды. Ярый әле битләрнең ут булып янып китүен сизмәде-күрмәде Рөстәм. Минем дәшмичә утыруны үзенчә аңлады шикелле, тиз генә үрелеп, иреннәремнән суырып алды.
Иреннәре йомшак... Татлы...
Әмма беренче очрашуда ук үбешеп утыру — әдәпсезлек. Шуңа сикереп тордым да өйгә кереп китәргә ашыктым.
— Иртәгәгә чаклы, сылуым! — дип кычкырып калды Рөстәм артымнан.
Менә шулай Гашыйклар көнендә, дөресрәге, төнендә мин дә гашыйк булдым.
Икенче көнне клубка иртәрәк чыктым. Халык әле җыелып бетмәгән. Утлар яна, бер егет аппаратура көйли. Минем таныш-белешләр булмагач, почмактагы бер эскәмиягә утырдым да, үткән-сүткән яшьләрне күзәтәм. Дөресрәге, Рөстәмне көтәм.
Көтүен-көтәм дә, аның кыяфәте һич кенә дә күз алдына килми. Караңгыда буеннан башка берни аермадым ич. Шуңа һәрбер егеткә текәлеп карап калам. Танымыйм! Хет син ят та үл. Мине дә танучы юк.
Аптырагач, бер кыздан:
— Миңа Рөстәм кирәк иде, мондамы ул? — дип сораган булдым.
— Әнә бит ул! — диде тегесе.
Егет янынарак барып бастым. Аның миңа исе дә китми. Битараф кына клубтагы кызларны күзәтә. Буе туры килә-килүен.
— Сәлам, Рөстәм! — дим. Үзем йөзенә текәлеп карыйм, иреннәрен, кулларын күздән кичерәм.
— Привет! — ди миңа ят тавыш. — Ни кирәк иде?
Ялгыштым... Бит яңаклары тагын янып чыкты. Нинди хурлык... Әллә тагын Рөстәмнәр бармы икән? Клубтагы һәр кешенең йөзенә текәлеп йөри торгач, тәмам чарасызлык биләп алды. Танымыйм!!!
Бу кичтә биеп тормадым. Эскәмиядә бераз утырдым да кайтып киттем.
Икенче көнне клубка бөтенләй чыкмадым. Алдакчы булган икән Рөстәм. Имеш, гашыйк булган. Яныма да килмәде... Шул да булдымы мәхәббәт...
Үзем дә шәп инде. Үбешеп утырган егетеңне танымагач!
Йокысыз төн уздырдым да шәһәремә кайтып китәргә карар кылдым. Хушлашу чәйләре эчелде. Юлда капкаларга ризык алырга дип кибеткә чыктым. Карасам, туганнарым өенә таба бер егет килә. Әллә кайдан күрдем дә шундук таныдым. Рөстәм!!! Йөрәгем атылып чыгардай тибә. Бөтен кыяфәте таныш: йөзен дә, чәчләрен дә, иренен дә шундук танып алдым.
Ул да мине күрү белән каршыма йөгерә үк башлады.
— Ләйләм!!! Кайда булдың син?! Клубка чыкмадың? — дип тезә башлады.
Баксаң, мин эзләп йөргән кичне аны ашыгыч рәвештә эшкә чакырткан булганнар икән. Кичә кич кенә кабат килә алган. Клубка чыгып, мине эзләп йөргән.
Шатлыктан Рөстәмне кочаклап ук алдым. Әдәпсезлек дисезме? Ул вакытта шулай булгандыр, дөрес. Хәзер болар онытылды. Рөстәм белән ике малай үстерәбез инде. Һаман өзелеп яратам үзен! Ел саен Гашыйклар көнен зурлап үткәрәбез.
Ләйлә.

***
Әйткәндәй, Гашыйклар көнен (аны Изге Валентин көне дип тә йөртәләр) дөньяның күп илләрендә билгелиләр. Бу көнне яраткан кешегә чәчәкләр, конфет, уенчыклар, шарлар, йөрәк формасындагы открыткалар — “валентинка”лар, кыскасы, икенче яртыңны сөендерерлек теләсә нинди бүләк бирү гадәте бар. Гашыйклар бу көнне кафега, кинога, рестораннарга йөри, я булмаса, көнне икәүдән-икәү генә үткәрә.
Гашыйк булмаганнар өчен дә бәйрәм чаралары уйлап табылган икән. Әлегәчә ялгыз булсаң, Гашыйклар көнен түбәндәгечә үткәреп була:
1. Үзегез өчен матурлык һәм ял итү көне оештырыгыз. Әйтик, спа-салонга, матурлык студиясенә барыгыз. Прическагызны, имиджыгызны үзгәртеп карагыз. Берничә яңа кием сатып алыгыз. Бәлки, шушы яңа йөзегез белән язмышыгыз очрап та куяр әле.
2. Ялгыз ахирәтегез я дусларыгыз булса, алар белән вакыт үткәрергә мөмкин. Аларны өйгә чакырып, “пижама кичәсе” оештырырга була. Төнге клубка, кинога бару, я булмаса, саф һавада йөрү генә дә файдага булачак. Күңел ачыгыз!
3. Маҗаралардан баш тартмагыз. Күптән берәр җиргә, районга, шәһәргә барасыгыз килеп йөри идеме? Ул көн туды — барыгыз!
4. Өйдә ял көне оештырып була. Туйганчы йоклагыз, тәмле итеп кофе әзерләгез, журналлар укып, яраткан фильмнарны карап көнегезне ямьләндерегез. Ваннаны бу көнне хуш исле күбеккә күмәргә, аны кергәндә шәраб суырырга да мөмкин. Музыканың тавышын ачыгыз да бәйрәмне башлагыз!
5. Ә танышулар сайтында теркәлеп, берәрсен очрашуга чакырсагыз? Изге Валентин сезгә фатыйхасын бирә, шикләнмәгез.
6. Кулинария көне оештырырга була. Иң тәмле салатлар, бәлешләр... Менә кайда ул бәйрәм!
7. Якыннарыгызга бүләкләр әзерләгез. Открыткалар таратыгыз. Ышаныгыз, шатлык бүлешкәннән арта гына.
8. Бу исемлекне әллә никадәр дәвам итеп була. Бары тик күңелсезләнеп утырмагыз гына. Яратыгыз, яратылыгыз!


Бәйрәм белән сезне Айгөл Юлъякшина котлый.





Басып чыгарырга



Бер рәхмәт мең  бәладән коткарыр
8-06-2018 :: Календарьда бу көн
Бер рәхмәт мең бәладән коткарыр
Республика Конституциясенә – 25 ел
7-06-2018 :: Календарьда бу көн
Республика Конституциясенә – 25 ел
Бергә без — зур көч
5-06-2018 :: Календарьда бу көн
Бергә без — зур көч
Үз сабыйларыбызны үзебез курчалыйк!
1-06-2018 :: Календарьда бу көн
Үз сабыйларыбызны үзебез курчалыйк!
Тарихи мирас —  олы байлыгыбыз
1-06-2018 :: Календарьда бу көн
Тарихи мирас — олы байлыгыбыз
Июнь
31-05-2018 :: Календарьда бу көн
Июнь
1 июньдә балаларга туңдырма таратачаклар
30-05-2018 :: Календарьда бу көн
1 июньдә балаларга туңдырма таратачаклар
Бүген Тукай туган көн!
26-04-2018 :: Календарьда бу көн
Бүген Тукай туган көн!
  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных









Новости русской версии сайта


Глазная клиника Ретина



Яңа номер

Вступить в нашу группу Вконтакте


sendmail


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF




Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы


Гәзит номеры
Номерлар










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»