Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / Ату хөкемен... орденга алыштырганнар

28.04: Ату хөкемен... орденга алыштырганнар

Ату хөкемен... орденга алыштырганнарТәүдә исә күрсәткән батырлыгы өчен Герой исеменә тәкъдим ителгән Галянур Зөбәеровка үлем карары чыгаралар.

1994 елда булды бу хәл. Район музеен тулыландыру максатында мәгълүматлар туплап йөрим. Яу кырында ятып калганнар, Җиңү яулап кайткан фронтовиклар турында җитәрлек материал тупланган да кебек. Әмма көтмәгәндә мин зур табышка юлыктым. Районда биш хәрби орден белән бүләкләнгән бердәнбер кеше Галянур Зөбәеров турында авыргазылылар бик аз белгән булып чыкты. Мин аның хатыны Бикә Моталлап кызын эзләп таптым. Аның хатирәләре йөрәкне тетрәндерде.


Бикә Моталлап кызы гомер буе укытучы булып эшләгән. Тормыш иптәше турындагы истәлекләрне кадер­ләп саклый. Урыны оҗмахта булсын, хәзер үзе дә мәрхүмә инде.
Бикә белән Галянур Толбазы урта мәктәбендә бер сыйныфта укый. Галянур урта мәктәпне Мактау грамотасы белән тәмамлый. 1942 елда, чыгарылыш кичәсен дә көтмичә, мәктәптән туры диярлек фронтка китә...
Бикә Моталлап кызы бе­лән орден таныклыклары, фронттагы батырлык өчен бирелгән грамоталарны карап утырган хәтердә. Әңгәмәдә­шем, кулына “Кызыл Йолдыз” орденын алды да, тыела алмыйча күз яшьләренә буылды.
— Үләренә берничә көн калгач, Галянур орденнарын кулына алды да, махсус катнашма белән ялтыратырга булды. Тоныкланып киткән­нәр бит, балаларым да күрсен әле минем бүләк­ләрне, ди. Күрәсең, Ходай биргән гомере аз калып барганын сизен­гәндер. Бер ел буе үзен начар хис итте. Табиблар тәгаен генә диагноз куеп, чирен дә әйтә алмадылар. Вафатыннан соң гына районның баш табибы П. Конюхов, Галя­нурның йөрәк аортасында энә очы кадәр зурлыкта тимер ярчыгы булганын әйтте.

А чыклануынча, Зөбәеров солдатлары немец­ларның төп көчен үзләренә җәлеп итеп, дивизиягә башка юнәлештә хәрәкәт итәргә юл ачкан була. 200дән артык сугышчының нибары егер­меләбе генә исән кала.


Шул “Кызыл Йолдыз” орденын чистартканда ул бу бүләкнең Советлар Союзы Герое исеме урынына бире­лүен һәм ярый әле атып үтермәүләрен әйтте. Мин аның күзләрендә кемгәдер үпкә, нәрсәнедер югалту ачысын күрдем. Шундый чибәр, көчле һәм дәү гәүдәле иремнең болай төшенкелеккә бирелүе беренче тапкыр иде.
Канлы бәрелешләрнең берсендә аларның ротасын танклар белән көчәйтәләр. Орудие, пушкалар өстәлә һәм сугышчылар саны арттырылып, тар гына урында немецлар оборонасын өзү бурычы куела. Аннары дошман тылына 8-10 чакрым кереп, иң югары биеклекне яуларга һәм Совет сугышчыларының төп көчләре килгәнче аны сакларга приказ бирелә. Фронт чиген төнлә үтеп, күрсәтелгән биеклекне яулыйлар. Иртә белән дошман, аңына килеп, һөҗүмгә күтәрелә. Без­некеләр кулындагы биеклекне кабат алу өчен фашистлар зур көч җәлеп итә. Биеклекне сугышчылар 5-6 атаканы кире кагып, өч көн буе кулларыннан ычкындырмый. Танклар яна, орудиеләр сафтан чыга. Совет солдатлары приказны үтәү өчен батырларча сугыша. Рация аша ярдәм сорыйлар, катюшалардан ут ачуны үтенәләр. Штабтан бераз көтәргә кушалар, хәрби опе­рациядәге һәр сугыш­чының орденга, ә командирның Советлар Союзы Герое исеменә тәкъдим ителүен хәбәр итәләр. Командир Зөбәеровка бу турыда әти-әнисенә хат җибәрүләрен дә әйтәләр. Тик камалыштагы сугышчыларга ярдәм генә һаман да сузыла. Бары ике көннән генә чигенергә боерык алына. Ачыклануынча, Зө­бәеров солдатлары немец­ларның төп көчен үзләренә җәлеп итеп, дивизиягә башка юнәлештә хәрәкәт итәргә юл ачкан була. 200дән артык сугышчының нибары егер­меләбе генә исән кала. Галянур Зөбәеров контузия ала. Аңына килгәч, аны дивизия командиры үзенә чакырта. Галянур әлеге хәрби операциядә бик аз кешенең генә исән калуын әйтә һәм комдивка пистолетын төбәп, сатлыкҗан буларак атып үтерәм, дип кычкыра. Шуның өчен Зөбәеровны коралсызландырып, кулга алалар һәм хәрби трибуналга тапшыралар.
Хәрби трибуналның хө­кеме каты була. Дивизия командирын атып үтерү белән янаган өчен Зөбәе­ровны атарга хөкем итәләр. Суд әлеге карарны раслау өчен эшне армия командующиена тапшыра. Ул, со­ңыннан полк командиры сөйләвенә караганда, эш белән таныша да, “Бу дошман тылындагы биеклекне тоткан һәм Герой исеменә тәкъдим ителгән Зөбәеров түгелме?” — дип кызыксына. Нәкъ үзе, диләр аңа. Ә ни өчен атарга хөкем ителде? — дип сорый армия командующие. Комдивка үтерәм, дип янаган өчен, — диләр. Командующий шунда ук “үлем хөкеме”н юкка чыгара һәм Герой йолдызын “Кызыл Йолдыз” орденына алыштыру турында боерык һәм Зөбәе­ровка туган ягына кайтып килү өчен отпуск бирә.
— Галянур, әлбәттә, әти-әни йортына ашкынып кайта, — дип хатирәләрен яңарта Бикә Моталлап кызы. — Әтисе улын кочаклап ала да, Герой исеме бирелү уңаен­нан командирыннан авылга килгән хатны күрсәтә. Анда хәтта бу турыда тиздән “Правда” гәзитендә указ булачагын да хәбәр иткән булалар. Әмма Галянур “Бернинди дә указ булмаячак, иң мөһиме — мин исән” дип тынычландыра. Шундый чая һәм берсүзле кеше иде Галянур. 19 елдан соң шушы каһәрле сугыш яралары сөекле иремне, газиз балаларымның әтисен мәң­гелеккә алып китте.
Галянур Зөбәеров 1964 елда дөнья куя. Әлбәттә, ул вакытта фронтовиклар күп иде һәм аларга кадер-хөрмәт тә бүгенгедән азрак иде кебек. Бары тик 1965 елдан соң гына Бөек Җиңү көнен зурлап үткәрә башладылар. Зөбәе­ровлар аз, әмма бәхетле гомер кичерде. Алар өч ул һәм бер кызга гомер бирде. Кызганычка каршы, Айратлары гына кыска гомерле булды — 1982 елда якты дөньядан китте. Бикә Моталлап кызы хаклы, сугышта булган һәр яугирнең батырлыгы бар. Аларның берсен дә онытырга ярамый. Алар — безнең тарихыбыз, хәтеребез һәм баш иеп хөрмәтләүгә лаек геройларыбыз. Аларның һәркай­сының батырлыгы бүгенге һәм килер буыннарны миллионнарча корбаннар исә­бенә яуланган тыныч күгебезне күз карасы кебек сакларга чакыра кебек.
Бикә һәм Галянур Зөбәе­ровларның балалары да күптән лаеклы ялда. Фрон­товикның оныклары да күбесе хәрби хезмәттә, зур вазыйфаларда эшли. Алар­ның һәммәсе дә, әтиләре, картәтиләренең данлы фа­милиясенә тап төшерми. Һәм Бөек Җиңүнең 70 еллыгын тантана иткән көннәрдә алар сугышта гына түгел, тыныч тормышта герой, чын кеше булып калган кадер­леләре белән горурлана ала. Бикә Моталлап кызының да ул чакта, байтак еллар элек ире турындагы хатирәләрне яңарт­канда күз яшьләренә “төелүе” юксыну, сагынулар белән түгел, ә күбрәк үткән­нәренә шатлану, сөек­лесе белән горурлану һәм бала­ларының матур яшәе­шенә куану белән бәхетле булуын күрсәтә иде.

Саимә Әминева,
Авыргазы районының тарих һәм
туган якны өйрәнү музее директоры.


Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



Октябрьский американнары
22-07-2017 :: Дөнья бу...
Октябрьский американнары
Сыер турында җыр
20-07-2017 :: Дөнья бу...
Сыер турында җыр
“Исмәгыйль караклары”
18-07-2017 :: Дөнья бу...
“Исмәгыйль караклары”
Ана йөрәге сизенгән...
15-07-2017 :: Дөнья бу...
Ана йөрәге сизенгән...
Аянычлы язмыш
13-07-2017 :: Дөнья бу...
Аянычлы язмыш
Әгәр көтүче  ач калса...
11-07-2017 :: Дөнья бу...
Әгәр көтүче ач калса...








Новости русской версии сайта


Яңа номер

85 (25089)

от 25 июля 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Общероссийский проект «Россия – Моя история!»


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы











Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»