30.03: Җәйге роман

...Үткән җәйдә Вадимга нәкъ 20 яшь тула. Вузның өченче курсын тәмамлаган акыллы улларына әти-әнисе диңгез буенда ял бүләк итә. Вадим анда бергә укыган дусты Радмир белән юллана.
Кояшлы шәһәргә алар кичкә табан килеп төшә. Кунакханәгә урнашкач, көн кичкә авышса да, егетләр түзә алмый, диңгез буена ашыга. Эссе көннең кояшы сүрелә төшеп, диңгез артындагы офыкны искиткеч ал төскә манып, вак дулкыннар өстендә матур нурлар уйната иде. Егетләр, яр буена утырып, матурлыкка карап таң кала. Шунда Вадимның күзе диңгез ярында басып торучы кызга төшә. Сылу гәүдәсенә кигән ак күлмәк итәге җиңелчә җилдә җилферди, таратып салынган чәчләрен дә җил уйната, карашы еракка төбәлгән... Телсез калып, кымшанырга куркып торучы Вадимга дусты җиңелчә төртеп җибәрә: “Бар, таныш...” Егет, кыюлыгын җыеп, кыз янына юллана, сүз башлый. Куркуы юкка булып чыга, кыз бик ачык аралашучан, елмаерга яратучы гүзәлкәй була. Исеме дә гүзәл чәчәкнеке – Лилия!
Вадим белән Лилия, бер-берсен бер күрүдән ошатып, еш очраша башлыйлар, вакытларын күңелле үткәрәләр. Лилия ачык кыз булса да, үзе хакында бик ачылып сөйләми. Үзенең бу шәһәрдә яшәвен, төрле эшләр белән шөгыльләнүен, “иҗади эзләнүдә” икәнен генә әйтә. Кызның киемнәре зәвыклы була, әти-әнисе хәлле кешеләрдер, дип уйлый Вадим.
Яшьлек, эссе җәй, диңгез, сөйгән кыз, якын дус – Вадим бәхетнең җиденче катында йөзә. Әлбәттә, Лилия белән кайвакыт очрашмаган көннәре дә була, мондый чакларда Вадим белән Радмир курорт шәһәренең төнге клубларында күңел ача.
Кайтып китәргә ике көн кала да егетләр төнге клубта рәхәтләнеп күңел ачып калырга була. Лилия бу көнне очраша алмавын әйтә. Клуб эчендә төсле утлар ялт-йолт килә, сәхнәдә матур кызлар бии, өстәлдә тәмле ризык, эчемлекләр... Шулай да Вадимның күңеле боек. Аңа тиздән Лилиясе белән аерылышырга туры киләчәк бит... Бу хакта озаграк уйланган саен тамак төбенә төер килә, хәтта керфекләр дә дымланырга әйтә. Дустына йомшаклыгын күрсәтмәскә теләп, ул, бәдрәф бүлмәсенә барып киләм, дип, торып китә.
Вадим зәвыклы клубның бәдрәфенә килеп керә һәм, җыештыручыга карап, өнсез кала. Ул... Лилия була! Кыз, егетне күреп, коелып төшә, чыгып йөгерергә тели, ләкин Вадим аның юлына аркылы баса. Авыр аңлашуны урап узып булмый. Лилия барысын да сөйләп бирә. Ул бу шәһәргә үткән елда гына бәхет, эш эзләп килгән икән. Әти-әнисе дә, туганнары да юк, балалар йортында үскән. Зәвыклы ресторан-клубларны җыештыручыга аз түләмиләр, ялгыз кызга матур киенер, фатирга түләр өчен бик җитә икән...
...Самолетка утырырга бер сәгать калып бара. Вадим кәефсез генә утыра, моңсу, башы аска иелгән. Кинәт аның иңнәренә йомшак куллар килеп кагыла, Лилиянең күз яшьләре кулбашына тама.
– Кичер мине, сөеклем! Миңа башта ук дөресен сөйләргә кирәк иде!
– Юк, син мине кичер! Ачуланырга нинди хакым бар сиңа! – Егет, кызның чәчләреннән сыйпап, күкрәгенә кыса.
– Без синең белән тиң түгел. Хушлашырга килдем. Бу җәйне мин мәңге онытмам! – ди кыз, яшьләренә төелеп.
– Ни сөйлисең! Мин сиңа кайткач та шалтыратам. Киләсе елга тагын киләм, без бергә булачакбыз!
... Вадим сүзендә тора. Ел буе алар Лилия белән телефон аша аралашып яши. Егет кыз хакында әти-әнисенә дә сөйли, ниятләренең җитди булуын белдерә. Әлбәттә, зур вазыйфада эшләүче әтисе, улының киләчәген башкачарак күз алдына китерүче әнисе, энесен өзелеп яратучы апасы бу эшне бик хуплап бетерми. Ләкин гашыйк егет, бернигә карамыйча, җәйне көтә, Лилиясе янына ашкына...
Ләйсән Якупова.
Новости русской версии сайта

23.04.2018 :: Общество

Яңа номер

Видеоматериаллар
Кызыл тан турында клип
Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.
Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Рубрикалар
Материаллар архивы
- Апрель 2018 (447)
Март 2018 (543)
Февраль 2018 (471)
Январь 2018 (380)
Декабрь 2017 (472)
Ноябрь 2017 (392)

«Республика Башкортостан»