Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / Их, син, “иркә” Люда...

03.04: Их, син, “иркә” Люда...

Их, син, “иркә” Люда...Люданы санитарка җитәкләп кертте. Биш кешелек палата якты, җылы иде. Төшке ашка җыенган ханымнар яңа танышларын ашханәгә әйдәде.

— Юк, рәхмәт, бармыйм. Ашый алмыйм. Тизрәк ятар идем... Шушы пакетны коридорда басып калган иремә чыгарып бирә алсаммм... Уффф... — дип, авыр сулап, кулындагы юл сумкасын карават астына шудырды. Санитарка кыз чиста постель тышлары кидерде дә, авыруга тыныч­лап ял итегез, дип, чыгып китте.
Коридордагы күн тышлы креслога утырып хатынын көткән ирне күргәч тә аның Люданың иптәше икәнен аңлады хатыннар. Пакетны Люда иренә үзе түгел, аңа система куярга кергән шәфкать туташы чыгарып бирде.
Диагнозлары күп иде хатынның. Ашказаны таушалган, үт куыгына ташлар тыгылган, йөрәге күптән борчый... Сап-сары чәчле, зәңгәр күзле хатынны карап торуга авыру димәссең. Гәүдәгә ябык түгел, “тутырган тавык” кебек ныкчыл, алсу йөз, чәче-башы карал­ган, кашлары, тырнаклары буялган. Әле яңа пенсия яшенә җиткән. Ә үзе оны­гының баласын да сөяргә өлгергән.
— Унҗиде яшемдә тормышка чыктым. Ирем бик әйбәт кеше. Укытты, кеше итте. Бик рәхәт яшибез. Кызым да үзем кебек иртә башлы-күзле булды. Институт тәмамлап, яраткан эшен тапты. Балалары үсеп бетте. Оныгымның сабыена тиздән яшь тула инде. Их, шул баланың үсүен күрә алсам иде... Булмас шул... — янә авыр сулап куйды Люда.
— Алай димә, сеңлем. Алдыңа килмәсен, — бер ел элек ирен җирләгән Җәмилә хатынга киңәшен бирде.
— Хәлләрем шәптән түгел шул, апа...
— Ә сезне нәрсә борчый? — монысы кан басымы күтәрелеп кергән Ирина.
— Ой, ашый да, эчә дә алмыйм. Ашасам, эчсәм, гел косам. Соңгы ике айда шундыйга әйләндем, уффф... — Люданың маңгаена “җан тирләре” бәреп чыкты.
Палатага үзәк дәваха­нә хирургы белән Уфа табибы үтте. Караватта хәл­сез яткан хатынның пульсын тикшерделәр, хәлен сораштылар, үткәр­гән опе­рация­ләре белән кызыксындылар.
— Операциясез булмый торгандыр инде миңа, шулаймы? — Авыру хатын мөлдерәмә күзләре белән табибларга бакты.
— Операция белән сабыр итәрбез. Динамиканы карап эш итәргә туры килер. Сез билгеләгән дәвалау курсы дөрес. Дәвам итегез, — диде Уфадан килгән табиб.
Авыруның хәле яхшыруга бармады. Ашый да, эчә дә алмый өзгәләнде. Янәшә палатада яткан яшь хатын Индирага туганнары мандариннар китергәч, хатын палатадашларына да өләште.
— Ай, ачылыгы! Мә, алы­гыз! — дип кычкырып җибәрде Люда, авызына мандарин телемен тидерү­гә.
Ә мандариннар татлы иде. Палатадагылар аңа сәерсенеп карады.
— Әй, вакчыл, әй, иркә дә хатын... — кичке ашка юлланганда Ирина белән Җәмилә шулай сөйләнде.
— Кеше хәлен кеше белми, кызлар. Үз хәлен белә­дер, — диде сиксәнне узган Саимә карчык.
— Шулкадәр дә булмас. Ире дә килешкән... Телефоннан шалтыратса да, гел көен көйләтә. Әй, иркә дә кешеләр була... — Ирина башын чайкап куйды.
Алар килүгә Люданың кызы килгән иде. Әнисе белән кочаклашып утыралар, елашалар.
— Яраткан кызым минем, яраткан кызыммм... — ди ана кеше.
— Кара, ничек охшагансыз. Кызыгыз бетеп үзегез инде, — диде палатадашлары.
— Әйе, без бик нык охшаганбыз. Күпләр апалы-сеңелле дип тә уйлый, — Люда сөйләнә-сөйләнә кулындагы, беләгендәге, муенындагы алтын бизәнгеч­ләрен салып, кызына бирде.
— Ал, кызым, дөнья хәлен белеп булмый. Төсем итеп тагарсың...
Үзе кебек йомры гәүдә­ле Лариса борынын тарта-тарта алтыннарны сумкасына салды.
Төнлә Люданың хәле тагын да авырлашты. Ыңгы­рашып, саташып чыкты.
Таң атканчы шәфкать туташы ике арада йөгерде. Хирургны чакыртты. Хатынга система куярга уйладылар, тамырларын таба алмый азапландылар. Анализлар әзерләргә кушылды.
— Бәдрәфкә барып шу­шы банкага анализыгызны алырсыз да, шунда куярсыз, — диделәр.
— Ой, кызлар, бара алмыйм мин анда кадәр...
— Нишләп бара алмый­сың? Якын бит. Тотып алып барырбыз.
— Юк, булмый...
— Креслога утыртып алып барырбыз...
— Булмый, хәлем юк...
Читтән күзәткән Җәмилә белән Ирина коридорга чыгып иркен диванга утырдылар.
— Ирле кеше иркә кеше. Кара нинди иркәләнә. Безгә кая инде шулай көйне көйләтергә? — Ирина сүзне дәвам итте.
— Өйрәнгән гадәтен куа инде... — Җәмилә дә Иринаны куәтләде.
...Алар палатага кергән­дә Людага дәваханә кием­нәре кидергәннәр, тәгәр­мәчле каталканы алып кергәннәр иде.
— Без әзер, әйдә, әкрен генә торып каталкага күчеп утырабыз, — диде шәфкать туташы.
— Их, шултикле барасым килми! Әллә нәрсә булды. Мин үләрмен инде, кызлар...
— Юкны сөйләмә, операция ясаган бер кеше үлми. Менә күрерсез, ике-өч көннән йөгереп йөри башларсыз.
— Их, шулай булса! Шулай гына булса! — Караватыннан аерыласы килми, куллары белән чат ябышканын күреп, хатыннар сискәнеп куйды.
Люда чыгып киткәч, палата бушап, ятимсерәп калды. Берсенең дә сөйләшәсе килмәде. Җәмилә, кулына китабын алып, тәрәзә каршына утырды. Ирина крос­свордлар журналына “кап­ланды”. Саимә карчык, эш тапмаганда бер эш булсын дигәндәй, караватын җыеш­тырды, әйберләрен барлады. Индира колагына наушникларын киеп, яраткан музыкасын тыңларга тырышты.
Вакыт озак үтте. Санитарка кичке ашка кадәр алмалар таратып чыкты. Алсуланып пешкән алмаларга берсе дә үрелмәде.
— Хирургия бүлегенә менеп, палатадашыбызның хәлен белешик әле, — Ирина урыныннан кузгалды.
— Ясаган булсалар, инде наркоздан айныр вакыты җитә торгандыр, — диде Җәмилә.
Хирургия бүлеге коридорында Люданың ире, кызы, кияве, тагын әллә кемнәр җыелышкан. Елашалар. Бу ни хәл? Ни бул­ган? Әллә? Юк, булмас! Үлә торган кеше түгел лә әле Люда. Шалкан кебек хатын! Ябыкмаган, как сөяккә калмаган. Яши әле ул, яшәячәк!
Ирина, якын килеп, хәл сорады.
— Үлде Люда... — диде­ләр.
Операция залына кертеп салып, наркоз бирә башлау белән, наркозны күтәрә алмаган, җан биргән Люда...
Авыр уйлар белән палатага төште, кайгылы хәбәрне җиткерде. Көтел­мәгән хәлдән барысы да телсез калды.
— Чире көчле булган инде бичараның, — диде Җәмилә.
— Әй, күңел дигән начар нәрсәне әйтер идем, хәленә ышанмый, нәрсәләр генә уйламадым. Нәрсәләр генә сөйләмәдем? Хәзер үземә кыен. Караваты ягына карый да алмыйм. Их, өч көнлек дөньяда нигә кеше турында шулай начар уйлыйм икән? — дип өзгәлән­де Ирина.
— Күңел ул шуңа күрә, кызым... — диде Саимә карчык.
— Бик өзгәләнмәгез алай. Нишлисең инде. Сез үзегез дә кызарып киттегез. Кан басымыгыз күтәрел­мәдеме икән, шәфкать туташы үлчәп карасын әле, — Индира посттагы ак халатлыны чакырды.
— Йөз туксанга сиксән, — диде шәфкать туташы һәм хатынга укол ясады.
Палатадагы хатыннар Люданың ире, кызы, кияве ярты ел элек аны Уфага алып барып, эчке органнарын тулысынча тикшертеп, табиб­ларның “күп булса дүрт-алты ай яшәр”, дигәнен белми иде шул...

Лилия ТӨХФӘТУЛЛИНА.
P.S. Исемнәр үзгәртеп алынды.



Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



Нәзек билле...  каты йодрыклы
Сегодня, 00:00 :: Дөнья бу...
Нәзек билле... каты йодрыклы
Гаепсезгә гаепле
20-04-2018 :: Дөнья бу...
Гаепсезгә гаепле
Баласу 
19-04-2018 :: Дөнья бу...
Баласу 
Чылбырлы тирәк
17-04-2018 :: Дөнья бу...
Чылбырлы тирәк
Ходаем ташламасын!
13-04-2018 :: Дөнья бу...
Ходаем ташламасын!
Пират
12-04-2018 :: Дөнья бу...
Пират
85 яшьтә... сәяхәткә!
10-04-2018 :: Дөнья бу...
85 яшьтә... сәяхәткә!








Новости русской версии сайта

Глазная клиника Ретина

Яңа номер

Вступить в нашу группу Вконтакте


sendmail


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF




Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы


Гәзит номеры
Номерлар










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»