Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / “Чуртан кушуы, минем теләгем буенча”...

06.04: “Чуртан кушуы, минем теләгем буенча”...

“Чуртан кушуы, минем теләгем буенча”...Әкият булып тоелган хыяллар да, һичшиксез, тормышка аша.

Ул елны көз юеш килде. Көне-төне чиләкләп яңгыр койды. Кечкенә елгалар су стихиясенең кызу hөҗүменә түзә алмыйча, гүя шаян ахирәтләр кебек, ярларыннан чыгып, көтелмәгән иреккә шатланып, тугайларны hәм болыннарны басты. Агыйдел елгасы күкрәк тутырып сулап hәм яшьлеген искә төшереп, ашкынып агуын дәвам итте, тагын да матурланып китте.


Табигатьнең сәер хикмәтләре моның белән генә бетмәде. Бер мәл төнлә терекөмеш баганасы күрсәткече кинәт, утыз градуска җитә язып, әйләнә-тирәдәге бар нәрсәне боз кабырчыгына төрде. Бу аномаль үзгәрешләр аркасында өлкәннәрнең эш-мәшәкатьләре артты. Ә безгә, бала-чагага, ул көннәр чын бәйрәмгә әверелде. Елганың көзгедәй ялтырап торган өслеге малайларны hәм кызларны кызыктырып үзенә җәлеп итте, каникул көннәрендә рәхәтләнеп күңел ачу мөмкинлеге тиде.
Бер атнадан артык йөгереп hәм шаярып, Сарьяз елгасы янә үз ярларына әйләнеп кайтты. Яр буендагы кышкы озын йокыга әзерләнгән нечкә билле елак таллар, иңнәрендәге боз кабырчыгын көч-хәл белән күтәреп, боек кына кочаклашып басып тора. Су биек­легенең кинәт кимүе сәбәпле, кайбер урыннарда, үтә күренмәле боз астында, бушлыклар – торым-торымга 1,5-2 метр биеклектәге уникаль әкияти мәгарәләр хасил булды. Табигать тудырган гаҗәеп үзгәрешләр без, малайларның, күңе­ленә хуш килде, биредә үзебезнең “хәрби штабларны” корып, “хәрби” уеннар оештырдык. Кызлар да читтә калмады. Сыйныфташларыбыз “әни­ләр” ролен бик килешле итеп башкарды. “Косметик ремонт” ясап, пөхтә итеп җыештырып “фатирларны” төзеклән­дерде: “җиhазлар”, “аш-су бүлмәсе кирәк-яракларын” урнаштырды, тантаналы “өй туйлары” үткәрде.
Ә Сарьязның Старицага (Агыйдел елгасының элекке үзәне) койган тамагында боз өстенә саркып чыккан су, каты салкыннар тору сәбәпле, икенче, өстәмә боз катламын барлыкка китерде. Шулай итеп, елга ике кат боз катламы астында калды, ә бозлар арасындагы бушлыкка янә Сарьяздан аккан су җыелды.
Шундый гаҗәеп матур көннәрнең берсендә, тик үземә генә билгеле булган балыклы урыннарны барлап йөргәндә, сәер дә, кызыклы да күренешкә тап булдым. Миннән 50-60 метр ераклыкта, урман ягында, Старицаның уң як яры яклап боз өстендә мөлаем, җирән төстәге урман сылукае шуып йөри иде!
Ул hич курыкмый миңа якынлашты hәм үзен гүя әле күптән түгел генә тимераякка баскан авыр сөякле “фигуристка” сыман тотты. Шулай да, “Патрикеевна” төрле сикерүләрне, hавада бөтерелүләрне бик оста күрсәтте. Әлбәттә, ул, күпчелек егылып hәм җәелеп ятып, Старицаның көзгедәй ялтырап торган бозын үзенең затлы туны белән шомарта hәм ни сәбәпледер яңагын аның өстеннән шудыртып йөртә иде. Мин гаҗәпләнүемнән авызымны ачып, әлеге соклангыч күренеш белән ләззәтләнү минутларын тагын да озаккарак сузарга тырышып, катып калдым. “Биючене” күзәткәндә чак кычкырып көлеп җибәрмәдем, ләкин ничектер тыелып кала алдым. Бәлки “спорт чәме” аны бер мизгелгә бар куркуын басарга мәҗбүр иткәндер яки күп тапкырлар егылганда бу сылукай үзенең борынын җимереп, ис сизү сәләтен югалткандыр?
“Спортка мөкиббән” урман җәнле­генең үз-үзен тотышы “боз шоуы” узган урынга якынрак килергә этәргеч бирде. Шулай ук малайларча кызыксыну hәм анда нәрсә булганын белү теләге җәлеп итте. Урман сылукае 10-15 метр аралыкта, ниhаять, мине тоеп, аптырап калды яки оялдымы, бәлки үзенчә мине сәлам­ләгәндерме – кычкырып “hау-hаулап” алды. Аннары: “Кара, мин ничек булдыра алам, ә синеке килеп чыгармы, юкмы?” – дигәндәй янә бер баш әйлән­дергеч сикереш ясап, ялтырап торган боз өстендә нәкъ минем алга сузылып ятты hәм инерция буенча, калтырана-калтырана аяклары белән тибенеп, минем яннан качарга азапланды, hәрхәлдә миңа шулай тоелды. Шушы мизгелдә сәер төлкенең бу гамәле ул кадәр оста килеп чыкмады, чөнки ул аякларында ышанычлы басып тормый иде, хәтта үткен тырнаклары да аны коткармады. Мин, әлбәттә, билгеле сәбәпләр буенча аңа джентльмен буларак ярдәм итәргә кыймадым. Кулларыма үзе кереп баручы hәм ул заманда дәрәҗәле булган төлке тиресе турында уйларга да өлгермәдем, үземнең яңа танышымны күзәтүе бик кызыклы, мавыктыргыч иде. Дүрт аягына да басарга тырышып, егыла-егыла, “пластунча” бераз шуышып баргач, җанвар үзен коткаручы таллыкка барып җитте hәм гаип булды. Тик ул күздән югалганчы, аның белән саубуллашып кул болгарга өлгердем, ә ул хушлашып йомшак койрыгын селтәде.
Минем көчле итеп сызгыруым якында тыныч кына ял итеп утырган карабүрекләр өерен сискәндереп җибәрде, хәтта үзем дә, ниhаять, hушымны җыеп, авыл ягына таба борылырга җыендым. Ләкин мәрәкә хәлләр моның белән генә бетмәде. Тагын да кызыграгы мине алда, дөресрәге, аяк астында көткән икән. Җәhәт кенә тезләнеп, көзгедәй шома боз өстендә җәнлек тырнаклары калдырган эз­ләрне – күптән түгел булган “спорт ярышларының” истәлеген карый башлаган идем, моңарчы күрмәгән ис­китмәле манзарага тап булдым. Елгада тереклек итүче бихисап тәңкәле җан ияләре нәкъ минем аяк астында каядыр ашыга иде. Матур алабугалар, алтынсу төстәге табан балыклары, җитез маймычлар, килбәтсез шыртлакалар, пошмас кызыл канатлар гүя бер зур аквариумга салынган кебек тоелды – табигатьнең матурлыгына соклан яисә бозны тишеп, сөкә ярдәмендә балыкларны аула. Хәйләкәр төлке дә балыклар өерен шәйләп алып, минем кебек аларны үтә күренмәле боз аркылы күзәткән hәм тотарга азаплангандыр бәлки, ә миңа ул читтән карап торганда “спорт биюләре белән шөгыль­ләнгәндәй” тоелды. Чыннан да, табигать чын могҗиза тудырган – 15-20 сантиметр чамасы ике боз аралыгында елгада яшәү­челәрне чикләнгән киңлектә тотучы боз аквариумы барлыкка китергән. Балыклар өере кинәт ыгы-зыгылы рәвештә төрле якка сибелде. Баксаң, камышлар арасыннан аларга яшен тизлегендә зур чуртан hөҗүм иткән икән, тик аңа нәрсәдер комачаулады hәм ул, табышын ычкындырып, бер урында катып калды, аннары, берни булмагандай, туп-туры минем аяк астында йокыга талды. Шулчак мин үз-үземә контрольлек итүне югалтып hәм бар көчемне туплап, кулдан ясалган имән кәшәкәмне кинәт боз өстенә төшердем, балыкчы чәме уянгандыр инде. Каты бәрелүдән боз чатнады, ә су патшалыгы хуҗабикәсе, кояш нурларында алтын тәңкәләрен ялтыратып, аркасыннан корсагына әйләнде, тик канатлары гына калтыранып селкенеп куйды – мин аны исәнгерәттем, күрәсең. Аннан соң каешыма кыстырып куйган балтамны алып, тиз генә бозны ваткаладым да, чуртанны бер авырлыксыз судан тартып чыгардым. Өнемме, төшемме бу дип, калтыранган кулларым белән мәhабәт балыкны шома са­ңакларыннан эләктереп алып, күтәрә төштем. Озын буйга сузылгач, ул минем тезләремнән дә биегрәк булып чыкты. Шаккатып, сирәк очрый торган трофейны барлыйм, тикшерәм. Шул вакытта, аның йомылмый торган коңгырт-кара күзләрендә ниндидер очкын чаткылары ялтырап киткәндәй тоелды hәм мин аны ихлас кызгандым. Бераздан чуртан ян-як йөзгечләрен селкетә башлады. Аннары үткен тешле авызын бер ачып, бер йомып, койрыгы белән жиңелчә генә аякларыма суккалап алды. Мин аны бик азга гына миңгерәткән булганмын икән, димәк, ул тере! Шулчак башыма: “Әгәр су патшалыгы патша­бикәсен изге теләк теләп кире үз биләмәләренә җибәрсәм?!” – дигән дуамал уй килде. Тылсым хисләренә бирелеп, шулай эшләдем дә. Як-ягыма каранып, пышылдап кына: “Чуртан кушуы, минем теләгем буенча...” – дип безнең авыл клубында да кинофильм­нар күрсәтелә башлавын үтендем. Югыйсә, кино карау өчен өч, алты, хәтта җиде чакрым ераклыктагы авылларга йөрибез. Соңыннан чуртанны сөйгәндәй итеп аркасыннан сыпырдым, ә бармакларым корсагы буйлап үткәндә ул сикергәләп куйды. Аның да безнең кебек кытыгы киләдер, дип ирексездән көлемсерәп куйдым. Арытаба бәке читен, киңәйтеп, табышымны “аквариумга” hичбер үкенечсез төшереп җибәрдем. Чуртан салкын су чәчрәтеп, күз ачып йомганчы камышлар арасына кереп югалды. Бераздан җылудагы hава куыклары hәм балык исе генә аны хәтерләтә иде...
Каникулның соңгы көннәрендә кибет hәм клуб ишекләрендә авыл халкын “Күңелле егетләр” фильмын карарга чакырып, чагу афишалар пәйда булды. Ниhаять, бездә дә кино күрсәтә башладылар. Барысыннан да бигрәк үзем сөендем. Минем изге теләгемне нәкъ шул әкияти чуртан үтәде, дип беркемгә дә сөйләмәдем...
Дөнья бит ул, чын күңелдән теләсәң, теләкләр кабул була, әкият булып тоел­ган хыяллар да, hичшиксез, тормышка аша!

Фәнис ГАЛЛӘМОВ.
Дүртөйле районы.



Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



Нәзек билле...  каты йодрыклы
Сегодня, 00:00 :: Дөнья бу...
Нәзек билле... каты йодрыклы
Гаепсезгә гаепле
20-04-2018 :: Дөнья бу...
Гаепсезгә гаепле
Баласу 
19-04-2018 :: Дөнья бу...
Баласу 
Чылбырлы тирәк
17-04-2018 :: Дөнья бу...
Чылбырлы тирәк
Ходаем ташламасын!
13-04-2018 :: Дөнья бу...
Ходаем ташламасын!
Пират
12-04-2018 :: Дөнья бу...
Пират
85 яшьтә... сәяхәткә!
10-04-2018 :: Дөнья бу...
85 яшьтә... сәяхәткә!
Без дә бит картаябыз...
5-04-2018 :: Дөнья бу...
Без дә бит картаябыз...








Новости русской версии сайта

Глазная клиника Ретина

Яңа номер

Вступить в нашу группу Вконтакте


sendmail


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF




Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы


Гәзит номеры
Номерлар










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»