10.04: 85 яшьтә... сәяхәткә!

Майсәрвәр әбинең Сочида ял итүен мин, бәлки, белми дә калган булыр идем. Берничә көн элек туристлык агентлыгында эшләүче сеңлем Ирина: “Апа, кара әле, 1933 елгы бер әби оныклары белән ялга бара. Вәт булдыра! Биш ел эшләү дәверендә бу — иң өлкән яшьтәге туристым”, дип электрон хат юллады. Мине, барлык нәрсә белән кызыксынырга яратучы журналистны, бу хәбәр, әлбәттә, битараф калдыра алмады һәм мин телефон аша Майсәрвәр әбинең оныгы Ләйсән белән шундук бәйләнешкә кердем.
— Гомере буе эштән башканы белмәгән нәнәйне күптән сәяхәткә алып барасы килә иде. Криптовалюталар белән эш итә башлагач, бу хыялымны тормышка ашырырга мөмкинлек туды. Сочида бизнес-партнерларым белән очрашасым бар иде, нәнәйгә дә: “Әйдә, минем белән барасыңмы?” — дип тәкъдим иттем. Ул каршы килмәде.
Ирина аша моңа кадәр дә ялга барганыбыз бар иде. Бу юлы да юлламаны аның аша алдык. Сезон чоры булмау сәбәпле, Уфадан Сочига туры рейслар юк иде. Шуңа Мәскәү аша очтык. Монысы да файдага гына булды. Нәнәйгә бер уңайдан “Кызыл мәйдан”ны күрсәтә алдым, ГУМ, ЦУМ буйлап йөрттем. Нәнәйнең андагы хакларга исе китте. 1200 сумлык помидорны күреп: “Кит инде, помидор шул хакта буламыни, язмаганны!”, — дип шаккатты.
Арытаба самолетта Сочига очтык. Беренче көнне үк нәнәйне һәм кызларымны Сочи белән танышырга алып чыгып киттем. Бер атна эчендә Олимпия паркында да, “Роза хутор”да да булдык, төрле ресторан-кафеларда грузин, абхаз, әрмән, япон, грек һәм башка милләт халыкларының аш-суларын да тәмләп карадык, яхтада ачык диңгез буйлап сәяхәт тә иттек, диңгез ярында күгәрченнәрне дә сыйладык, Сочи урамнарын да әллә ничә кат әйләндек.
Кичә нәнәйне балык пилингына алып бардым. Бик ошатып кайтты. “Балыклар массаж ясагач, табаннарым йомшарып калгандай булды, тагын алып барырсың әле шунда”, — диде. Минем нәнәй маладис ул, бик оптимист һәм позитив кеше! Аралашырга да ярата. Тукта, нигә үзем сөйлим дә үзем сөйлим? Ул бит менә монда, янымда гына утыра. Трубканы үзенә бирим әле, — диде дә Ләйсән, телефонын Майсәрвәр әбигә бирде. Мөмкинлектән файдаланып, мин аңа үземне кызыксындырган сорауларымны биреп калырга ашыктым.
— Майсәрвәр әби, хәерле көн! Ничек хәлләрегез? Ничек Сочи? Самолетта очу куркытмадымы?
— Юк, һич куркытмады. Селкетми-нитми генә алып барды. Сочи бик әйбәт. Шаккатып йөреп ятам. Һавасы да шәп. Әле биредә эссе дә, суык та түгел. 15 градус тирәсе.
— Ләйсәннең әйтүенә караганда, җәй сезгә 85 яшь тула икән. Шушы яшьтә ничек курыкмыйча сәяхәткә чыгарга карар иттегез?
— Ләйсән “Нәнәй, Сочига барасыңмы?” дигәч, һич икеләнмичә риза булдым. 2014 елда Олимпиада узганда ук: “Их, шул Сочины барып күрергә!”, — дип ымсынып калган идем. Кызларым да, “Алып баручы булганда, тәвәккәллә дә бар, әнкәй”, диде. Кул-аяклар йөреп торганда, сәламәтлек булганда нишләп өйдә ятам әле, дидем дә, җыендым да чыктым да киттем.
— Майсәрвәр әби, фотоларыгызны карап утырам да, киемнәрегез бик матур, үзебезнең татар орнаментлары белән сугарылган. Сочига барыр өчен әллә махсус тектердегезме?
— Юк, тектермәдем, Казаннан алып кайттым. Казанга ел саен барып торам, Коръән китапларын да, милли бизәкле күлмәк-камзулларны да шуннан алып кайтам. Сочига да әллә ничә пар күлмәк алып килдем. Беркөнне бер егет:
“О-о, үзебезнең татар әбие!” — дип, исәнлек-саулык сорашып, янымнан узып китте. И рәхәт булды инде!
— Майсәрвәр әби, Сочи — бик матур шәһәр. Ләйсәннең сөйләвенә караганда, бик күп җирләрдә булгансыз. Иң ошаганы кайсысы булды?
— Ачык диңгезгә сәяхәткә чыгудыр. Дулкыннар өстендә аккошлардай тирбәлеп кенә йөзеп кайттык.
— Ялга бер баргач, гел барасы гына килеп тора инде ул. Ләйсән “әйдә” дисә, тагын берәр җиргә яисә чит илгә барыр идегезме?
— Ә нигә бармаска? Сәламәтлегем сынатмаса, барырмын дип торам. Ләйсәнемә рәхмәттән башка сүзем юк. 85 яшемә зур бүләк ясады. Мин бик канәгать!
Канәгать булмыйча, бүген кемнең генә оныгы нәнәсен сәяхәткә алып чыгып китә әле! Бу җәһәттән Ләйсәнгә “әфарин”нән башка сүз юк. Барча нәнәйләргә һәм картәтиләргә дә Аллаһы Тәгалә Ләйсән кебек игелекле оныклар насыйп итсен иде, дигән теләктәмен!
Венера МӘҖИТОВА.
Новости русской версии сайта

23.04.2018 :: Общество

Яңа номер

Видеоматериаллар
Кызыл тан турында клип
Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.
Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Рубрикалар
Материаллар архивы
- Апрель 2018 (447)
Март 2018 (543)
Февраль 2018 (471)
Январь 2018 (380)
Декабрь 2017 (472)
Ноябрь 2017 (392)

«Республика Башкортостан»