Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / Чылбырлы тирәк

17.04: Чылбырлы тирәк

Чылбырлы тирәкСаҗидә карчыкны бүген йокы алмады. Төне буе буыннары сызлап үзәгенә үтүе җитмәгән, өй буенда үскән миләш агачының ботагы, кеше шакыгандай тук та тук килеп, төн буе тәрәзә шакып чыкты.Тәрәзә капкачларын кичтән ябып тормаган иде шул. Барыбер йоклап булмас инде дип, ятагыннан торып утырды. Карашы картының зурайтып ясалган сурәтенә төште. Сурәттән япь-яшь ир-егет карап тора. Әйе, шулай матур, мәңге яшь булып калды шул ул аның Сәете.

Карчык нидер исенә төшкәндәй кабаланып урам капкасына таба юнәлде. Югары очта, тау астында үскән тирәкләрне күрергә ашыга иде ул. Шул тирәкләрнең берсенә юан тимер чылбыр эленгән. Җил чыкканда агач башлары шаулый, яфраклар телгә килә, чылбыр да үзенең карлыккан тавышы белән аларга кушыла.
Ул елны яз бик иртә килде. Кар таулары язгы кояшның кайнар нурларында күренеп кечерәйделәр. Агыйделдә боз кузгалды. Болыннарга ташу суы керде. Бу балыкчылар өчен көтелмәгән бәхет булды. Балык тотып рәхәтләнде­ләр генә. Авылда балыкчылар бригадасы бар. Алар тоткан балыкларын районга илтеп тапшыралар. Кайберәүләр үзләре өчен генә дә ау куялар. Балык ите озын кыштан соң аеруча тансык, тәмле шул. Агыйдел буенда тор да, балык та тотма, имеш... Авылның иң әвәс балыкчылары Сәет белән Миңнегали куйган ауларын барып карарга булдылар. Кичкә таба көн бозылырга торган кебек булса да, тәвәккәлләделәр алар. Тиз генә урап кайтырбыз дип уйладылар бугай. Шулай да Сәетнең хатыны Саҗидәнең аларны балыкка төшереп җибәрәсе килмәде.
— Радиодан да әйтте­ләр, көн бозылырга тора, сак булыгыз, — дип, әллә бармыйсызмы, — дип әйтеп карады да, тыңламадылар.
— Ярар, коры киемнәр әзерләп торыгыз, кайнар ашыгыз пешкән булсын, — дип, җыенып чыгып та киттеләр.
Ике дус тау астына төшүгә, бер аларның көймәсе генә бәйдә тора, балыкчылар бригадасының ике зур көймәсе һәм вак башка көймәләр күренми­ләр иде. Мөгаен, ау карарга кереп киткәннәрдер дип уйлап, тиз — тиз генә көймәне чылбырдан ычкындырып, ташуга кереп киттеләр. Җылымнары әллә кайда ук булмаса да, хәтсез генә ишәргә туры килде. Шул арада яңгыр да сибәли башлады. Күп тә үтмәде Агыйдел ягыннан кистереп ачы җил исәргә тотын­ды.Суык яңгыр тамчылары өс киемнәрен үтәли чылатып, бераздан тоташ боз булып каттылар. Әллә борылыйкмы, дип уйласалар да, буш кул белән кайтасылары килмәде. Аннан соң куйган аулары янына килеп җиткәннәр иде. Ятьмә баулары бозланып каткан, ташу суына кул тыкмалы түгел, өтә генә. Шулай да биш — алты балыкны көймәгә ыргытырга өлгер­деләр. Табигать отыры котырынды. Салкынлык көчәеп, җил бозлы яңгыр тамчыларын очлы энә кебек биткә, күзгә, кулларга батырды. Агач ботаклары албасты бармаклары кебек тырпаешып бозландылар. Агачлар арасыннан йөзеп баруы да куркынычка әйләнде, эңгер — меңгердә күзгә боз сөңге­ләре төртелүе мөмкин. Җитмәсә, көймә эче тоташ шугалакка әйләнде. Ташу өстен шомлы караңгылык басты. Җил менә-менә көймәне әй­ләндереп ташлар кебек. Шулчак көймә нәрсәгәдер барып төрте­леп, туктап калды. Сәет көймә борынына барып этеп җибәрим дисә, аягы таеп китеп, көймә кырыена барып төште һәм балык кебек шуып суга төшеп тә китте. Бөтен җирен энә белән чәнечте­ләрмени! Көч-хәл белән су өстенә күтәрелүгә, аяк­ларының кемдер куйган ауга чорналуын сизде. Миңнегали дә, көймә әйләнеп капланганлыктан, көймә астында калды. Кире чумып, бу тоткынлыктан чыга алды ул. Мондый хәлләрдә калганы бар иде аның. “Беттек, малай, мин ятьмәгә уралдым. Их, туңып кына үләрбез микәнни”, — дип сыкранды Сәет. “Хәзер, хәзер”, — дип Миңнегали аңа ярдәмгә ашыкты. Ничек итсәләр иттеләр, яртылаш бозланып каткан ике кеше, якында гына үскән карама агачына барып җитә алдылар. Куллары берни тоймый, кәкерәеп катканлыктан, агач кәүсәсен икесе ике яклап кочаклап, ярдәмгә кешеләр чакыра башладылар: “Коткарыгыз!.. Коткарыгыз!.. Баттык!.. Коткарыгыз!..” Ачыргаланып ярдәмгә чакырган аваз авылга да барып җитте. Балыкчылар бозланып кат­кан таудан утырып кына шуып төшсәләр, су буенда бер көймә дә юк! Кешеләр алай-болай иткәнче чакыру авазлары тына төште. Ә бераздан бөтенләй туктап калды. Бозланып каткан гәүдә­ләрне, агач кәүсәсен кисеп алдылар. Икенче көнне икесен дә җирләп кайтуга, көн җылытып җибәрде. Гөрлә­векләр терелде, агач ботакларындагы озын бозбармаклар коелып төште. Әйтерсең лә берни дә булмаган: күктә кояш балкый, агач ботакларында кошлар чыркылдаша, тереклек дәвам итә. Котып җилләре бу икәүнең җанын алырга гына килгәндер дип уйларсың...
Теге чылбырлы тирәк Сәет белән Миңнегали көймәсе бәйләнгән тирәк ул. Чылбырын беркем дә сүтеп алмады. Саҗидә ничә еллар инде тирәк янына килеп, аны ире Сәеттәй күреп, аңа эч серләрен сөйли. Һәрвакыт сәлам биреп китә. Ятим калган балаларын үстереп кеше итте ул. Миңнегалинең дә балалары буй җиттеләр. Үз ишләреннән һич ким түгелләр, матур итеп яшәп яталар. Менә бүген Саҗидә тагы тау башына килеп бас­ты. Беренче тапкыр тирәк янына бара алмады ул. Тау түбән төшсә, кире менәргә хәле җитмәс кебек. Агыйде­лдә боз китеп, болыннарга ташу суы кер­гәндә, йөрәге тынычсызлана башлый аның. Торатау башына барып, су өстен күзәтә. Ерактан көймәгә утырып сөйгәне, Сәете кайтып килер кебек тоела...

Флүрә Газизова.



Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



СМЕРШтан  дошманның коты очкан!
Сегодня, 00:00 :: Дөнья бу...
СМЕРШтан дошманның коты очкан!
Үз укучысын яратып туя алмаган...
Вчера, 11:12 :: Дөнья бу...
Үз укучысын яратып туя алмаган...
Иринага ярдәм кирәк!
Вчера, 00:00 :: Дөнья бу...
Иринага ярдәм кирәк!
Ваннада үлгән...
25-04-2018 :: Дөнья бу...
Ваннада үлгән...
Нәзек билле...  каты йодрыклы
24-04-2018 :: Дөнья бу...
Нәзек билле... каты йодрыклы
Гаепсезгә гаепле
20-04-2018 :: Дөнья бу...
Гаепсезгә гаепле
Баласу 
19-04-2018 :: Дөнья бу...
Баласу 








Новости русской версии сайта

Глазная клиника Ретина

Яңа номер

Вступить в нашу группу Вконтакте


sendmail


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF




Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы


Гәзит номеры
Номерлар










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»